Минфәхирә (мәчет, Берёзовский)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минфәхирә (мәчет, Берёзовский) latin yazuında])
Мәчет
Минфәхирә
Ил Россия
Шәһәр 652423,
Кемерово өлкәсе, Берёзовский, Резвых ур., 9.
Дин Ислам
Мәхәллә Кемерово өлкәсе МДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасыз бина
Төзелеш еллары 19971998 еллар
Төп даталар:
1997 ― төзелеш башлану
1998 ― мәчет ачылу
2017 ― төзекләндерү
2021 ― рәсми ачылу
Халәте гамәлдә

«Минфәхирә» мәчете (рус. Мечеть «Минфахира» г. Берёзовского) ― Кемерово өлкәсе Берёзовский шәһәренең «Көньяк» шахта бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Минфәхирә» мәхәлләсе карамагында.

Берёзовскийда (1965 елда РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән оештырылган) 47 279 кеше яшәгән (2010), шуларның 2 %ы (883 кеше) татарлар[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елга булачак Берёзовский шәһәре территориясендә «Көньяк» шахтасы ачыла. 1949 елда икенче зур шахта «Березовская» төзелә башлый. Шахталар төзелә башлагач, Идел буеннан һәм Уралдан Себергә эшкә күп халык, шул исәптән татарлар да килә[2].

Шахтага эшкә килгән татарлар һәрвакытта да милли традицияләрне саклаганнар (ел саен диярлек «Сабантуй» бәйрәмнәре үткәрелгән) һәм үз диннәрен тотканнар. Үзләре төзешкән барлык торак пунктларда мәчетләр төзергә тырышканнар. Березовский шәһәрендә озак вакытлар мәчет булмаган, әмма мулла вазыйфасын 1953 елдан шәһәрнең иң өлкән кешесе Салих Сәгъдәтдинов (1906―1996) башкарган, ул беренче имам булган. Гыйбадәт йорты булмаса да, мөселманнар шәхси йортларда җыелып, җомга һәм бәйрәм намазларын укыганнар. Еш кына мулла өендә һәм Галимхан Мәгъсүм улы Мәгъсүмов (1921 елгы, күмер шахтасында бригадир булып эшләгән) йортында җыела торган булганнар[2].

1997 елда эшмәкәр Рәшит Шәһадәт улы Зелендинов, үз проекты буенча, мәчет төзергә карар итә. Беренче ташны Галимхан Мәгъсүм улы Мәгъсүмов салган. 1998 елда мәчет төзелә, Галимхан Мәгъсүм улы Мәгъсүмов белән Азат Фәсхиев беренче намазны укыйлар. Галимхан Мәгъсүмов 13 ел мулла булган. Аннары 2010 елдан Тимерҗан Хаҗи улы Тимербаев мулла була (2009 елда гарәп теленең якшәмбе мәктәбен тәмамлаган һәм имам-хатыйб таныклыгы алган)[2].

«Минфәхирә» мәчете ― күп еллар Берёзовский шәһәре мөселманнарының бердәнбер рухи-мәдәни үзәге булып хезмәт иткән, биредә төп мөселман бәйрәмнәре (Ураза, Корбан бәйрәмнәре) уздырылып килгән.

2009 елда мәхәллә рәсми теркәлү уза[3], мәхәллә әгъзалары саны арту сәбәпле, мәчет бинасын реконструкцияләү турында карар кабул ителә. Төзелешкә 3 млн сумнан артык акча тотылган. Төзекләндерү эшләре дүрт ел барган. Березовский шәһәренең предприятиеләре һәм эшмәкәрләре зур матди ярдәм күрсәткән. Кузбасс мөселманнары гына түгел, Новосибирск, Красноярск, Томск өлкәләре мөселманнары да ярдәм иткән[4]. Төзелеш эшләре барганда бинада намаз уку тукталып тормаган. Җомга намазларына 15-20 кеше даими йөргән.

2021 елның 12 мартында, төзекләндерүдән соң, яңартылган мәчет рәсми рәвештә ачылган. Тантанада Кузәбасс мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашкан.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Реконструкцияләнгән мәчет мәхәллә әгъзаларының санын арттырырга һәм өстәмә уңайлыклар булдырырга мөмкинлек биргән[5]. Бинаның мәйданы төзекләндергәнче 80 кв.м. булган, төзекләндерү эшләреннән соң, мәйданы зураеп, 250 кв.м.га әйләнгән, бүлмәләр өстәп төзелгән, ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәләре, тәһарәтханәләр, конференц-зал, кухня һәм ашханә барлыкка килгән. Мәчеттә мәхәллә кешеләре өчен Ислам нигезләрен өйрәтү, гарәп, татар һәм башка телләрне өйрәнү дәресләрен уздыру каралган[6].

Имам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Имам-хатыйб Рустам Гайбуллоевич Шодмонов[7]
  • Мәхәллә идарәсе рәисе (2020 елга кадәр) Илдус Котдус улы Хисамбиев, Кузбассның Билбау көрәше федерацисе президенты[8].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]