Укчы йолдызлыгы
Кавәс | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Sagittarius (иял. к.: Sagittarii) |
Кыскартма | Sgr |
Нигез | Укчы |
Туры калкулык | 17сәг 36мин тан 20сәг 20мин кача |
Авышлык | −45° 30′ тан −12° 2′ кача |
Мәйдан | 867 кв. градус (15 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары | |
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +45° тан −90° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — июнь–июль. | |
Укчы йолдызлыгы (гарәп. القوس әл-қәўәс — «җәя»[1]; бор. төрк. Ya (~җәя),[2] шулай ук Кавәс йолдызлыгы; лат. Sagittarius) — Җәди һәм Гакрәп йолдызлыклары арасындагы зодиак йолдызлыгы. Аның иң якты йолдызлары 2 нче дәрәҗә зурлыктагы йолдызлар булып ялтырыйлар. Бу йолдызлыкта кышкы кояш торгынлыгы ноктасы һәм безнең Галактиканың үзәге (30 000 яктылык елы ераклыгында) урнашкан.
Астеризмлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чәйнек астеризмы Укчы йолдызлыгының түбәндәге йолдызларыны эченә ала: ζ (Аскелла), φ, δ (Кавәс Мөтәвәссыйт) һәм ε (Кавәс Җәнүби) — чәйнек үзе, λ (Кавәс Шимали) — капкач, τ һәм σ (Нунки) — тотка һәм γ² (Әлнәсыл) — борын. Әлнәсыл йолдызы янындагы Киек каз юлы полосасы — кайнар су агымы.
Күренүчәнлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гадәттә, Кояш бу йолдызлыкта 18 декабрьдән 18 гыйнварга кадәр була. Йолдызлыкны февраль ахырыннан ноябрь башына кадәр күзәтеп була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары июнь–июль айларында була. Россиядә тулысынча көньяк өлкәләрендә күренә.
Тарих һәм исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Укчы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Кавәс — 1) җәя; 2) зодиак тамгасы буенча булган елның ноябрь ае (Стрелец). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 197.
- ↑ https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover
Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут |
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара |