Мөнир Кунафин
Мөнир Кунафин | |
---|---|
![]() М.С. Кунафин | |
Туу датасы: | 17 март 1971 (49 яшь) |
Туу урыны: | БАССР Гафури районы Сәетбаба авылы |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | журналист, шагыйрь |
Юнәлеш: | поэзия, проза, драматургия |
Жанр: | шигырь, пьеса, хикәя |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Шундый мәлем» (2001) |
Мөнир Кунафин, Мөнир Сәхиулла улы Кунафин, баш. Ҡунафин Мөнир Сәхиулла улы (17.03.1971) — журналист, шагыйрь. «Шоңкар» журналының баш мөхәррире (2012 елдан). РФ һәм БР язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы (2005). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2015)[1].
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1971 елның 17 мартында БАССР Гафури районы Сәетбаба авылында туган. Уфада Р. Гарипов исемендәге гимназия-интернатны (1988), Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1993) тәмамлаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Эшчәнлеге журналистика белән бәйле.
- «Йәшлек» газетасында (Уфа) бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары.
- «Ватандаш» журналында (Уфа) бүлек мөдире.
- 2012 елдан «Шоңкар» журналында баш мөхәррир (директор).
- 2020 елдан «Агыйдел» журналының баш мөхәррире[2].
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Поэзия, проза, драматургия өлкәләрендә иҗат итә. Уфада «Китап» нәшриятында берничә китабы нәшер ителгән. «Бельские просторы» журналында «Артта — Мәскәү» (Позади Москва), «Авылга Аллаһы килер...яки Туктап калган вакыт» (В деревню явится Бог...или Остановившееся время), «Кайнозой» әсәрләре басылып чыккан. Стәрлетамак драма теарында «Тыңлыйк вакыт акканын» (Раб божий предполагает) пьесасы уйнала[3]
Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шундый мәлем. Уфа: Китап, 2001.(башк.)
- Гомер дигәннәре. Уфа: Китап, 2005.(башк.)
- Тәңре өрек капканда. Уфа,Китап, 2012.(башк.)
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Гөлшат — «Башкортстан кызы» журналында хәбәрче, улы — Ядкәр (2004).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![]() |
Мөнир Кунафин
|
![]() |
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Классташлар»дагы сәхифәсе
- Илаһи күңелләрдә зар булмый. «Башкортстан», 2007 ел, апрель.