Роза Аккучукова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Аккучукова latin yazuında])
Роза Аккучукова
Туган 12 февраль 1950(1950-02-12)
Абзак, Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 8 февраль 2021(2021-02-08)[1][2] (70 яшь)
Уфа, Россия
Үлем сәбәбе COVID-19
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре җырчы

Аккучукова Роза Сабирҗан кызы (12 февраль 1950 ел8 февраль 2021 ел) — башкорт һәм татар эстрада җырчысы. 1973 елдан хәзерге Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең вокалчысы, 1999 елдан — баш администратор. Башкортстан Республикасының халык артисты (2009).

Якташлар: Роза Аккучукова - Башкортстан Республикасының халык артисты һәм шагыйрь Гүзәл Ситдикова

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза (Рауза) Сабирҗан кызы Аккучукова 1950 елның 12 февралендә Башкорт АССРының Белорет районы Абзак авылында туган. «Абзакта аның ата-анасы Наҗия һәм Сабирҗан Аккучуковлар гаиләсе дөньяны шаулатып яшәгән абруйлы гаиләләрнең берсе булды. Аларның балалары җитәкче вазифаларда эшләп, хаклы ялга чыкты», дип яза Белорет районының «Урал» гәзите.[3]

Абзак сигезьеллык мәктәбеннән соң Роза Уфа музыка-педагогика училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1972 елда Башкорт дәүләт филармониясендә артист-вокалчы булып эш башлый.

Үзенчәлекле көйле тавыш тамашачы күңеленә хуш килә, нәтиҗәле иҗаты өчен ул БАССРның атказанган, Башкортстан Республикасының халык артисты дигән исемнәргә лаек була.

Җырчының репертуарында башкорт халык җырлары белән бергә башкорт һәм татар композиторларының җырлары да бар. Элеккеге ССРБ республикалары һәм калалары буйлап гастрольләрдә була.

Якташ җырчылар Гали Хәмзин, Роза Аккучукова райондашлары белән очрашуда

1997 елдан Гөлчәчәк Аккучукова филармонияда администратор булып эшли.

Җырчы 2021 елның 8 февралендә Уфа шәһәрендә вафат була[4].

Башкарган җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырчы халык җырларын да, эстрада җырларын да бер осталык белән башкара. «Зөлхиҗә», Сыбай кашка, «Түрәкәй», «Сары да чәч» һәм башкалар; Хөсәен Әхмәтов, Заһир Исмәгыйлев, Айрат Кәримов, Таһир Кәримов, Рафик Сәлмәнов җырлары һәм романслары, Абдулла Хәлфетдинованың «Алтын балдак», «Син утырткан шомырт», «Акчарлак» дигән җырларын, оста һәм үзенчәлекле башкарып, зур уңыш казана һәм тамашачыларда киң популярлык яулый.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2009)
  • Башкорт АССРның атказанган артисты (1989)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аҡкучукова Роза Сабирйән ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 8 февраль 2021)
  • Җитәкче булып туалардыр.(үле сылтама)

Видео-аудио[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]