Мачин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мачин latin yazuında])
Ява маймылы (Macaca fascicularis)

Мачин (мичин, мацин — борынгы төрки телдә бичин, бишин — маймыл атамасыннан[1]) — себер татарлары мифологиясендә генә очрый торган явыз рух.[2]

Кыяфәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аны кеше кыяфәтле маймыл, урман иясе дип күз алдына китергәннәр. Ул килбәтсез гәүдәле, ямьсез йөзле, таралган озын чал чәчле карчыкны хәтерләтә, шулай да күбрәк аның маймылга тартымлыгын әйтәләр. Себер татарлары аны Мәчкәй әби дип тә йөрткәннәр. Бу явыз рухның хатын-кыз затыннан булуы шуннан күренә.

Урман белән бәйле бу рух кеше күзенә зур гәүдәле, озын куллы, бөкр, озын, куе йонлы маймыл кыяфәтендә күренә. Күбрәк ташландык аучы йортларында яши. Урманга ялгыз килгән кешеләрне чыгып булмаслык куе әрәмәлекләргә ияртеп керә, урман чоңгылларына алып төшә һәм шунда аларның җаннарын ала. Еш кына куе урман төпкелендә адаштырып калдыра, соңыннан бу корбанын да һәлак итә.

Аның бигрәк тә балаларны яратуы билгеле. Ул аларны ата-ана йортыннан урлап китеп интектереп үтерә дип уйлаганнар. Авылга килеп, караклык белән дә шөгыльләнә алган. Мачин бигрәк тә кыш көннәрендә, ачы, салкын бураннар вакытында, тимер тазга утырып, балалар аулап йөри дигәннәр.

Башка халыкларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мачин (маймыл) елы белән бәйле календарь культы монголларда да («мечин жил»), алтайлыларда да («мечин дъыл») бар. Бу елны төркиләр куркыбрак каршы алганнар. Чөнки Мачин елында корылык килә, зәһәр суыклар көчәя, хайваннар-маллар хәтәр авырулардан күпләп үлә дп ышанганнар. Мачин — кара көчләр вәкиле. Шуңа күрә аның күкне иңләп йөрүе зәһәр салкыннарга сәбәп була, дип уйлаганнар.

Себер татарларында Урман иясе буларак блгеле Мачин Идел буе халыклары мифологиясендә киң таралган Шүрәлене дә хәтерләтә, тик Мачин хәйләкәр, явыз булуы белән аерылып тора. Себер татарлары яши торган кайбер авылларда Шүрәлегә якынрак торган икенче бер рух — Пицен (Пичан, Пицин, Печан, Бичен). «Пачин» дигән исем астында казан татарларында да очрый. Чуашларга «Упaтe» («Упаче») атамасы рәвешендә кереп калган.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. [[Назыйм Ханзафаров|Н. Г. Ханзафаров]] «Символы Татарстана (мифы и реальность)». (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-06-11, retrieved 2024-02-06 
  2. 2,0 2,1 Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар /Төзүчесе: Г.Гыйльманов — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — Б. 163—165.