Рибонуклеин әчелеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рибонуклеин әчелеге latin yazuında])
(РНӘ битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пре-мРНӘ элмәк белән. Азот - зәңгәр төстә, уттуар фосфат нигезендә - кызыл төстә
РНӘ полинуклеотиды химик төзелеше

Рибонуклеин әчелеге[1][2][3][чыганагы?], РНӘ[чыганагы?] (русча Рибонуклеиновая кислота, РНК, инглизчә Ribonucleic acid, RNA) - барлык тере организмнар күзәнәкләренең өч макромолекула берсе (шулай ук аксымнар һәм ДНӘ), геннарны кодлауда, укуда, көйләүдә мөһим роль уйный.

РНӘ-полимераза II ярдәмендә ДНӘдән РНӘ транскрипциясе. Рәсемдә: RNA - РНӘ, DNA - ДНӘ, protein - аксым

Дезоксирибонуклеин әчелеге һәм РНӘ озын чылбырдан тора, аның һәр буыны нуклеотид дип атала.

Һәр нуклеотид азотлы нигездән, рибоза шикәреннән һәм фосфат төркеменнән тора. Нуклеотидлар эзлеклелеге генетик мәгълүматны кодларга бирә.

Бар күзәнәк организмнары аксымнар булдыруны программалау өчен РНӘ (мРНӘ) кулланалар.

Күзәнәктәге РНӘ транскрипция процессында булдырыла: ДНӘ матрицасында махсус ферментлар - РНӘ-полимеразалар ярдәмендә РНӘ синтезлана. Соңрак матрица РНӘ (мРНӘ) трансляция барышында катнаша: мРНӘ матрицасында рибосомалар ярдәмендә аксым синтезлана. Транскрипциядән соң бүтән РНӘ химик үзгәрешләрдә икенчел һәм өченчел структурпалар булдыралар.

Кайбер югарыструктуралы РНӘ күзәнәктәге аксым синтезында катнаша, мәсәлән, транспорт РНӘ кодонннар танып билгели һәм аминәчелекләрне аксым синтезлану урынына китерә, ә рибосома РНӘ рибосомаларның структуралы һәм каталитик нигезе булып тора.

Ләкин РНӘ функцияләре трансляциядә роле белән чикләнмиләр: кече төш РНӘ эукариотик матрицалы РНӘ сплайсингында һәм бүтән процессларда катнаша.

Кайбер РНӘ ферментатив активлыгына ия: ике РНӘ өлешен ябыштыра ала, я бүтән РНӘ молекуларында өзелешләр ясый ала. Шул РНӘ рибозима дип атала.

Кайбер вируслар геномнары РНӘдән тора, аларда РНӘ югары организмнарда ДНӘ функцияләрен башкара.

РНӘ функцияләре төрлелеге сәбәпле РНӘ - биологиягә кадәрге системаларда үзтудыру беренче молекуласы булган дип фараз ителгән.

Тикшерү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1868 елда Иоһан Мишер нуклеин әчелекләрен ача, nucleus - төш дигән сүз, чөнки бу матдәләр күзәнәк төшендә табыла, ләкин соңрак төшсез бактериаль күзәнәкләрдә нуклеин әчелекләре дә табыла.

1939 елда Оскар Касперссон, Брачет, Шульц эшендә РНӘ аксым синтезында зур әһәмияте ачыла.

1959 елда РНӘ синтез механизмын ачу өчен Северо Очоа Нобель премиясен ала.

Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рибонуклеин әчелеге нуклеотидлары шикәр - рибозадан тора, аңа аденин, гуанин, цитозин яки урацил беркетелә. Фосфат төркеме рибозаларны чылбырга тоташтыра.

Фосфат төркемнәре физиологик рН шартларында тискәре электрик коргыга ия, шуңа күрә РНӘ - поли анион.

РНӘ транскрипциясе 4 нигездән тора: аденин (A), гуанин (G), урацил (U) , цитозин (C), ләкин "җиткән" РНӘтә күп үзгәртелгән нигезләр (мәсәлән псевдоуридин һәм инозин) һәм шикәрләр бар.

РНӘ эчендәге азотлы нигезләр цитозин һәм гуанин яки аденин һәм урацил яки гуанин һәм урацил сутуар бәйләнешләрен төзи алалар. Ләкин бүтән тәэсир итешүләр булырга мөмкин (мәсәлән берничә аденин элмәк төзи ала).

ДНӘ белән чагыштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ДНӘ һәм РНӘ арасында өч мөһим аерма бар:

  • ДНӘдә шикәр дезоксирибоза бар, ә РНӘдә өстәмә гидроксиль төркем белән шикәр рибоза бар, ул молекула гидролизы ихтималлыгын арттыра, ягъни РНӘ молекуласы тотрыклылыгын киметә.
  • РНӘдә аденинга комлементар нуклеотид - урацил, ә ДНӘдә аденинга комлементар нуклеотид - тимин булып тора.
  • ДНӘ - ике аерым молекуладан торган ике катлы спираль төрендә була, ә РНӘ - шактый кыскарак һәм күбесенчә бер чылбырдан тора.

Аксымны кодламаучы РНӘ, шул исәптән тРНӘ, рРНӘ, ктРНӘ күп кыска спиральләрдән тора, һәм аксымның өченчел структурасына охшаш.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]