Кузьма Новоселов: юрамалар арасында аерма
к clean up |
к →Тәрҗемәи хәле: clean up using AWB |
||
Юл номеры - 25: | Юл номеры - 25: | ||
[[1-нче Украин фронты|1нче Украина фронты]] 2нче Һава армиясе 2нче истребительләр авиациясе корпусы 115нче гвардия истребительләр авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары гвардия өлкән лейтенанты К.В. Новоселов [[1945 ел]]ның [[апрель|апреленә]] кадәр гаскәрләрне саклау өчен 132 очыш ясаган, 29 һава сугышында дошманның 12 очкычын (төркем белән очканда тагын 5 очкычын) бәреп төшергән. [[1945 ел]]ның [[27 июнь|27 июнендә]] [[Советлар Берлеге каһарманы]] исеме бирелгән. Сугышны [[Берлин]]да төгәлли. |
[[1-нче Украин фронты|1нче Украина фронты]] 2нче Һава армиясе 2нче истребительләр авиациясе корпусы 115нче гвардия истребительләр авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары гвардия өлкән лейтенанты К.В. Новоселов [[1945 ел]]ның [[апрель|апреленә]] кадәр гаскәрләрне саклау өчен 132 очыш ясаган, 29 һава сугышында дошманның 12 очкычын (төркем белән очканда тагын 5 очкычын) бәреп төшергән. [[1945 ел]]ның [[27 июнь|27 июнендә]] [[Советлар Берлеге каһарманы]] исеме бирелгән. Сугышны [[Берлин]]да төгәлли. |
||
Сугыштан соң Хәрби-Һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. [[1952 ел]]ның [[август]]ыннан [[1950 ел|1950]]-[[1953 ел]]лардагы [[Корея сугышы]]нда [[Төньяк Корея]] ягыннан катнаша. [[АКШ|Америка]] очкычларын бәреп төшерергә туры килми, ләкин үзен [[1952 ел]]ның [[11 октябрь|11 октябрендә]] [[Канада]] очкычлары бәреп төшерә. Таулы-урманлы җиргә [[катапульта]] ясаганда, кул-аягы сына. Сәламәтлеге буенча [[ |
Сугыштан соң Хәрби-Һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. [[1952 ел]]ның [[август]]ыннан [[1950 ел|1950]]-[[1953 ел]]лардагы [[Корея сугышы]]нда [[Төньяк Корея]] ягыннан катнаша. [[АКШ|Америка]] очкычларын бәреп төшерергә туры килми, ләкин үзен [[1952 ел]]ның [[11 октябрь|11 октябрендә]] [[Канада]] очкычлары бәреп төшерә. Таулы-урманлы җиргә [[катапульта]] ясаганда, кул-аягы сына. Сәламәтлеге буенча [[әрме|хәрби хезмәтне]] дәвам итә алмаган подполковник Новоселов [[1953 ел]]ның [[7 июль|7 июленнән]] запаска китә. [[Украина ССР]]ның [[Ворошиловград]] (''хәзерге'' [[Луганск]]) шәһәрендә яши. [[1985 ел]]ның [[20 март]]ында вафат. |
||
== Бүләкләре, мактаулы исемнәре == |
== Бүләкләре, мактаулы исемнәре == |
28 дек 2018, 09:44 юрамасы
Кузьма Новоселов | |
---|---|
Туу датасы | 8 февраль 1919 |
Туу урыны | Вятка губернасы, Өрҗем өязе, Климино |
Үлем датасы | 20 март 1985 (66 яшь) |
Үлем урыны | ССРБ, Украина ССР, Ворошиловград |
Иялек | РСФСР→ ССРБ (УССР) |
Гаскәр төре | Һәрби-Һава көчләре |
Дәрәҗә | подполковник |
Җитәкчелек иткән | эскадрилья |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1953 елдан |
Кузьма Новоселов, Кузьма Василий улы Новоселов (рус. Новосёлов Кузьма Васильевич, 1919 елның 8 феврале, Вятка губернасы, Өрҗем өязе, Климино — 1985 елның 20 марты, Украина ССР, Ворошиловград) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге каһарманы (1945), подполковник. 1936-1939 елларда Казанда яшәгән, «Кызыл күнче» фабрикасында эшләгән, аэроклубта шөгыльләнгән. Сугышта 150 очыш ясый, 30 һава сугышында катнаша.
Тәрҗемәи хәле
1919 елның 8 февралендә Вятка губернасы Өрҗем өязе (хәзерге Мари Илнең Сернур районы) Климино авылында туган. Рус милләтеннән. 1 яшендә тулы ятим кала, бабасында яши, Кугушень авылында урнашкан мәктәптә укый, аннары Өрҗем шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. 1936 елда Казанга килә һәм «Кызыл күнче» фабрикасына (хәзерге «Сафьян» АҖ) эшкә урнаша. Бер үк вакытта аэроклубта да шөгыльләнә.
1939 елда Кызыл гаскәргә алына. ССРБ НКВД эчке гаскәрләренең 227нче конвой полкында хезмәт итә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында. Днепр елгасын кичкәндә яралана һәм хәрби госпитальдә дәваланганда фашистларга әсирлеккә эләгә, 1941 елның 7 ноябрендә әсирлектән кача. Өркеттә хәрби-авиация укуханәсен тәмамлый. Як-1 очкычын йөртергә өйрәнә, өйрәтүче очучы булып хезмәт итә. Күп мәртәбәләр гариза язып кына, 1943 елның көзендә яңадан фронтка эләгә. Орёл өлкәсе Мценск шәһәре янында һава сугышында берьюлы ике таран ясый[1].
1нче Украина фронты 2нче Һава армиясе 2нче истребительләр авиациясе корпусы 115нче гвардия истребительләр авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары гвардия өлкән лейтенанты К.В. Новоселов 1945 елның апреленә кадәр гаскәрләрне саклау өчен 132 очыш ясаган, 29 һава сугышында дошманның 12 очкычын (төркем белән очканда тагын 5 очкычын) бәреп төшергән. 1945 елның 27 июнендә Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән. Сугышны Берлинда төгәлли.
Сугыштан соң Хәрби-Һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1952 елның августыннан 1950-1953 еллардагы Корея сугышында Төньяк Корея ягыннан катнаша. Америка очкычларын бәреп төшерергә туры килми, ләкин үзен 1952 елның 11 октябрендә Канада очкычлары бәреп төшерә. Таулы-урманлы җиргә катапульта ясаганда, кул-аягы сына. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәтне дәвам итә алмаган подполковник Новоселов 1953 елның 7 июленнән запаска китә. Украина ССРның Ворошиловград (хәзерге Луганск) шәһәрендә яши. 1985 елның 20 мартында вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Берлеге каһарманы (27.06.1945)
- Ленин ордены
- Ике Кызыл Байрак ордены
- 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәтер
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Кугушень (Калеево) мәктәбе диварында К.В. Новоселовка истәлек тактасы. |
- Кугушень (Калеево) мәктәбе диварына К.В. Новоселовка истәлек тактасы беркетелгән[2].
- 2005 елда Казанның Киров районындагы 3нче Урман арты урамының исеме Новоселов урамы итеп үзгәртелә.
- Луганскиның 200 еллыгы исемендәге 60нчы мәктәп-гимназия (Украина[3], Луганск, Степной кв., 2Г йорты) музеенда К.В. Новоселов турында документлар тупланган[4].
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Герои Советского Союза – наши земляки. К., 1984.
- Наши Герои. Йошкар-Ола, 1985.
- Мы – с Волги. Куйбышев, 1985.
- Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. К., 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар
- Каһарманнар – Татарстан уллары. Новосёлов Кузьма Васильевич
- М.В. Новоселов Ватан каһарманнары сайтында(рус.)
- Советские летчики - асы. Герои воздушных войн 1936-1953 гг.(рус.)
- «Воздушный таран» сайты (рус.)
- Сернур үзәкләштерелгән китапханәләр системасы сайты(рус.)
Искәрмәләр
- ↑ К.В. Новоселов «Воздушный таран» (aeroram.narod.ru) сайтында(рус.)
- ↑ Памятная доска Герою Советского Союза Кузьме Васильевичу Новосёлову(рус.).
- ↑ чынбарлыкта Луганск Халык Җөмһүрияте территориясе
- ↑ Луганскиның 60нчы мәктәп-гимназиясе сайты(рус.)
- Әлифба буенча шәхесләр
- 8 февраль көнне туганнар
- 1919 елда туганнар
- Мари Илендә туганнар
- 20 март көнне вафатлар
- 1985 елда вафатлар
- Украинада вафатлар
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары
- Очучылар