Нур (мәчет, Муравленко)
Мәчет | |
Нур
| |
![]() | |
Ил | Россия |
Шәһәр | 629603, Төмән өлкәсе, ЯНАО, Муравленко, 8нче («Солнечный») мкрн, Пионер ур., 34. |
Координатлары | N 63° 47' 51.846" E 74° 29' 6.2376" |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ЯНАО МТДН / җирле мөселман дини оешмасы |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам |
Бина төре | ике манаралы, гөмбәзле бина |
Төзелеш еллары | 1999—2006 еллар |
Төп даталар: 1999 ― төзелеш башлану
2006 ― рәсми ачылу | |
Халәте | гамәлдә |
Сайт | Рәсми сайт |
«Нур» мәчете (рус. Мечеть «Нур» г. Муравленко) ― Россия Федерациясенең Төмән өлкәсе Ямал-Ненец автономияле округы Муравленко шәһәрендәге ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәтенә караган җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында.
Муравленко шәһәрендә (1984 елдан штб, 1990 елдан шәһәр) 33 391 кеше, ш.и., татарлар (9,7%), азәриләр (4,1%) , башкортлар (3,8%) яшәгән (2010)[1].
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Муравленко шәһәрендә беренче ислам гыйбадәтханәсе Губкин урамы, 36нчы йортта урнашкан булган. Ураза, Корбан бәйрәмнәре «Украина» мәдәният йортында уздырылып килгән. Корбан чалу Россия урамындагы 38нче йорт ишегалдында башкарылган.
Муравленконың милли составы әкренләп киңәя (шәһәрдә 70 милләт вәкиле яши), мөселманнарның саны арта. Яңа мәчет кирәклеге күренә. Мәчет нигезенә беренче таш 1999 елның 10 июнендә Сабантуй бәйрәме вакытында салынган. Нәкъ менә шушы көнне мөселманнар мәчетнең туган көне дип саныйлар. Мәчет проектын шәһәрдә танылган архитектор Мидехәт Мөхәммәтшин эшләгән. Эскиз Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга тәкъдим ителгән. Ул, проектны хуплап, төзелешкә фатиха биргән. Россиянең мәчетләрне проектлау буенча баш архитекторы Рәфыйк Билалов[2] һәм Казан шәһәренең тарихи-архитектура һәм сәнгать тыюлыгы директоры урынбасары Нияз Халитов (1950―2017) та эскизны хуплаган.
2001 елның 1 июнендә субайлар кагылган, төзелеш оешмасының җитештерү базасында ростверк өчен каркас ясалган. 2002 елның гыйнварында төзүчеләр манаралы кран урнаштыралар, материаллар һәм ярдәмче җиһазлар алып киләләр. Мәчетнең беренче баскычы 2002 елның октябрендә ясалган. Шул ук вакытта кирпеч диварлар төзелә, аннары цоколь өлешенең фундаменталь блоклары салына, подвал бинасы эшләнеп бетә, кирпечтән ике кат өелә, икенче катны ябу плитәләре салына, гөмбәз асты өлешенең капламы салына. Авырлыгы 15 тонна булган гөмбәзне Екатеринбург осталары эшләгән. Мәчет түбәсенә аны Ноябрьскидан китерелгән кран белән күтәртәләр. Гөмбәзнең металл каркасын тимер белән тышлау өчен Чиләбе өлкәсенең Трёхгорный шәһәреннән осталар чакырыла. Ике манара урнаштырылганнан соң, мәчетнең биеклеге 29 метрга җитә.
Мәчет төзелешенә «Муравленковск-нефть», «Суторминскнефть», «Сибнефть-Ноябрьскнефтегаз» ААҖ үзәк аппараты хезмәткәрләре үз өлешләрен кертә, Муравленко халкы, эшмәкәрләр, шәһәр һәм округ хакимият вәкилләре ярдәм күрсәтә. Җыелган акчаларның бер өлеше Тубыл предприятиеләренең берсеннән махсус заказ ителгән металл койма ясауга да китә.
Мәчет төзү биш елга якын алып барыла. 2005 елның 3 ноябрендә Муравленко мөселманнары Җәмигъ мәчетендә беренче бәйрәмне ― Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Рәсми ачылыш 2006 елның 10 февралендә була[3].
Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/34/%D0%9C%D1%83%D1%80%D0%B0%D0%B2%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D0%BE_%D0%B4%D0%B5%D0%BA%D0%B0%D0%B1%D1%80%D1%8C_2012_-_panoramio_%285%29.jpg/200px-%D0%9C%D1%83%D1%80%D0%B0%D0%B2%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D0%BE_%D0%B4%D0%B5%D0%BA%D0%B0%D0%B1%D1%80%D1%8C_2012_-_panoramio_%285%29.jpg)
Муравленко Җәмигъ мәчете заманча ислам стилендә төзелгән. Аның биеклеге 29 метр тәшкил итә ― бу шәһәрдә иң биек бина. Проект авторы ― архитектор М. М. Мөхәммәтшин.
Кызыл кирпечтән эшләнгән корылма планда сигезпочмаклы. Ул алтын йолдызлар һәм ярымай белән бизәлгән киң яшел гөмбәз белән тәмамлана. Мондый гөмбәз Россиядә бердәнбер. Гөмбәзнең ике ягында ике манара һәм ике кечкенә квадрат манара тора, алар глазур керамика белән бизәлгән. Бинаның бөтен периметры буенча төрле формадагы һәм зурлыктагы тәрәзәләр урнашкан.
Мәчетнең намаз залы 180 дин тотучыга (130 ир-ат һәм 50 хатын-кыз) исәпләнгән. Диварлар Коръән сурәләре һәм мозаика үсемлек орнаменты белән бизәлгән. Ишекләр агачтан эшләнгән һәм ажурлы уеп ясалган[4].
Имамнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2001―2014 елларда имам Мөхәммәт хәзрәт Мансуров
- 2014―2019 елларда Габделгазиз хәзрәт (Зилфир Гарипов). «Юрист» һәм «Гарәп теле укытучысы» белгечлекләре буенча дөньяви һәм дини югары белемгә ия. Ноябрьскида, Ямал районы Яр-Сале[d] бистәсенең җәмигъ мәчетендә эшләгән[5].
- 2019 елдан Данияр Буранбаев
- Хәзерге имам-хатыйб Ранис хәзрәт Мостафин (1974 елгы, Дүртөйледә туган, Башкорт аграр университетын тәмамлаган, дини белемне Октябрьский мәдрәсәсендә, Уфада Россия ислам университетында алган[6].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-12-13
- ↑ Билалов Рәфыйк Вәгыйз улы. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Мусульманская соборная Мечеть, Муравленко
- ↑ Соборная мечеть (Муравленко). Культурный туризм(рус.)
- ↑ Нина Гультяева. Новый имам-хатыб города Муравленко. «Муравленко 24», 27.11.2014(рус.)
- ↑ Ранис хазрат Мустафин –имам-хатыб мечети города Муравленко. РДУМ
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Алексей Старостин. Мусульмане на берегах Ледовитого океана (К 20-летию РДУМ ЯНАО в составе ЦДУМ России). Екатеринбург, 2022.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Общий дом для верующих. Мечеть в городе Муравленко строилась на протяжении пяти лет. «Муравленко 24», 6.08.2019(рус.)