Радиацион билбау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җирнең тышкы һәм эчке радиацион билбаулары
Радиацион билбау видеосы

Радиацион билбау - югары энергияле коргылы кисәкчекләр (күбесенчә протоннар һәм электроннар) туплаган планета магнитосферасының өлкәсе.

Юпитерның үзгәрүчән радиацион билбавы

Җирнең радиацион билбавы көнбатыш әдәбиятында еш кына Ван Аллен билбавы дип атала.

Җирнең радиацион билбавында бик югары энергияле протоннар һәм электроннар булганга күрә АКШның Айга Аполллон миссиясен күп галимнәр шик астына куялар, чөнки шундый көчле радиация аша үтсен өчен галәми кораб шактый калын кургаш катламы белән капларга тиеш, шуңа күрә авыр корабның массасын Айга китереп булмый. 1963 елда кургаш катлам белән капланмаган АКШ галәми корабында радиацион билбау аша очкан барлык маймыллар 10 көннән үлгән[1], ә кешеләр иртәрәк вафат булырга тиеш иде.

ССРБ галимнәре С. Вернов һәм А.Чудаков, шулай ук АКШ галиме Җеймс ван Аллен Җирнең радиацион билбавын фараз иткәннәр.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирнең радиацион билбавы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирнең радиацион билбавы көнбатыш әдәбиятында еш кына Ван Аллен радиацион билбавы (инг. Van Allen radiation belt). дип атала.

Критик энергиядән ким кинетик энергияле кисәкчекләр E < Екр магнитосфераның кайбер өлкәләренә керә алмый. Шулай ук критик энергиядән ким кинетик энергияле кисәкчекләр E < Екр бу магнитосфераның өлкәләреннән китә алмый.

Магнитосфераның бу тыелган өлкәләре алу зоналары дип атала. Җирнең магнит диполь (квазидиполь) кырының өлкәләрендә шактый күп коргылы кисәкчекләр агымнары (протоннар һәм электроннар) тотыла.

  • Эчке радиацион билбау: ≈ 4000 км биеклегендә дистәләр МэВ энергияле протоннардан тора
  • Тышкы радиацион билбау: ≈ 17 000 км биеклегендә дистәләр МэВ энергияле электроннардан тора

Җирнең әйләнүе һәм магнит кыры күчәре авышлыгы сәбәпле радиацион билбауның түбән чиге географик киңлек һәм озынлык буйлап үзгәрә. Мәсәлән, Атлантик океан өстеннән радиацион билбау 500 км биеклегендә, Индонезия өстеннән 1300 км биеклегендә башлана.

Тышкы һәм эчке радиацион билбаулар арасында 2-3 Җир радиуслы ярык бар.

Тышкы билбауда электроннар агымнары күбрәк, эчке билбауда электроннар һәм протоннар бар.

Планеталарның радиацион билбаулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көчле магнит кыры булганга күрә гигант-планеталар Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун көчле радиацион билбавына ия, алар Җирнең тышкы радиацион билбавына охшаш.

ССРБ һәм АКШ галәми аппаратлары Чулпан, Марс, Меркурий, Айның радиацион билбау булмавын күрсәткән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мурзин С. В. Введение в физику космических лучей. М.: Атомиздат, 1979.
  • Модель космического пространства — М.: изд-во МГУ, в 3-х томах.
  • Вернов С. Н., Вакулов П. В., Логачев Ю. И. Радиационные пояса Земли, в сборнике: Успехи СССР в исследовании космического пространства, М., 1968, с. 106;
  • Космическая физика, пер. с англ., М., 1966;
  • Тверской Б. А. Динамика радиационных поясов Земли, М., 1968;
  • Редерер Х. Динамика радиации, захваченной геомагнитным полем, пер. с англ., М., 1972;
  • Хесс В. Радиационный пояс и магнитосфера, пер. с англ., М., 1972;
  • Шабанский В. П. Явления в околоземном пространстве, М., 1972;
  • Гальперин Ю. И., Горн Л. С., Хазанов Б. И. Измерение радиации в космосе, М., 1972.