Эчтәлеккә күчү

Телләрнең Интернет челтәрендә кулланылышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Телләрнең Интернет челтәрендә кулланылышы latin yazuında])
Дөньядагы Интернет кулланучылары өлеше (илләрнең халык өлеше), 2009 ел мәгълүматы
Дөньядагы Интернет кулланучыларның абсолют саннары, 2007 ел мәгълүматы

Телләрнең Интернетта кулланылышы Интернетта кулланган телләр буенча халык саны мәгълүматын бирә.

Кулланылган телләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Интернеттагы иң күп веб-сәхифәләр - инглиз телендә. W3Techs уздырган фәнни тикшеренү күрсәткәнчә, 2011 елның декабрь аенда веб-сайтларның 56% өлешеннән күбрәк сәхифәләр инглизчә контент бирә. Интернетның сайтларының иң аздан 2% өлешендә башка кулланылган алдынгы телләр - алманча, урысча, японча, испанча, кытайча, французча, итальянча һәм португалча.

Соңгы 10 ел эчендә, Инглиз теленең Интернетта кулланылышы уртача 281% үсеп китте, шулай да бу башка телләрнең шул ук периодта күрсәткән үсештән күпкә артта кала[1]:

  • испанча (743%),
  • кытайча (1 277%),
  • русча (1 826%) яки
  • гарәпчә (2 501%).

Латин Берлеге белән FUNREDES уздырган роман телләренең Интернетта урынын өйрәнгән тикшеренү күрсәткәнчә, 2007 елның ноябрь аена, Интернеттагы веб-сәхифәләрендә кулланылган телләрнең өлеше[2]:

Тел буенча Интернет кулланучылары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбәндәге мәгълүматлар чыганагы - Интернет дөньясы статистика оешмасы (Internet World Stats).[3] Күрсәтелгән Интернетта тел кулланылышы юрамалары 2011 елның 31 май көне чыгарылган.

Тел буенча Интернет кулланучылары, май 2011[4]
Урын Тел Интернет кулланучылары %, барлык кулланучылардан
1 инглизчә 565 004 126 26,8
2 кытайча 509 965 013 24,2
3 испанча 164 968 742 7,8
4 японча 99 182 000 4,7
5 португалча 82 586 600 3,9
6 алманча 75 422 674 3,6
7 гарәпчә 65 365 400 3,3
8 французча 59 779 525 3,0
9 урысча 59 700 000 3,0
10 корейча 39 440 000 2,0

Веб-сайтларның контент телләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның 30 декабрь көнендә веб-сәхифәләренәдәге контенты нинди телләрдә булган өлеше буенча вебсайтларның исемлеге:[5]

Веб-сайтларның контент телләре, апрель 2013[6]
Веб-сайтларның контент телләре, 12 март 2014[7]
Тел%
инглизчә56.6%
алманча6.5%
урысча4.8%
японча4.7%
испанча4.6%
кытайча4.5%
французча3.9%
итальянча2.1%
португалча2.0%
полякча1.4%
гарәпчә1.3%
голландча1.1%
төрекчә1.1%
шведча0.7%
фарсыча0.7%
чехча0.5%
румынча0.4%
корейча0.3%
грекча0.3%
маҗарча0.3%
тайча0.3%
вьетнамча0.3%
даниячә0.3%
индонезиячә0.3%
финча0.2%
норвегиячә0.2%
болгарча0.2%
словакча0.2%
ивритчә0.1%
хорватча0.1%
литвача0.1%
сербча0.1%
каталанча0.1%
словенча0.1%
украинча0.1%
норвегиячә букмол0.1%

Башка телләр Интернетның 0.1% өлешеннән азрак веб-сайтларында кулланыла.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Rotaru, Alexandru. The foreign language internet is good for business. әлеге чыганактан 2014-07-02 архивланды. 21 June 2011 тикшерелгән.
  2. Limbile şi culturile pe Internet - Studiu 2007 (Languages and cultures on the Internet - 2007 study) (Romanian). Latin Union. әлеге чыганактан 2012-04-26 архивланды. 2011-02-02 тикшерелгән.
  3. Internet World Stats, archived from the original on 2012-04-26, retrieved 2012-04-09
  4. "Number of Internet Users by Language", Internet World Stats, Miniwatts Marketing Group, 31 May 2011, accessed 22 April 2012
  5. Usage of content languages for websites. W3Techs.com. 30 December 2011 тикшерелгән.
  6. Usage of content languages for websites. W3Techs.com. 26 April 2013 тикшерелгән.
  7. Usage of content languages for websites. W3Techs.com. 12 March 2014 тикшерелгән.