Смиловичи мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Смиловичи мәчете latin yazuında])
Смиловичи мәчете
Сурәт
Дәүләт  Белоруссия
Административ-территориаль берәмлек Смилавичы
Дата производства 1996
Страница на сайте Глобус Беларуси globustut.by/smilovichi/index.htm#mosque
Карта

Мәчет
Смиловичи мәчете
белар. Смілавіцкая мячэць
Ил Беларусия
штб Минск өлкәсе, Смиловичи
Координатлары 53.735026, 28.009615
Дин Ислам
Мәхәллә Беларусия Республикасының мөселман дини берләшмәсе
Смиловичи мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә булган мәчет
Нигезләнгән 1996
Төп даталар:
1996 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Смиловичи мәчете (белар. Смілавіцкая мячэць) ― Беларусиянең Минск өлкәсе Червень районы Смиловичи шәһәр бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Яңа бинасы 1996 елда ачылган.

2009 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Смиловичида 100 татар гаиләсе яшәве исәпкә алынган (бистә халкының 2,15 % ы).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIV―XVI гасырларда бүгенге Смиловичи читендә татарлар урнаша, Татар бистәсе барлыкка килә. Бер версия буенча, Смиловичи исеме Смил (Аллаһы барысын да ишетә) сүзеннән килеп чыккан. [1]

Татар җәмгыяте безнең көннәргә кадәр сакланган. Сугыштан соңгы чорда Смиловичида киез иләү сәнәгате барлыкка килүгә бәйле рәвештә, шулай ук Башкортстаннан чыккан кешеләр дә яши.

Смиловичи авылында (1963 елдан шәһәр бистәсе) беренче агач мәчет 1880-еллардан эшләгән. 1930 елда ул җимерелгән. [2]

1994 елда оешкан Беларусия мөселманнарының дини берләшмәсе ярдәме һәм танылган иҗтимагый һәм фәнни эшлекле, Беларусия мөселманнары мөфтиенең элеккеге урынбасары Ибраһим Канапацкий (1949―2005) тырышлыгы белән 1996 елда мәчетнең яңа кирпеч бинасы төзелгән. [3] Мәчеттә гыйбадәтләрне Смиловичида туган Ибраһим Канапацкий, гадәттә, үзе үткәргән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Мәчетнең эчке күренешләре. 2006 елның июле.

Ике катлы бина ак кирпечтән төзелгән, аның башында ярымай куелган гөмбәзманара тора. Мәчет диварларында гарәп телендә Коръәннән аятьләр язылган.[4]

Мәчеттә намазлар җомга көннәрендә генә үткәрелә. Кечкенә мәхәллә көн саен гыйбадәтләр үткәрү мөмкинлеген бирми. Мәчетнең имамы Руслан Абү Әхмәт бирегә 27 км ераклыктагы Минскидан килә (гадәти тормышта ул эшмәкәр, кечкенә азык-төлек кибете бар). [5]

Смиловичиның хәзерге татар җәмгыятендә йөздән артык гаилә исәпләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Таццяна Лазоўская. Роднаму краю часцінку душы прысвячаю // Звязда. — 2013. — 31 ліпеня (№ 140 (27505)). — С. 6.(белор.)
  2. Мечеть в Смиловичах
  3. Летняя школа историков: Смиловичи
  4. Некаторыя беларускія гарады і вёскі можна назваць сапраўднымі этнічнымі выспамі(белор.)
  5. Мінская вобласць стала другім домам для прадстаўнікоў многіх нацыянальнасцяў. Белтэлерадыёкампанія, 15.12.2013(белор.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]