Су асты тавы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Су асты тавы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Су асты тавы, су асты таулары (рус. подводные горы, ингл. seamount) — су асты океаник тау сыртларының биек түбәсе (түбәләре), шулай ук океан казанлыгы төбеннән күтәрелеп торучы аерым тау (таулар). Чагыштырма биеклеге 500—1000 м га җитәргә мөмкин.

Су асты таулары картада зәңгәр төс белән күрсәтелгән

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Су асты тавының түбәсе конус яки гөмбәз формасында була ала. Зур таулар битләве, кагыйдә буларак, өскә таба бөгелә, аның авышлыгы (сөзәклеге) 14°тан сирәк артып китә. Кечкенәрәк тауларда әлеге күрсәткеч 35° була ала. Горизонталь кисемдә су асты тауларының формасы еш кына эллипска охшаган була: әлеге хәл лава агып чыга торган җимереклекнең формасы белән аңлатыла. Су асты тауларыннан алып менелгән тау токымы үрнәкләре, нигездә, микрокристаллик яки пыяласыман (лава агымыннан барлыкка килгән) океаник базальттан тора. Су асты тавының түбәсе һәм битләүләре диңгез явым-төшемнәре катламы белән капланган була.

Су асты таулары барлык дүрт океан бассейннарында очрый. 1970-еллар ахырына Тын океанда гына да картага 10 меңнән артык шундый объект төшерелгән. Һәр океанографик экспедиция яңа су асты тауларын таба, аларның дөньядагы гомуми саны 20 мең дип бәяләнә.

Мисаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек су асты таулары — актив су асты вулканнары. Моның мисалы — Һавай утрауларындагы Лоихи(ингл.) яки Мануа утраулары(ингл.) янындагы Ваилулуу(ингл.). Вулканик чыгышлы таулар күп очракта төркем тәшкил итә, яки океан өслеге белән капланган архипелаг булып тора. Моның классик мисалы — Һавай утраулары урнашкан Һавай тау сыртының дәвамы булган Император таулары — төньяк-көнбатышка таба мең чакрымнарга сузылган су асты тауларының озын чылбыры.

Су асты вулканы булган кайбер су асты таулары, Исландия ярларына якын урнашкан Суртсей(ингл.) утравы яки яки Сицилиядән көньяктагы Фердинандея(ингл.) утравы кебек, утрауга әйләнергә мөмкин. Вулканнан ясалмаган һәм аерым торучы таулар еш очрамый, боларына мисал — Кипрдан көньякка таба урнашкан Эратосфена(ингл.) тавы яки Португалия ярларыннан көнбатышка таба урнашкан Дага тавы.

Иң зур су асты тауларының берсе — Грейт-Метеор(ингл.)Төньяк Атлантикада урнашкан. Бу тау — гайот (аерым-аерым торган, яссы түбәле су (диңгез) асты тавы), ул әйләнә-тирә өслегеннән 4 км биеклеккә җитә һәм аның нигезенең диаметры — 110 км.

Җирдәге иң биек тау (диңгез өсте тигезлегеннән биеклеген түгел, ә нәкъ менә астан югарыга кадәр ераклыкны исәпләп) — Мауна-Кеа(ингл.), аның чагыштырма биеклеге (10 210 м га якын) су асты өлешеннән (6 км га якын) һәм диңгез өсте тигезлегеннән алып биеклегеннән (4205 м) килеп чыга.

Хәвеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Су асты көймәсе, су асты тавы белән бәрелешкәч. 2005

Су асты тауларының барысы да картага төшерелмәве сәбәпле, алар навигация өчен зур хәвеф-хәтәр чыганагы булып тора. Мәсәлән, 1973 елда Мюрфилд(ингл.) су асты тавына кораб бәрелә (тауга исем кораб исеменнән алып куелган). 2005 елда USS San Francisco (SSN-711)(ингл.) су асты көймәсе Гуам янында картага төшерелмәгән су асты тавына бәрелә, шуның нәтиҗәсендә чак кына батмый кала һәм бер диңгезчене югалта[1].

Актив вулкан булган су асты таулары хәрәкәткә килгән вакытта навигацияне кыенлаштыра. Су асты тавы җимерелгәндә, диңгез-океаннарда цунами барлыкка килергә мөмкин.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Seamount. Encyclopaedia Britannica(ингл.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Crew blamed for grounding US sub. BBC NEWS, 8 May, 2005(ингл.)