Регистан (Сәмәрканд)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Регистан (Сәмәрканд) latin yazuında])
Регистан мәйданы
Регистан, Registon
Урнашуы Үзбәкстан, Сәмәрканд
Объект төре Мәдәни
Сылтама [1]
ЮНЕСКО мирасы 2001 елдан
ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы комитеты туграсы
ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы комитеты туграсы

Регистан (үзб. Registon) – Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәре үзәгендәге тарихи мәйдан. Мәйданда архитектура һәйкәле саналучы Олугбәк мәдрәсәсе (1417-1420 елларда корылган), Ширдар мәдрәсәсе (1619-1636), Тиллә Карый мәдрәсәсенең (1646-1666) биналары урнашкан. 2001 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелде.[1]

Олугбәк мәдрәсәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олугбәк мәдрәсәсе

Регистан мәйданының көнбатыш өлешендә урнашкан. Аны 1417-1420 елларда Тимуриләр дәүләте хакиме һәм галим-астроном Мирза Олугбәк салдыра. Әлеге мәдрәсәне һәм Олугбәк обсерваториясен[2] төзү Сәмәркандны урта гасырларның фән үзәге буларак таныта.

Мәдрәсәдән соңрак салынган Олугбәк ханәкәсе һәм кәрвансарай 200 елдан соң җимерелә һәм алар урынында XVII гасыр башында Ширдор һәм Тиллә Карый мәдрәсәләре салына.[3]

Бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртпочмаклы итеп салынган мәдрәсәнең 4 айваны һәм шакмаклы эчке ишегалды бар. Бинаның почмакларында дүрт манара бастырылган. Ике катлы итеп шәкертләр гомум ятагы салынган. Арткы өлештә мәчет. Мәдрәсәнең кырый бүлмәләре өстендә дүрт гөмбәзе бар.

Мәйданга мозаика бизәкле порталы булган биек áрка карап тора. Орнаментлар төсле вак кирпечләр, керамика кулланып ясалган.

Мәдрәсә XV гасырның иң яхшы ислам дәрелфөнүне булып исәпләнгән. Математика, геометрия, мантыйк, табигать фәннәре төпле укытылган. Мирза Олугбәк үзе дә мәдрәсәдә укыткан. Данлыклы шәкертләр арасында Габдрахман Җәми булуы билгеле.

Ширдар мәдрәсәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Ширдар мәдрәсәсе
Ширдар мәдрәсәсе

XVII гасыр башында җимерелгән Олугбәк ханәкәсе урынында корыла. Сәмәрканд хакиме Ялантүш Баһадур боерыгы буенча архитектор Габделҗаббар, бизәк төшерү остасы Мөхәммәдгаббәс тарафыннан төзелгән.

Бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге мәдрәсә каршысында торган Олугбәк мәдрәсәсен көзгедәге кебек кабатласа да, нәфислеге буенча аннан калыша. Аермасы артык зур һәм авыр гөмбәзе булуда. Мәдрәсә диварларына Коръән сурәләре төшерелгән. Керү юлындагы порталда Сәмәрканд илтамгасы (герб) булган, аркасында кояш йөртүче юлбарыс сурәте ясап куелган; áркага свастика, аннан өстәрәк гарәп язуы белән «Аллаһ бөек» дип язылган. Эчке һәм тышкы диварлары ялтыравык кирпечтән корылган, сырлы мозаика, алтынланган язулар белән бизәлгән.[4]

Тиллә Карый мәдрәсәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тиллә Карый мәдрәсәсе
Тиллә Карый мәдрәсәсе. 1905-1915.
Прокудин-Горский фотосы

Ширдар мәдрәсәсе төзелеп, ун ел үткәннән соң элекке кәрвансарай урынында салына. Мәдрәсә күп еллар җәмигъ мәчете булып та хезмәт итә.

Бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртпочмаклы бинаның мәйданга карап торган ягында үзәк порталы һәм ике канатында áрка уемы һәм почмак манаралары бар. Иркен эчке ишегалдын шәкертләрнең кечкенә хөҗрәләре уратып алган. Көнбатыш өлештә гөмбәзле мәчет бинасы урнашкан.

Мәдрәсә бинасы геометрик нәкыш һәм үсемлек орнаментлары төшерелгән мозаика һәм майолика белән бизәлгән. Эчке интерьерлар һәм мәчетнең михрабы, мөнбәре алтын белән йөгертелгән.

Башка корылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйбанилар мавзолее[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйбанилар мавзолее

Мавзолейда Шәйбаниларның кабер ташлары урнашкан. Шәйбанилар дәүләтен Әбелхәер оныгы Мөхәммәд Шәйбани нигезли. Чыгатай ханлыгы (Ташкәнт) ярдәме белән Тимуриләрне җиңеп, 1500 елда Сәмәрканд белән Бохараны яулый. 1503 елны Ташкәнтне да басып ала. 1506 елда Хивәне, 1507 елны Мавараэннәһерне буйсындыра. Персиягә һәм Әфганстанга һөҗүм итә. Шулай итеп, XVI гасырда күчмә үзбәкләр Үзәк Азия оазисларында ныклап урнаша.

Чорсу сәүдә гөмбәзе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чорсу сәүдә гөмбәзе

Ширдор мәдрәсәсе артында урнашкан. XV гасырда алтыпочмаклы итеп ясалган. XVIII гасырда яңадан корылган. 2005 елда төзәтү эшләре башкарылган. Хәзер үзбәк рәссамнары һәм сынчыларының сынлы сәнгать галереясе булып хезмәт итә.[5]

Риваять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Регистан» сүзе ком сибелгән урын дигәнне аңлата. Имеш, мәйданда күргәзмә җәзалау үткәреп, дошманнарның башын чаба торган булганнар. Канны сеңдерү өчен мәйданга даими рәвештә ком сибеп торганнар.

Нумизматика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елда ССРБда Регистанга багышлап, 5 тәңкәлек тимер юбилей акчасы бастырыла.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олугбәк мәдрәсәсе Тиллә Карый мәдрәсәсе Ширдор мәдрәсәсе Чорсу сәүдә гөмбәзе

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Веймарн Б. Регистан в Самарканде (Серия «Сокровища зодчества народов СССР.»).— М., 1946.
  2. Якубов Н. Легенды о Самарканде. Сәмәрканд, 1990.
  3. Самарканд. Музей под открытым небом. — Ташкәнт, 1986. Регистан (Самарканд) — БСЭ мәкаләсе.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Регистан (Самарканд) — БСЭ мәкаләсеннән
  2. Сәмәрканд сайты
  3. Оrexca.com сайтында
  4. Мәдрәсә планы
  5. Музей галерея Чор Су, archived from the original on 2013-06-06, retrieved 2014-10-18