Эчтәлеккә күчү

Уба районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уба районы latin yazuında])
Уба районы
Герб
Байрак
Ил

Русия

Статус

Район

Өлкә

Новосибирск өлкәсе

Административ үзәк

Уба

Нигезләү датасы

1925

Район башлыгы

Конюк Олег Фёдор улы[1]

Халык саны  (2010)

16 297 кеше

Мәйдан

13 760 км²

0°0′0″N 0°0′0″E

Автомобиль номерлар коды

54, 154

ubinadm.nso.ru

Уба районы (рус. Убинский район) — Новосибирск өлкәсендә урнашкан административ берәмлек.

Административ үзәге — Уба авылы.

ЯкРайон яки регион
ТөньякТум өлкәсе (Бакчар районы)
Төньяк-көнбатышСеверное районы, Каен районы
Көньяк-көнбатышБараба районы, Здвинск районы
Көньяк-көнбатышДовольное районы, Каргат районы
Көньяк-көнбатышЧулым районы, Колыван районы

Сазлыклар район мәйданының 42% өлешне, урманнар һәм куаклыклар район мәйданының 31% өлешне биләп торалар. Район территориясендә Уба күле — зурлыгы буенча Новосибирск өлкәсенең икенче күле урнаша.

Уба районы 1925 елда Себер крае Бараба округы составында оештырыла.

1930 елданКөнбатыш Себер крае, 1937 елданНовосибирск өлкәсе составында.

1959[2]1970[3]1979[4]1989[5]2002[6]2010[7]
25 43429 81423 17421 10719 30016 297
Милләт2002[8]2010[9]
руслар90,1%91,4%
татарлар4,6%4,3%
алманнар2,1%1,6%

Татарлар районның 3 торак пунктында (Иптәшавыл, Яңа Качемка (Базиллар), Шушковский) күпчелекне тәшкил итәләр.

Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Уба авыл җирлеге
  2. Борисоглебка авыл җирлеге
  3. Владимировское авыл җирлеге
  4. Гандичево авыл җирлеге
  5. Ермолаевка авыл җирлеге
  6. Кожурла авыл җирлеге
  7. Колмаково авыл җирлеге
  8. Крещенское авыл җирлеге
  9. Круглоозёрное авыл җирлеге
  10. Кундран авыл җирлеге
  11. Невское авыл җирлеге
  12. Новодубровское авыл җирлеге
  13. Орловское авыл җирлеге
  14. Раисино авыл җирлеге
  15. Пешково авыл җирлеге
  16. Чёрный Мыс авыл җирлеге

Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.

Район аша М51 (ЧиләбеКурганПетропавелОмскНовосибирск) автоюлы һәм Себер аша тимер юл магистраленең «НовосибирскТатарск» өлеше бара.

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]