Фәим Әхмәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәим Әхмәтҗанов latin yazuında])
Фәим Әхмәтҗанов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

баш. Фәим Ғәни улы Әхмәтйәнов
Фәим Гани улы Әхмәтҗанов

Туу датасы:

1 июль 1964(1964-07-01)

Туу җире:

СССР, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Ибрай

Үлем датасы:

29 март 2022(2022-03-29) (57 яшь)

Үлем җире:

РФ, БР, Белорет районы

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1991 – 2022

Бүләк һәм премияләр:

Башкортстанның атказанган артисты – 2004 Башкортстанның халык артисты - 2021

Фәим Әхмәтҗанов, Фәим Гани улы Әхмәтҗанов (баш. Фәим Ғәни улы Әхмәтйәнов, 1964 елның 1 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Ибрай2022 елның 29 марты, РФ, БР, Белорет районы) ― театр актеры, 1991-2022 елларда Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театры артисты, Башкортстанның атказанган (2004) һәм халык (2021) артисты. Стәрлетамак театрына нигез салучыларның берсе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елның 1 июлендә Ишембай районының Ибрай авылында туган. Исәкәй сигезьеллык, Макар урта мәктәпләрен тәмамлаган. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә. Хезмәт юлын Стәрлетамак шәһәрендә башлый. 1991 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак дәүләт театр берләшмәсенең башкорт театры актеры булып эшли башлый. Стәрлетамак театрына нигез салынганнан алып, 30 ел актёр булып эшләгән (2013 елдан – Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе составында Илшат Йомагулов исемендәге Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театры).[1]

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның 29 мартында, Әбҗәлил районына хатыны ягыннан туганын җирләргә дип кайтып барганда, Белорет районында (УфаИнҗәрБелорет автомобиль юлының 190нчы чакрымында) юл-транспорт һәлакәтендә үлә. [2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стәрлетамак башкорт театры сәхнәсендә уйнаган өч дистә ел эчендә артист шулкадәр ук санда рольләр башкара, иҗат биографиясендә – күп жанрларда (комедия, трагедия, драма) төрле образлар. Башкорт һәм татар классикасы, башкорт, татар һәм башка милләт драматургларының әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйнаган һәр роле ихлас башкарылган. [3]

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Хөснә Рәфыйк кызы, Әбҗәлил районыннан, укытучы булган (2022 елның 29 мартында юл һәлакәтендә үлгән), улы Аяз, кызы Азалия (җырчы-баянчы Айдар Юнысовның хатыны). [6]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]