Саян (ансамбль)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саян (ансамбль) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тыва дәүләт
«Саян» җыр һәм бию ансамбле
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор

Барлыкка килгән

1969

Илләр

РусияFlag of Russia.svg Русия
(Тыва)

Шәһәр

Кызыл

Бүтән исем

«Чәчәк» (Чечек) үзешчән ансамбле (1969 елга кадәр)

Тел

тыва, урыс

Состав

штатта 97 (76 эшли)

http://www.ansayany.ru/

«Саян», Тыва дәүләт «Саяннар» җыр һәм бию ансамбле (тыв. Тываның «Саяннар» күрүнениң ыры-сам ансамбли, рус. Тувинский государственный ансамбль песни и танца «Саяны») — Тыва Республикасының башкаласы Кызыл шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. Тыва АССР комсомолы премиясе лауреаты (1979).

Директор — Уран Тулуш.
Сәнгать җитәкчесе (2012 елдан) — Марат Александрович Тумат.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Саян» ансамбле
«Саян» ансамбле
Гастрольләр харитасы
  • 1969 елның апрелендә[1] оештырыла. Кызыл шәһәренең сәнгать укуханәсе студентларыннан торган «Чәчәк» (Чечек) үзешчән ансамбле дәүләт ансамбле статусын ала[2]. Ансамбльдә 30 хор артисты, 15 балет артисты, 10 оркестр музыканты эшли башлый.
  • Оештыручылары һәм башлап йөрүчеләр — сәнгать укуханәсе директоры А. Панов, Р. Лесников, А. Аксенов, А. Чыргал-оол, Р. Кенденбиль, Д. Хуреш-оол, А. Огнев, А. Шатин, П. Әлмөхәммәтов, К. Рассадин.
  • Хәзер ансамбльдә 4 төркем: биючеләр, җырчылар, оркестр, «Кыңгыргай» фольклор төркеме.
  • Тываның Русия кул астына керүенең 100 еллыгына багышлап, Екатиринбурда чыгышы була[3].
  • Тыва мәдәният министрлыгы белән бергә, «Бердәм гаиләдә» (В семье единой) милли мәдәниятләр фестивален оештыра [4].
  • 2004 елда Аурупа илләрендә зур турне үткәрә[5].
  • 2012 елда Тыва филармониясе тәркибеннән (составыннан) чыгып, мөстәкыйль сәнгать оешмасы статусын ала [6]

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ансамбль концертлары 2 өлештән, 6 бүлектән тора: скиф, төрки, монгол, маньчжур, урянхай һәм хәзерге заман чорлары. «Кыңгыргай» төркеме бугаздан җырлауны башкара. Иң соңгы программа — «Хыялның алтын уклары» (Күзелдиң алдын согуннары) программасы.

Җырлы-биюле күренеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Яңгыравык наз» җырлы-биюле күренеш
  • «Шаман биюе»«» җырлы-биюле күренеш
  • «Болан биюе» җырлы-биюле күренеш
  • «Бәйрәм сюитасы» җырлы-биюле күренеш
  • «Барабаннар» җырлы-биюле күренеш
  • «Аучылар һәм болан» җырлы-биюле күренеш
  • «Чәчәк» җырлы-биюле күренеш
  • «Тывада бәйрәм» җырлы-биюле күренеш

Җырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Тооруктуг долгай Тандым» җыры
  • «Бай-ла Тайгам» җыры
  • «Опей ыры»«» җыры
  • «Ала караан дешкен болза» җыры
  • «Дынгылдай» җыры
  • «Алды баштыг Кара-Дагны» җыры

Биюләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Дембилдей» күмәк бию (В.О. Донгак куйган)
  • «Урянхай йола биюе» күмәк бию (В.О. Донгак куйган)
  • «Цам мистериясе» күмәк бию (В.О. Донгак куйган)
  • «Эдирээлиг кыстар» күмәк бию (В.О. Донгак куйган)

Борынгы милли уен кораллары — игил, бызаанчы, дошпулуур, чанзы, чадаган, лимби, кенгиргеда уйнау.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • С.Ш. Монгуш
  • С.М. Айыжи
  • О.М. Тукар
  • С.С. Сурун, Тываның атказанган артисты
  • Н.Ф. Даржаа, РФ, Тыва АССР атказанган артисты

Сәнгать җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р.Н. Лесников, РСФСР, Тыва АССР атказанган артисты.
  • В.С. Нанактаев, РСФСР, Тыва АССР атказанган артисты.
  • В.О. Донгак, Тыва дәүләт премиясе лауреаты
  • Т. Ондар, Тываның атказанган артисты.
  • Ч. Сувакпит, Тываның атказанган артисты.
  • Э. Тартан-оол, Тываның атказанган артисты.
  • А. Мандан-Хорлу, Тываның атказанган артисты.
  • М. Тумат.

Чит илдәге чыгышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Япония, Болгария, Румыния, Монголия, Франция, Алмания, АКШ, Италия, Швейцария, Куба, Кампучия, Чехословакия, Греция, Австрия, Испания, Филипин.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тыва АССР комсомолы премиясе (1979).
  • Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия бәйгеләренең диплом иясе.
  • I Дельфий уеннарының (Мәскәү, 2002) көмеш, бронза медале.
  • Халыкара бию һәм музыка фестиваленың (Дижон, Франция, 2003) Гран-при иясе.
  • Халыкара «Азия йөрәге» фестиваленың (Русия, 2007) Гран-при иясе.
  • Дөнья халыклары фестиваленың (Көньяк Корея, 2011) бронза медале[7] .
  • VI халыкара халык биюе фестивале (Азия-Тын океан регионы, 2012) дипломы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]