«Закир Кадыйри» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
к
clean up, replaced: русия → россия, Финләндия → Финляндия using AWB
к (викиләштерү →‎Әдәбият)
к (clean up, replaced: русия → россия, Финләндия → Финляндия using AWB)
== Тормыш юлы ==
Закир Хәлим улы [[1878 ел]]да [[Самар губернасы]]ның Ставрополь өязе (әле [[Сембер өлкәсе]]) Абдулла (Урта Кандал) авылында туган. [[Бохара]] һәм [[Мәдинә|Мәдинәдә]]дә югары белем ала. Абыйсы киңәше белән, [[Төркия|Төркиягә]]гә укырга китә. Истанбул университетында яңа фикерле яшьләр белән аралаша, түгәрәкләргә йөри, диспутларда катнаша. Тирәнрәк белем алу өчен [[Мисыр|Мисырга]]га китә. Ул анда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә йөри, дөнья төркиләре турында мәкаләләр яза. Югары дини белем алган яшь галим 1907 елда туган иленә әйләнеп кайта. З. Кадыйри [[Риза Фәхретдин]] чакыруы буенча, [[1907]]-[[1917 ел]]ларда [[Ырынбур]]ның «[[Хөсәения]]» һәм Уфаның «[[Галия]]» мәдрәсәләрендә фәлсәфә, психология һәм логика фәннәрен укыта.
 
З. Кадыйри [[XX йөз]] башында зур күтәрелеш алган [[җәдитчелек]] хәрәкәтенең иң актив эшлеклеләреннән булган һәм ул яңача уку-укыту, тәрбия бирүне, ягъни мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп коруны кайнар яклаган. [[Тормыш (гәзит)|«Тормыш» газетасында]] ул мәктәп-мәдрәсәләрдә балаларны үз ана телләрендә ([[Гарәпгарәп теле|гарәп телендә]]ндә түгел) укытуны яклап күпсанлы мәкаләләр бастыра. «Тормыш» газетасында төрки кавемнең үз ана телендә белем биргән университеты да, академиясе дә булырга тиеш дигән фикерне алга сөрә.
 
[[1917 ел]]да БөтенрусияБөтенроссия мөселман төрки-татар корылтайларын оештыруда актив катнаша. Милләт мәҗлесенә, мәгариф нәзарәтенә әгъза итеп сайлана. Закир Кадыйри — киң карашлы галим. Аның «Ислам мәдәнияте тарихы», «Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәяте», «Гарәп сарфы» һәм «Гарәп нәхүе» кебек хезмәтләре әле дә әһәмиятен югалтмаган. Мәгърифәтче галим хатын-кызны җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп күрергә тели. Ул «Кызлар дөньясы» һәм «Хатын-кыз мәсьәләсе» дигән китаплар яза. Аларда әхлак, акыл, сәяси һәм эстетик, физик тәрбия нигезләре турында сүз бара. Автор үзенең әсәрләрендә хатын-кызларны белем алырга, мәгърифәтле булырга өнди, аларның җәмгыяттәге урынын билгели. Күренекле инглиз философы һәм социологы [[Герберт Спенсер]]ның тәрбиягә багышланаган хезмәтләрен инглиз теленнән татарчага тәрҗемә итә. Шәех Мөхәммәд Әйяд Тәнтавиның «Куәт һәм рух», «Гыйльме калям дәресләре», «Низам вә Ислам», «Тормыш һәм дин» хезмәтләрен гарәпчәдән тәрҗемә итүче дә Закир Кадыйри була.
 
=== Мөһаҗирлектә ===
1928нче елдан бирле [[Гаяз Исхакый|Г. Исхакый]] тарафыннан чыгарылып килә торган [[Яңа милли юл (журнал)|«Яңа милли юл»]] журналында З. Кадыйри «Исламмы, милләтме» исемле фәнни популяр хезмәте басылып чыга. Монда ислам динен тотучы милләтләрнең бер милләт - гарәп телле милләт дәүләте кул астында яши алмавы, һәр мөселман булган милләтнең [[Милли үзаң|үз милли аңы]], милли горурлыгы, милли әдәбияты, җырлары булуын, һәр милләтнең үз илендә, үз милләтенең гореф-гадәтләрен тотып, үзенең сәяси тәрбиясе, акылы дәрәҗәсенә күрә үзенә аерым бер милләт булып яшәргә хакы барлыгын һәм тиешлеген тарихтан мисаллар белән яктыртып язган.
 
Шуннан соң [[Төркия]] һәм [[ФинләндияФинляндия]]дә, янә Төркиядә яши. Мөһаҗирлектә ул педагогик һәм гыйльми эшләр белән шөгыльләнә.
 
[[1954 ел]]ның 22 октябрендә Төркиядә вафат була, Әнкара шәһәрендә җирләнгән.
101 334

правки

Навигация