Степанида Борисова
Степанида Борисова | |
Туганда бирелгән исеме: |
Степанида Ильинична Борисова |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: |
СССР, РСФСР, Якут АССР, Меге-Кангалас улусы[d], Нахара |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1974 ― х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Степанида Борисова, Степанида Ильинична Борисова (сах. Степанида Ильинична Борисова, 1950 елның 15 апреле, СССР, РСФСР, Якут АССР, Меге-Кангалас районы, Нахара) ― театр һәм кино актрисасы, җырчы, режиссер, П. А. Ойунский исемендәге Саха академия театры артисты (1974 елдан), Россия Федерациясенең (2006) һәм Саха Республикасының (2001) халык, Россия Федерациясенең атказанган (1993) артисты. Саха-Якутия Республикасының П. А. Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1988). Олонхо театрына нигез салучыларның берсе[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 елның 15 апрелендә Якут АССР Меге-Кангалас районы Нахара авылында туган.
1974 елда М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесының якут студиясен тәмамлаган[1].
1974 елдан Ойунский исемендәге Саха академия театрында[d] уйный[1]. 1980-еллардан башлап, саха милли тойук җырлау техникасын кулланып, театр спектакльләрендә җырлый башлый (аерым алганда, Бертольт Брехтның[d] «Сычуаньнан яхшы кеше» спектаклендә). 1990-еллардан фолк-җырчы буларак Европа, Америка һәм Азия илләре буенча гастрольләрдә йөри, Кытайда (1996), Берлинда (2002), Япониядә (2002) һәм Бөекбританиядә (2004) этно-музыка фестивальләрендә катнаша[1]. Шулай ук «Чолбон»[d] рок-төркеме составында чыгыш ясый.
2009 елда Мәскәүдә аның Ф. Павлов-Андриевич куелышында Хармс прозасы буенча «СтарухЫ» моноспектакленең премьерасы була.
«Тайна Чингис Хаана»[d] фильмында (2009, Россия―Монголия―АКШ) Чыңгызханның әнисе Оэлун[d] ролендә уйнаган.
2011 елдан ― Олонхо театры каршындагы актерлар студиясенең сәнгать җитәкчесе, берничә спектакль куйган[1].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Театрда рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Карчык («СтарухЫ» моноспектаклендә),
- Суосалдьыйа Толбонноох («Суосалдьыйа Толбонноох», И. Алексеев),
- Шагыйрь хатыны («Минем калдырган җырлар», Василий Протодьяконов),
- Марфа — «Абынган» (Анемподист Софронов),
- Кириск анасы («Минем яраткан зәңгәр ярым», Чыңгыз Айтматов),
- Пайпэткэ («Ханидуо һәм Халерхаа», Семён Курилов),
- Шень Дэ һәм Шой Да («Сычуаньнан яхшы кеше» Б. Брехт),
- Кутурган Куо («Бөек Кудангса», Платон Ойунский),
- Лагларыйа Даарыйа («Николай Дорогунов — адәм баласы», П. Ойунский),
- Асрау — («Явыз рух», Николай Неустроев),
- Кыыс Дэбилийэ (олонхо «Кыыс Дэбилийэ»),
- Оджулун («Чыңгызхан әмере буенча», Николай Лугинов),
- Бернарда Альба («Бернарда Альба йорты», Гарсиа Лорка[d]),
- Таня түтәй («Фәрештәләр еламый», Д. Привалов),
- Иэйэхсит ханым («Эллэй Боотур», Алтан Сарын),
- Айыысыт («Шаман йокысы», Алексей Кулаковский).
Кинода рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Охоноон» (реж. А. Васильев),
- «Сирдээх дьон» (реж. С. Ермолаев),
- «Тайна Чингис Хаана» (Оэлун, реж. Андрей Борисов).
Режиссерлык эшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Олох долгуннара» («Язмыш дулкыннары») спектакле
- Н. Абрамовның олонхо спектакле «Удаган кыргыттар» (Удаган кызлары) (2013)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Саха Республикасының П. А. Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе (1988)
- Россия Федерациясенең атказанган артисты (1993)
- Саха Республикасының халык артисты (2001)
- Россия Федерациясенең халык артисты (2006)[2]
- «Алтын битлек» премиясе номинанты (2003, 2007, 2010)[1]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире ― Андрей Саввич Борисов (1951 елгы), Олонхо театрына нигез салучы, режиссер. Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры (1990–2014).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Степанида Борисова. Саха Академический Театр им. П. А. Ойунского. 2015-09-20 тикшерелгән.(үле сылтама)
- Эмилия Алиева (2009-11-27). Женщина-космос. Газета «Якутск вечерний». әлеге чыганактан 2013-07-07 архивланды. 2013-06-12 тикшерелгән.
- Татьяна Ренкова (08.11.2011). Магические песни. Это я — Стеша. Казань24.ru. әлеге чыганактан 2015-09-30 архивланды. 2015-09-20 тикшерелгән.
- Степанида Борисова и Тригон на Фестивале Евро Радио в Кёльне.
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 15 апрель көнне туганнар
- 1950 елда туганнар
- Якутиядә туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Әлифба буенча актрисалар
- ССРБ актрисалары
- Русия актрисалары
- XX гасыр актрисалары
- XXI гасыр актрисалары
- Әлифба буенча җырчылар
- ССРБ җырчылары
- Россия җырчылары
- XX гасыр җырчылары
- XXI гасыр җырчылары
- Россия театр режиссёрлары
- Русиянең халык артистлары
- Русиянең атказанган артистлары
- Щепкин театр укуханәсен тәмамлаучылар
- П. А. Ойунский исемендәге премия лауреатлары
- Саха Республикасының халык артистлары
- Шәхесләр:П. А. Ойунский исемендәге академия театры