Мөхәммәтсәлим (мәчет, Стәрлетамак)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтсәлим (мәчет, Стәрлетамак) latin yazuında])
Мәчет
Мөхәммәтсәлим
Ил Россия
Шәһәр 453130,
Башкортстан,
Стәрлетамак, Каранай Моратов ур., 13
Дин Ислам
Мәхәллә БР МДН «Мөхәммәтсәлим» ҖМДО 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 20122023 еллар
Төп даталар:
2023 ел - ачылган
Халәте гамәлдә

Мөхәммәтсәлим мәчете (баш. Мөхәмәтсәлим мәсете, рус. Мечеть Мухаммадсалим) ― Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 2023 елның 19 августында ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең «Мөхәммәтсәлим» җирле мөселман дини оешмасы карамагында[1][2]. «Мөхәммәтсәлим» мәчете – Стәрлетамак шәһәрендәге өченче Аллаһ йорты[3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елда рәсми теркәлү узган мәхәллә вәкилләре, булачак мәчет төзелеше өчен җир сорап, Башкортстанның ул вакыттагы президенты Рөстәм Хәмитовка хат белән мөрәҗәгать иткән, аның ярдәме белән 2012 ел башында җир алына, 2012 елгы Ураза башланыр алдыннан мәчет бинасына беренче нигез ташы салу тантанасы уза[4], төзелешне финанслауга карап, бина нигезе һәм диварлары төзелә, түбәгә бер манара һәм гөмбәз урнаштырыла. Төзелешнең беренче көннәреннән үк матди яктан Райлә Миңнегариф кызы Табабилова ярдәм күрсәткән, ул 2018 елдан әлеге проектның партнеры булган. Меценатлар ― «Риком» ГК җитәкчесе Ринат Фаат улы Райманов, бизнесмен Айнур Ришат улы Гайнуллин һәм башка эшкуарлар һәм шәһәр халкы даими ярдәм күрсәткән.

Төзелешне башлауның инициаторы ― «Мөхәммәтсәлим» җирле мөселман дини оешмасы рәисе Салават Мидхәт улы Яппаров, Стәрлетамак шәһәре эшмәкәре. [5]

Ислам гыйбадәтханәсен төзү өчен нигез итеп баштарак архитектор Айвар Саттаровның Стәрлетамак районы Кантюковка авылындагы «Суфия» мәчете проекты алынган булган. Әлеге мәчет шул авылда туган, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюковның спонсорлык акчасына төзелгән һәм 2008 елның 22 августында ачылган. Мөхәммәтсәлим мәчетен дини-мәдәни үзәк һәм ял итү комплексы итеп төзү өчен Шәех Зәет мәчете идеясе алынган (дизайнер Альвина Габдрахманова)[6][7].

Мәчет тирәсендә төзекләндерелгән территория һәм парк барлыкка килгән. 2023 елның 15 июлендә төп гыйбадәт залында мөнбәрнең металл каркасы урнаштырылган. Каркас эретеп ябыштырылган, бүлмәләрнең гомуми дизайны буенча заказ буенча эшләнгән, чуеннан коелган элементлар белән бизәлгән[8]. Мәчет диварларын сәнгатьле бизәү эше белән Стәрлетамак рәссамы-аэрографисты Максим Тимербулатов шөгыльләнгән. Гөмбәз һәм төп залның өске билбавы бизщклщрен кулдан рәссам Илнур Яппаров ясаган. Төп залны бизәгән алты метрлы люстра заказ буенча эшләнгән. Аны Шәех Зәетнең Ак мәчетендәге люстра сызымнары буенча Рафаэль Мифтахов ясаган һәм алып килгән [7].

Мөхәммәтсәлим мәчете республикада зурлыгы буенча икенче шәһәр, Көньяк–Башкортстан агломерациясе башкаласы Стәрлетамакның көньяк-көнбатышында төзелгән. Мәчет янында яшь гаиләләр һәм балалар яшәгән яңа Көнбатыш районы (Западный район) урнашкан, мәчетнең икенче ягында якын елларда яңа Радужный районы төзү планлаштырыла. [9]

2023 елның 19 августында ачылган. Мәчетне ачу антанасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Луганск Халык Республикасы мөфтие Мөхәммәт хәзрәт Гамбәров катнашкан[10][7].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчеттә урамнан керешле ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым гыйбадәт заллары, шулай ук икенче катта урнашкан имам кабинеты, 24 урынлык аерым никах залы бар.

Гыйбадәтханәнең идәннәре һәм диварлары керамик гранит белән бизәлгән, җылытыла торган итеп көйләнгән идәннәре заказ буенча китерелгән келәм белән бизәлгән, бина радиофикацияләнгән, мулланың вәгазьләрен ир-атлар һәм хатын-кызлар залында гына түгел, урамда да ишетәләр.

Гыйбадәтханә тирәсендәге мәйдан күп катлы терраса тибында. Монда буага төшү юлы булган кечкенә парк бар. Төнге иллюминация каралган – мәчет тирәсендәге территориядә энергияне саклый торган фонарь―прожекторлар урнаштырылган, алар мәчетне караңгы вакытта яктыртып торалар. Бина фасадында Коръән аятьләре сурәтләнгән.

Комплекс территориясендә мәдрәсә, кунакханә, җирле эшмәкәрләрнең хәләл продукция сатыла торган сәүдә кибетләре ачыла, парк төзелә һәм буа төзекләндерелә. «Мең дә бер кичә» әкиятләре стилендәге балалар шәһәрчеге ачылган һәм файдаланыла, «Фирдәүс» мини-зоопаркын ачу планы бар (эшмәкәр Салих Тимерхан улы Азнабаев җаваплы).

Гомуми мәйданы 610 квадрат метр тәшкил итә, гомуми сыйдырышлылыгы (ике зал һәм балкон белән бергә) 500 ― 700 кеше тәшкил итә[10]. Бер манарасы, бер гөмбәзе бар.

Имамнар

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]