Роза Рымбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Рымбаева latin yazuında])
Роза Рымбаева
Туган телдә исем каз. Роза Қуанышқызы Рымбаева
Туган 28 октябрь 1957(1957-10-28)[1] (66 яшь)
Җаңгызтүбе, Жарма районы[d], Семипалатинская область[d], Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Казакъстан
Әлма-матер Казахская национальная академия искусств имени Т. К. Жургенова[d]
Һөнәре җырчы, актёр, профессор, алыпбаручы, модель

 Роза Рымбаева Викиҗыентыкта

Рымбаева Роза Куаныш кызы (каз. Roza Qýanyshqyzy Rymbaeva/Роза Қуанышқызы Рымбаева, 28 октябрь 1957 ел) — совет һәм казакъ эстрада җырчысы (сопрано), педагог, профессор. Казакъ АССР-ның халык артисты (1986), Казакъстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты (2004), Кыргызстан һәм Үзбәкстан республикаларының атказанган артисты, Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1981).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза Куаныш кызы Рымбаева 1957 елның 28 октябрендә Казакъ ССР ы Семипалатинск өлкәсендәге (хәзерге Казакъстан Республикасы Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендәге) Ярма районы[2]) Семипалатинск тимер юл станциясенең «Ялгыз түбә» исемле 9 нчы разъездында тимер июл эшчесе гаиләсендә туган. Урта белемне интернат-мәктәптә ала һәм 1979—1984 елларда Алматы шәһәрендәге Казакъ театр-сәнгать институтының музыкаль-драматик комедия факультетында укый.

1976—1979 елларда — «Гөлләр» җөмһүрият яшьләр эстрада ансамбле, 1979 елдан — «Казакъконцерт» җөмһүрият концерт берләшмәсе каршындагы «Арай» эстрада ансамбле җырчысы (1999 елдагы вафатына кадәр «Арай» ансамбленең директоры һәм сәнгать җитәкчесе Розаның ире Аскын Окапов була).

Роза Рымбаева 1995 елдан (бер вакытта) К. К. Жургенов исемендәге Казакъ милли сәнгать академиясендә укытучы-педагог, профессор.

Сәхнә эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза Рымбаева — элеккеге Советлар Союзында киң танылу алган һәм халыкара конкурсларда ССРБ исеменнән чыгыш ясаган беренче казакъ җырчысы. Музыка училищесында укый башлаган елда ук җөмһүрият үзешчән җырчылар бәйгесендә җиңү яулаган кыз алдагы 1975 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгына багышланган конкурста да шушындый ук уңышка ирешә. Зирәк башкаручыны «Гөлләр» җөмһүрият яшьләр эстрада ансамбленың баш дирижеры Аскын Окапов үз коллективына чакыра. Розаның сәхнә эшчәнлеге 1976 елда шулай башланып китә[3]. Тиздән ул Бөтен Союз дәрәҗәсендә киң танылу яулый. 1977—1979 елларда «Ел җыры» (рус. «Песня года») фестивальләре финалларына чыга. 1977 елда яшь башкаручыларның «Гомер буенча җыр белән» (рус. «С песней по жизни») Бөтен Союз телевизион конкурсында һәм эстрада артистларының Болгариядә узган «Алтын Орфей» халыкара фестивалендә «Гран-при» ала. «Звуковая дорожка» хит-парадында илнең иң яхшы ун җырчысы исәбенә керә. 1978 елда туган казакъ телендә «Алия» җыры белән Роза Рымбаева күп милләтле совет телевизор тамашачысының яраткан башкаручысына әйләнә, популярлык буенча, Алла Пугачева белән София Ротарудан гына калышып, илдә өченче урын яулый[4]. Дүрт октаваны үз эченә алган көчле һәм үзенчәлекле тавышка ия булган сәхнә остасы, кайда гына чыгыш ясамасын, бер вакытта да фонограммага җырламый[5].

Соңыннан ул илнең киң билгеле сәнгать әһелләре — җырчылар һәм композиторлар Сергей Пенкин, Батырхан Шукенов, Ренат Ибраһимов, Владимир Ступин, Арно Бабаджанян, Алексей Манжуков, Давид Тухманов, Юрий Саульский, Александра Пахмутова, Раймонд Паулс һәм Александр Зацепиннар белән хезмәттәшлек итә.

Роза Рымбаева 22 яшендә (1979) Казакъ АССР-ның атказанган, 29 яшендә (1986) республиканың халык артисты дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Төрле җыентыклардагы җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1977 — 2LP «Яшь башкаручыларның „Гомер буенча җыр белән“ Бөтен Союз телевизион конкурсы» (җыелма), ССРБ[6].
  • 1979 — EP «Роза Рымбаева/Джо Дассен», ССРБ.(рус.)
  • 1980 — EP «Роза Рымбаева җырлый», ССРБ.(рус.)
  • 1984 — EP «Кругозор № 3/1984» (сборник), ССРБ.(рус.)
  • 1986 — LP «Ласковый дождь» (сборник), ССРБ.(рус.)
  • 1986 — LP «Soviet Superhits» (сборник), Финляндия.[7]
  • 1986 — LP «С тобою, музыка» (сборник), ССРБ.(рус.)
  • 1987 — LP «К.Камалиев. „Мечта“» (сборник), ССРБ.(рус.)
  • 1991 — LP «Фестиваль „Голос Азии“» (сборник), ССРБ.(рус.)
  • 2007 — 5CD «Союз нерушимый (Песни и танцы народов ССРБ)» (сборник), Россия.(рус.)

Үзенең җыр альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1983 — LP «Výlet do zlaté stepi», Чехословакия.[8]
  • 1985 — LP "Роза Рымбаева и ансамбль «Арай», ССРБ.
  • 1987 — LP «Поет Роза Рымбаева», ССРБ.
  • 2003 — CD «Ademi-au» (Танаулы андер — Избранные песни), Казахстан.
  • 2005 — CD «Роза Рымбаева» (серия «Имена на все времена»), Россия.
  • 2006 — CD «Сенімен біргемін» (С тобой вместе), Казахстан.
  • 2007 — DVD+CD «30 лет на сцене» (3 диска DVD — три концерта (Москва, СПб, Алматы) и док. фильм «Роза» плюс один CD «Ертеніме сенемін» (Верю в завтра), Казахстан).[9]
  • 2007 — CD «Роза Рымбаева» (в серии «Золотая коллекция ретро»), Россия.
  • 2007 — MP3 «Любовь дастала» (в серии «Имена на все времена»), Россия.
  • 2009 — МР «Роза Рымбаева» (в серии «Золотая коллекция ретро»), Россия.
  • 2009 — CD «Вечная весна» (песни советских и казахских композиторов), Казахстан.[10]
  • 2010 — CD «Жем җанатты» (Песни Еркена Интыкбаева), Казахстан.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1976 — телевизион фильм «Первая песня», студия «Казахфильм».
  • 1982 — баш роль, СССР-Чехословакия фильмы «До свидания, Медео»\"Revue na zakázku"[11]
  • 1999 — док. фильм «Женский взгляд».Роза Рымбаева", реж. Оксана Пушкина (Россия).
  • 2001 — док. фильм «Роза», реж. Ж. Сабирова.
  • 2002 — док. фильм «Хвост кометы». Роза Рымбаева", реж. А. Бурыкин (Россия).
  • 2010 — док. фильм «И снова здравствуйте!», (Россия).

Сәхнәдәге казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казакъ АССР-ының җөмһүрият үзешчән җырчылар бәйгеләренең беренче пермиясе (1974, 1975)
  • «Гомергә җыр белән» (рус. «С песней по жизни») Бөтен Союз телевизион конкурсында «Гран-при» (1977).
  • Эстрада җырчыларының Болгарияда узган «Алтын Орфей» халыкара җыр бәйгесендә «Гран-при» (1977).
  • «Гала-83» җыр фестивалендә (Куба) «Гран-при» (1983)
  • «Алтын микрофон» җыр бәйгесендә (Төркия) «Гран-при» (1986)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казакъ АССР-ның атказанган артисты (1979)
  • Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1981)
  • Үзбәк ССР-ның атказанган артисты (1984)
  • Казакъ АССР-ның халык артисты (1986)
  • Халыклар дуслыгы ордены (1991)
  • Кыргызстанның атказанган артисты (2000)
  • «Парасат» (русча Орден Благородство) ордены (2000)
  • «Эстрада йолдызы» номинациясендә «Ел кешесе» (2000)
  • Казакъстанның "Йолдыз аллеясы"нда шәхси йолдыз (2002)
  • Казакъстанның «Агалтын Тарлан» (русча Платиновый Тарлан) премиясе (2002)
  • Казакъстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты (2004)
  • «Курмет» (русча орден «Почета») ордены (2004)
  • «Иҗат Йолдызы» (русча орден «Звезда созидания») ордены (2004)
  • Мәскәүнең "Йолдыз аллеясы"нда шәхси йолдыз (2005)
  • «Астанага 10 ел» медале (2008)
  • Караганданың "Йолдыз аллеясы"нда исемле йолдыз (2008)
  • «Казакъстан Республикасының бәйсезлегенә 20 ел» медале (2011)
  • Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең хөрмәтле гражданы
  • Казакъстанның Ярма районы хөрмәтле гражданы[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]