Мөхәммәт Зыяүлхак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мөхәммәт Зыяүлхак
Muhammad Zia-ul-Haq 1982.jpg
Пакистан байрагы Пакистан президенты
Вазыйфада
1978 ел – 1988 ел
Аңа кадәр Фәзал Илаһи Чоудһури
Дәвамчысы Гуләм Исхак Хан
Туган 12 август 1924(1924-08-12)
Җаландһар[d]
Үлгән 17 август 1988(1988-08-17) (64 яшь)
Пакистан, Бһавалпур
Белем Изге Стефан көллияте[d], Дәһли университеты[d] һәм АКШ армиясенең команда-штаб көллияте[d]
Сугышлар/бәрелешләр Икенче бөтендөнья сугышы

Мөхәммәт Зыяүлхак, урд. محمد ضیاءالحق‎ (1924 елның 12 августы, Британия Һиндстаны, Пәнҗаб провинциясе, Җаландһар — 1988 елның 17 августы, Бһавалпур тирәсе) — Пакистанның дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Пакистан байрагы Пакистан президенты (1978-1988 елларда), генерал (1976). Сәбәпләре ачыкланмый калган авиакырылышта һәлак булган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мавзолее. Исламабад

1924 елның 12 августында Британия Һиндстаны Пәнҗаб провинциясе Җаландһар шәһәрендә (хәзерге Һиндстан) отставкадагы офицер гаиләсендә туган. Дәһлидә Изге Стефан көллиятен тәмамлаган. 1943 елдан британ-һинд гаскәрендә хезмәттә. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында япон гаскәриләренә каршы Бирмада (хәзерге Мьянма), Малайзиядә, Индонезиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

1947 елда Британия Һиндстаны ике дәүләткә (доминионга) таркалгач һәм бәйсез Пакистан дәүләте төзелгәч, Пакистан хәрби көчләрендә хезмәт итә башлый, АКШта хәрби хәзерлек үтә. 1972 елда «генерал-майор» хәрби дәрәҗәсе бирелә. 1975 елдан гомумгаскәр корпусы командиры, 1976 елдан армия штабы башлыгы.

1977 елның 5 июлендә дәүләт түнтәрелеше оештыра, нәтиҗәдә З. Бһутто хөкүмәте бәреп төшерелә, илдә хәрби хәл кертелә. Зыяүлхак ил белән идарә итүне кулына алган хәрби администрация башлыгы була. Сәяси эшчәнлеккә чикләүләр кертелә, сүз иреге юкка чыгарыла, цензура кертелә, сәяси көндәшләр эзәрлекләнә, 1979 елдан сәяси фиркаләр эшчәнлеге дә тыела. Элекке премьер-министр З. Бһутто үлем җәзасына хөкем ителә (1979, апрель).

1978 елның 16 сентябреннән Пакистан президенты. 1984 елның 19 декабрендә узган референдум нәтиҗәләре буенча, тагын 5 елга президент вазифасында кала. 1985 елның 30 декабрендә илдәге хәрби хәл бетерелгәч тә, президент һәм армия штабы башлыгы постларын саклап кала.

Зыяүлхак ил белән идарә иткән чорда икътисадта базар мөнәсәбәтләрен киңәйтү, шәхси эшмәкәрлекне үстерү, сәнәгать оешмаларын һәм банкларны аерым кулларга күчерү сәясәте алып бара. Эзлекле рәвештә Пакистан җәмгыяте ислам кануннарына буйсындырыла: илдә Югары шәригать суды оеша, ислам салымнары, җинаятьләр өчен шәригать кануны буенча җавап бирү кертелә. Илнең кораллары көчләре ныгытыла һәм коралландырыла. Пакистан атом-төш коралы булган илләр исәбенә керә.

Тышкы элемтәләр өлкәсендә АКШ һәм аның НАТО буенча партнерлары, Кытай, шулай ук Якын Көнчыгышның мөселман дәүләтләре белән хәрби-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытуга басым ясый.

Әфганстанда кораллы низаг вакытында әфган оппозициясе яклы була, Пакистан территориясендә әфган хәрби отрядлары әзерләнә һәм урнаштырыла.

Зыяүлхак сәбәпләре ачыкланмый калган авиакырылышта һәлак була[1]. Пакистанда хакимияткә З. Бһуттоның кызы Бенәзир Бһутто (1953-2007) килә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 10 (Же-Из). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-341-5
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. Новейшая история. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]