Роза Сәхәветдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Сәхәветдинова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Роза Сәхәветдинова
Туган телдә исем Сәхәветдинова Роза Хәйдәр кызы
Туган 25 июнь 1937(1937-06-25) (83 яшь)
Таҗик ССР-ы Сталинабад (Дүшәмбе) каласы
Бүләк һәм премияләре Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1990),Миякә районының Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреаты (1993),Башкортстан Республикасының халык артисты (1994),1-нче Башкорт республика гимназия-интернатының Рәми Гарипов исемендәге премия лауреаты (2002),Рәсәй Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003),Эстрада җырларын башкаручыларның «Гәлсәр сандугач» республика телевизион конкурс‑фестивале лауреаты (Уфа, 2004), Салават Юлаев ордены (2013).

Сәхәветдинова Роза Хәйдәр кызы (25 июнь 1937 ел) — композитор, Рәсәй Федерациясенең (2003) һәм Башкорт АССРның (1990) атказанган сәнгать  эшлеклесе, Башкортостан Республикасының халык артисты (1994), Салават Юлаев ордены кавалеры (2013), эстрада җырларын башкаручыларның «Гәлсәр сандугачс» республика телевизион фестиваль-конкурсы (2004), Миякә районының Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия (1993) һәм 1-нче Башкорт республика гимназия-интернатының Рәми Гарипов исемендәге премия лауреаты (2002) лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза Хәйдәр кызы Сәхәветдинова 1937 елдың 25 июнендә Таҗик ССРның Сталинабад (Дүшәмбе) каласында туган.

Бөек Ватан сугышынан соң ата-анасы белән Башкортостанның Чишмә бистәсенә күчеп кайта. Мәктәпне тамамлаганнан соң, Роза Хәйдәр кызы башкорт дәүләт филармониясенә эшкә килә — Фәйзи Гаскәров җитәкчелек иткән халык биючеләре ансамблендә бии, эстрада бригадаларында эшли. Сибай шәһәре Мәдәният йортында сәнгать  җитәкчесе була.

1971 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.

1970 елдан башлап, Роза Хәйдәр кызы җырлар ижат итә. Башкортостан телевидениесендә тавыш режиссеры була (1980—1984). Аның җырлары җырчылар тарафыннан яратып башкарыла, халык аларны яратып кабул итә .

1971—1980 елдарда Уфада 100-нче мәктәптә музыка укытучысы булып эшли. Хор җитәкчесе була, мәктәптә хор студиясен дә алып бара. 1980—1984 елдарда Башкортстан Дәүләт телерадио комитетында тавыш режиссёры була.

Руза Сәхәветдинова җырлары Фәрит Бикбулатов, Нәзифә Кадыйрова,Флюрә Килдеярова, Тәнзилә Үзәнбаева, Ф.Сираҗетдинова, Фәнәви Сәлихов кебек билгеле Башкортостан җырчылары башкаруында яңгырый. Татарстанда да Р. Сәхәветдинова җырлары Ренат Ибраһимов, Хәйдәр Бегичев һәм башка җырчылар репертуарында була.

Р. Сәхәветдинова музыка кораллары һәм хор өчен әсәрләр яза, шулай ук Мостай Кәрим, Равил Бикбаев, Сафуан Әлибаев, Рәми Гарипов,Муса Сираҗи, Тамара Ганиева шигырьләренә җырлар һәм романслар ижат итә.

Роза Хәйдәр кызы спектакльләр, радиопостановкалар өчен музыка яза, СССРда билгеле булган «Мелодия» Бөтенсоюз фирмасы аның грампластинкаларын чыгара.

1991 елдан СССР Композиторлар берлеге әгъзасы. Монда кергәндә рекомендацияне аңа СССР композиторлары Берлеге рәисе Тихон Хренников үзе бирә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1990).
  • 1-нче Башкорт республика гимназия-интернатының Рәми Гарипов исемендәге премия лауреаты (2002).
  • Рәсәй Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).
  • Эстрада җырларын башкаручыларның «Гәлсәр сандугач» республика телевизион конкурс‑фестивале лауреаты (Уфа, 2004).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9

«Дөнья тулы моң бит ул»