Эчтәлеккә күчү

Медицина хезмәткәрләре көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Медицина хезмәткәрләре көне latin yazuında])
Медицина хезмәткәрләре көне
Дәүләт  СССР
 Россия
 Белоруссия
 Казакъстан
 Латвия
 Молдова
 Әрмәнстан
 Әзербайҗан
 Таҗикстан
Башлану вакыты 1988
Елның көне third Sunday in June[d], 17 июнь һәм 18 август
 Медицина хезмәткәрләре көне Викиҗыентыкта

Медицина хезмәткәрләре көне[1][2] (гади сөйләм. Медиклар көне[3]) — медицина өлкәсендә эшләүче белгечләрнең һөнәри бәйрәмнәре, Россиядә[2][4], Белоруссиядә[5], Казакъстанда[6][7], Әрмәнстанда[4], Латвиядә[8], Малдовиядә[4] ел да июньнең 3 нче якшәмбесендә уздырыла.

Башка дәүләтләрдә (элеккеге ССРБ республикаларында) бу бәйрәм төрле даталарда билгеләп үтелә: Литвада (2001 елдан — 27 апрельдә)[9], Украинада (2023 елдан — 27 июньдә)[10], Кыргызстанда (июньнең беренче якшәмбесендә)[11], Азәрбайҗанда (2001 елдан — 17 июньдә)[12], Таҗикстанда (Әбугалисина көнендә —18 июньдә)[13].

СССРда 1980 елда оештырылган Медицина хезмәткәрләре көне белән бер рәттән, дөньяның бик күп илләрендә Халыкара табиблар көне[14] һәм аерым белгечлекләрнең һөнәри көннәре бар: Халыкара теш табиблары көне, Халыкара шәфкать туташлары көне, Бөтендөнья травматологлар көне һ.б.[15]. Россиядә дә аерым бер табиб-белгечләрнең һөнәри бәйрәмнәре бар: Фельдшерлар көне, Неонатологлар көне, Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне һ.б.[16].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медицина хезмәткәрләре көне рәсми һөнәри бәйрәм буларак ССРБ Югары Советы Президиумының 1980 елның 1 октябрендә чыккан "Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында"гы Указы нигезендә кабул ителә[4].

ССРБ таркалганнан соң да әлеге һөнәри бәйрәм һәм аны ел да июнь аеның өченче якшәмбесендә уздыру традициясе сакланып кала. «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турынды»гы Указга күпмедер үзгәрешләр кертелсә дә, ул бүген дә Россиядә рәсми кулланылышта[17].

Традицияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медицина хезмәткәрләре көнендә Россия регионнарында төрле чаралар оештырыла: бәйрәм концертлары, сәламәтлек саклау оешмалары белгечләрен бүләкләү церемонияләре (тантаналы шартларда медицина хезмәткәрләренә мактау кәгазьләре, дипломнар һәм дәүләт билгеләре, «Россия Федерациясенең атказанган табибы» һәм «Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исемнәре бирелә)[18][19].

2001 елдан башлап Россиядә Беренче канал белән Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыклары тарафыннан Россиянең «Призвание» («Күңел кушуы»)[18] төп медицина премиясен тапшыру проекты тормышка ашырыла башлый. Аны ел саен, Медицина хезмәткәрләрее көненә туры китереп, тантаналы шартларда тапшыралар. Соңгы 10 елда Россиянең төрле төбәкләреннән 350 гә якын табиб Премия лауреаты була[20].

Бу көндә (яисә бәйрәм алдыннан) Россиянең күп кенә шәһәрләрендә регионнар дәрәҗәсендәге медицина премияләрен тапшыру тантаналары уза. Мәсәлән, Свердловск өлкәсе медицина хезмәткәрләре ел саен (2002 елдан алып) «Медицинский олимп» («Медицина олимпы») һөнәри сәләт Премиясен тапшыру чараларында катнашалар[21].

Татарстан Республикасында медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә һәм һөнәри эшчәнлекне камилләштерүне стимуллаштыруга юнәлтелгән «Ел табибы — Ак чәчәкләр» конкурсы уза. 2024 елда ул 17 нче тапкыр уздырыла[22].

Мәскәүдә традиция буенча елда медицина бергәлеге өчен дөньяви чара — Медиклар балы оештырыла, аннан җыелган акчаның бер өлеше хәйрия фондларына тапшырыла[23]. Балда җәмгыятьтә хөрмәткә ия булган, билгеле табиб-белгечләр һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнаша. һәр Балны традицион рәвештә дебютантлар — Россия медицина югары уку йортларының алдынгы 22 пар студенты ача[24].

Бу көндә Россиянең бөтен төбәкләрендә төрле конференцияләр, фәнни-практик семинарлар һ.б. чаралар уздырыла, алар тәҗрибә уртаклашу, халыкара һәм Россия медицина бергәлекләрен берләштерү максатыннан оештырыла[25][18].

Беренче тапкыр 2020 елның 21 июненнән, Медицина хезмәткәрләре көнендә, «Коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән көрәшкә керткән өлеш, табиблык бурычын башкарганда күрсәткән фидәкарьлек һәм югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык өчен» формулировкасы белән Пирогов ордены тапшырыла башлый[26].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Медицина хезмәткәре көне. Сalend.ru.
  2. 2,0 2,1 Праздничные (нерабочие) дни, профессиональные праздники и памятные дни. КонсультантПлюс. 2023-08-25 тикшерелгән.
  3. Ожегов С. И., Шведова Н. Ю. Толковый словарь русского языка. — М: Российская академия наук. Институт русского языка имени В. В. Виноградова| Азбуковник, 1997. — 944 с.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 День медицинского работника в 2024 году: история и традиции праздника. Комсомольская Правда (2021-06-18).
  5. День медицинского работника: поздравьте любимого доктора 18 июня. Sputnik. 2023-08-25 тикшерелгән.
  6. В Казахстане отмечают День медицинского работника. Служба центральных коммуникаций при Президенте Республики Казахстан (2023-06-18).
  7. Казахстанцы будут отмечать 35 профессиональных праздников. Tengrinews.
  8. Город поздравил медиков с профессиональным праздником. TV DAUTKOM (2016-07-17).
  9. День медработника Литвы. Vis24 (2020-04-27).
  10. Указ Президента Украины «Про День медицинского работника». Верховная Рада Украины.
  11. День медицинского работника: цифры и факты. Национальный статистический комитет Кыргызской Республики (2022-06-01).
  12. Сегодня профессиональный праздник медицинских работников Азербайджана. Азербайджанское Государственное Информационное Агентство (2022-06-17).
  13. Алиев Ш. (2023-08-18). Без клятвы Гиппократу: почему в Таджикистане становится меньше врачей?. sputniknews.
  14. 3 октября - Международный день врача. Первый Московский государственный медицинский университет имени И. М. Сеченова (2021-10-01).
  15. Праздники в 2023 году. Мурманская Областная Клиническая больница (2020-04-12).
  16. Профессиональные медицинские праздники. Мурманская Областная Клиническая больница.
  17. Праздничные дни, профессиональные праздники и памятные дни: ИЮНЬ. КонсультантПлюс.
  18. 18,0 18,1 18,2 Олеся Роженцова (2023-05-25). Когда отмечают День медицинского работника. История праздника. РБК.
  19. День медицинского работника 2023: история праздника, традиции и поздравления. Viascio.ru (2021-06-12).
  20. Премия лучшим врачам России «Призвание». Призвание (2021-08-15).
  21. В Екатеринбурге прошла ежегодная премия «Медицинский олимп». Свердловской Областное Телевидение (2022-06-16).
  22. «Ел табибы — Ак чәчәкләр» премиясе ияләренең исемнәре билгеле булды
  23. В день медицинского работника в Москве пройдет Бал медиков. РБК (2022-07-16).
  24. Бал медиков. Бал Медиков (2023-03-18).
  25. Анушевская А. (2016-06-19). День медицинского работника: история и традиции праздника. Аргументы и Факты.
  26. Учреждены новые государственные награды России. История Медицины (2020-06-22).