Николай Задорнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Задорнов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Николай Задорнов
Туган 22 ноябрь (5 декабрь) 1909
Пинзә, Россия империясе[1]
Үлгән 18 июнь 1992(1992-06-18) (82 яшь)
Рига, Латвия
Күмү урыны Урман зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Latvia.svg Латвия
Һөнәре язучы, прозачы, сценаричы, актёр, театр режиссеры, журналист
Балалар Михаил Николаевич Задорнов[d]

Commons-logo.svg Николай Задорнов Викиҗыентыкта

Николай Павел улы Задорнов (22 ноябрь (5 декабрь) 1909, Пенза, Русия империясе18 июнь[2] 1992, Рига, Латвия) — рус совет сязучысы, сценарий язучы, Латвия ССРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1969) икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1952). Язучы һәм сатирик Михаил Задорновның әтисе (1948-2017).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Павлович Задорнов 1909 елның 22 ноябрендә (5 декабрендә) Пензада табиб-ветеринар Задорнов Павел Иванович (1875-1932)[3] һәм Задорнова Вера Михайловна (кызлыкта Шестакова) гаиләсендә туа[4] (соңрак П. И. Задорнов усал нияттә малны юк иткәне өчен гаепләнә һәм тәрмәдә вафат була), Себердә үсә.

1926-1941 елларда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Себер, Ерак Көнчыгыш, Уфа театрларында актёр һәм режиссёр була, күчмә төркемнәрдә эшли. 1935-1937 елларда Башкортстанда яши һәм эшли: "Белорецкий рабочий" газетасы хезмәткәре, 1936 елдан алып "Красная Башкирия" ("Кызыл Башкортстан"; кара: "Җөмһүрият Гербы") гәзитенең үз хәбәрчесе. 19 гасырның 60 нчы елларында Белорет заводында булган чын вакигаларны чагылдырган "Мәгәсүм белән Гурьян" ("Могосюмка и Гурьян"; 1956) повестында башкорт һәм урысларның бергәләп завод хуҗаларына каршы алып барган көрәше китерелгән.[5] Бөек Ватан сугышы вакытында Хабаровск крае радиокомитетында һәм Хабаровск «Тихоокеанская звезда» газетасында эшли. Бу чорда үзенең беренче «Амур-батюшка» романын яза.

Н. П. Задорновка XIX гасырда Русия Ерак Көнчыгышын үзләштерү турында тарихи романнарның, сәяхәтчеләрнең батырлыклары турында ике цикл карый. Беренче циклы — 4 романнан: «Далекий край» (1-2-се китап, 1946-1949), «Первое открытие» (1969, башлангыч атамасы — «К океану», 1949), «Капитан Невельской» (1-2 китап, 1956-1958) һәм «Война за океан» (1-2 китап, 1960-1962) тора. Икенче циклында (күченүче-крестьяннарның Ерак Көнчыгышны үзләштерүе турында) тематик яктан беренче роман белән бәйле: «Амур-батюшка» (1-2 китап, 1941-1946) һәм «Золотая лихорадка» (1969) романнары.

1971 елда 1854-1855 елларда адмирал Е.В.Путинның Японияга экспедициясе турында «Цунами» романы басылып чыга. Шулай ук хәзерге заман турында «Желтые, зеленое, голубое...» (1-се китап, 1967) романын, «Голубой час» юл очерклары китабын (1968) һ.б. яза

1946 елдан вафатына чаклы Задорнов Ригада яши.

1969 һәм 1972 елларда Японияга бара.

Ригада мемориаль тактасы

Задорнов Николай 1992 елның 18 июнендә вафат була. Юрмалада Яундубулты зиратында җирләнә[6]

Пензада язучы яшәгән йортта (Ихтилал урамы, 45) мемориаль такта ачыла.

Хабарауда Амур елгасы яры янында Николай Задорновка һәйкәл куелган.

Рига шәһәрендә Задорнов 1948-1992 елларда яшәгән йортта (Крупица һәм Элизабетес урамнары киселеше), 2009 елда мемориаль тактаташ ачыла.

Задорновка мемориаль такта шулай ук Амурдагы Комсомольскның драма театры фасадында ачыла

Ата-бабалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә риваятләре буенча, Задорновлар чыгышы белән Пенза губернасы Терновка авылыннан[7] (хәзерге Пенза мәхәлләсе).

  • Атасы — Задорнов Павел Иванович (1875 — 31 май 1933) — Терновка авылында туган. Казан ветеринария институтында белем ала. Ветеринар булып эшли, Читала малларны юк итүдә гаепләнә, кулга алына һәм 1933 елда 10 елга хөкем ителеп, төрмәдә үлә, 1957 елда аклана[7].
    • Олатасы — Иван Задорнов, итек, урманчы улы. Пенза каласына күчә[7].
  • Әнисе — Задорнова Вера Михайловна (кызлыкта Шестакова; 1877 ел — 21 июнь 1952), рухани кызы. Вера Михайловна хатын-кызлар гимназиясен алтын медальгә тәмамлый һәм Санкт-Петербургта югары сәүдәгәрлек курсларында укый, ире үлгәннән соң Пензага кайта, Мәскәү чит телләр институтын һәм тәрҗемәчеләр курсын тәмамлый һәм мәктәптә немец теленнән укыта[7].
    • Бабасы — Шестаков Михаил Иванович[7] (1844, Тверь — 15 [27] март 1895) — Мәскәү дини академиясеннән тәмамлаган, дин тәгълимәте кандидаты, латин һәм аллаһ кануннарын укыта, дин әһелләре белән 1873 елдан Пенза кафедраль соборы рухание[8].
    • Әбисе — Шестакова Ольга Ивановна (кызлыкта Войнова[7]; 1840 — 20 май (2 июнь) 1915).

Нәселе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Олы абыйсы Борис (1904 — 26 июль 1943) — Николай сүзләре буенча ике югары белем ала һәм галим-биолог була, әммә әтисе кулга алынып, вафат булганнан соң һәм диссертацясен урлаттырганнан соң акылы зәгыйфьләнә һәм әнисе белән Пензада яши. Бөек Ватан сугышы чорында ачлыктан үлә
  • Хатыны — Елена Мельхиоровна Задорнова (кызлыкта Покорно-Матусевич, 1909-2003) — милләте буенча полька, Уфа газетасында корректор булып эшли, эштә Николай белән таныша.
  • Кызы — Людмила (1942) — Балтика халыкара академиясендә инглиз теле укытучысы, «Задорновлар. Ыру тарихы» (2009) китабы авторы.
  • Улы — Михаил (1948-2017), билгеле язучы-сатирик.
  • Оныгы — Елена (1986) — актриса, театр сәнгатенең Русия университетын — ГИТИС-ны тәмамлай, инглиз һәм француз телләрен белә, йога белән шөгыльләнә, Мальтада яши, Мальта телесериалларда, шулай ук әтисенең сценарие буенча «Однажды в Америке, или Чисто русская сказка» фильмында төшә[9][10][11].
  • Оныгы — Алексей Валерьевич Задорнов — юрист, эшкуар, ООО «Задорнов и Партнёры» юридик фирманың генераль директоры[12], кызы Людмиланың улы. 2018 елда Мәскәү Йортында һәм Ригада Николай һәм Михаил Задорнов исемендәге китапханә директоры була[13].

Бүләкләре һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Тропой Арсеньева» документаль фильмы (1984 ел; Телевидение ССРБ; Н. Задорнов — сценарий авторы һәм алып баручысы; режиссеры Сергей Саренко; операторы Александр Божко; тексты укучы Юрий Соломин) (YouTube сайтындагы смотреть ).

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Далёкий край»

  • Могусюмка и Гурьяныч: повесть. 1937. Тәүге тапкыр 1957 елда нәшер ителә, крепостной хокугы бетерелгәннән соң Белорецк шәһәрендәге башкортларның тормышы турында (Могусюмка — башкорт; Гурьяныч — рус, тимерче).
  • Күскенчеләр турында трилогия
    • Амур-батюшка: роман. — Хабаровск: Дальгиз, 1944. Перераб. ред. 1958 (две книги) («На рубеже» журналында 1940 елда чыга).
    • Золотая лихорадка: роман. — Хабаровск: Кн. издательство, 1971. — 448 с. (является 3-й книгой романа «Амур-батюшка» романының 3 нче китабы, «Дальний Восток» журналында 1969 елда басылып чыга).
  • Мангму: повесть. — Хабаровск: Дальгиз, 1946. — 146 с. Д.Д.Нагишкин иллюстрацияләре белән (нанаецлар тормышы турында; повесть 1940 елда язылган, соңгарак «Далёкий край» романының дәвамы булып тора).
  • Ерак Көнчығыш турында тетралогия
    • Далёкий край: роман. — Ленинград: Молодая гвардия, 1949 (романның беренче кисәге 1940 елда язылган повесть «Мангму», а икенче — «Маркешкино ружьё» повестын автор 1948 елда тәмамлый).
    • К океану: роман. — Рига: Латгосиздат, 1950 (1969 елда «Первое открытие» исеме астында чыга).
    • Капитан Невельской: роман. В 2-х книгах. — Москва: Советский писатель. 1956—1958.
    • Война за океан: роман. В 3 китаптакнигах. — Рига: Латгосиздат, 1963.
  • Жёлтое, зелёное, голубое…: роман. — Москва: Советский писатель, 1967. — 215 с.
  • Голубой час: очерки. — Мәскәү: Советский писатель, 1968. — 183 с. (авторның Русия көнчыгышна сәяхәте турында хикәя).
  • Адмирал Путятин турында тетралогия
    • Цунами: роман. — Москва: Советский писатель, 1972.
    • Симода: роман. — Москва: Советский писатель, 1975.
    • Хэда: роман. — Москва: Советский писатель, 1979. — 432 с. . Тиражы 200 000 дәна.
    • Гонконг: роман. — Москва: Советский писатель, 1982. — 368 с.
  • Большие плавания: роман, 3 китапта, 1984.
  • Владычица морей: роман. — Москва: Советский писатель, 1989. — 464 с. ISBN 5-265-00551-X. Тиражы 100 000 дәна. ( Владивосток шәһәренең барлыкка килүе; Владивостокка «Владивосток» романы арналган, ул тәмәмланмаган).
  • Ветер плодородия: роман. — Москва: Советский писатель, 1992. — 256 с. ISBN 5-265-02315-1. Тиражы 50 000 дәна
  • Собрание сочинений: В 6-ти томах. — Москва: Художественная литература, 1977—1979. Әсәрләр жыелмасында: «Амур-Батюшка» романы (том 1, 1977), «Золотая лихорадка» романы (том 2, 1977), «Далёкий край» романы (том 3, 1978), «Первое открытие» романы (том 4, 1978), роман «Капитан Невельской» романы (том 5, 1979), «Война за океан» романы (том 6, 1979).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Задорнов Николай Павлович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. На могиле Михаила Задорнова в Юрмале установили памятник
  3. 80 литературных имен: Николай Задорнов — пензяк по рождению
  4. 80 литературных имен: Николай Задорнов — пензяк по рождению
  5. http://bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/3149-zadornov-nikolaj-pavlovich
  6. Михаил Задорнов будет похоронен рядом с отцом
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 Задорнова, 2009
  8. Тюстин А. В. Пензенский некрополь XVII-нач.ХХ вв. Фамилии на букву «Ш». Пензенские хроники. Дата обращения 7 августа 2020.
  9. Дочь Михаила Задорнова уговорили сыграть стерву
  10. Вторая жена Михаила Задорнова обиделась на его завещание
  11. В театральные вузы опять набрали блатных // Экспресс газета
  12. https://sbis.ru/contragents/5313005292/531301001
  13. Новоселье: библиотека Задорнова обрела надежный дом
  14. Ведомости Верховного Совета СССР. – М.: Издание Верховного Совета СССР, 1984. – № 47 (21 ноября). – 861 – 872 с. – [Статьи 831 – 847.]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Задорнова Л. Н. «Задорновы. История рода» — М.: Амрита-Русь, 2009. — 287 б. — ISBN 978-5-9787-0453-2.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 

  • azbukivedi.lv — библиотеки имени Николая Задорнованың рәсми сайты
  • Казак В. Лексикон русской литературы XX века = Lexikon der russischen Literatur ab 1917 / [пер. с нем.]. — М. : РИК «Культура», 1996. — XVIII, 491, [1] с. — 5000 экз. — ISBN 5-8334-0019-8.
  • Тюстин А. В. Задорнов Николая Павлович (22.11.1909 — 18.06.1992) (рус.) // Тютин А. В., Шишкин И. С. Пензенская персоналия. Славу Пензы умноже. К. 1 (А-Л): [биогр. слов.].  — Пенза: ООО «Айсберг», 2012.  — С.  126-127.  — ISBN 978-5-94428-091-6.
  • 5 декабря 1909 года родился Николая Павлович Задорнов (неопр.) (недоступная ссылка). Центр развития русского языка. Дата обращения 17 августа 2008. Архивировать 31 марта 2009 года.
  • Страничка на официальным сайте М. Н. Задорнова, посвященная Н. П. Задорнов (рус.). Дата обращения 5 ноября 2009.