Ысыах

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ысыах latin yazuında])
Ысыах
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Якутия
 Ысыах Викиҗыентыкта

Ысыа́х (Саха телендә: Ыhыах) — сахалар җәй бәйрәме. Айыы рухлары һәм табигать яңарышы хөрмәтенә язгы-җәйге бәйрәм булып тора, аның вакытында дога уку, мул итеп сыйлау һәм кымыз эчү, биюләр, бәйгеләр, ат чабышлары була.[1]

Бәйрәм итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саха ысыахы — Саха (Якутия)дә иң олы бәйрәм. Ысыах сүзен турыдан-туры «муллык» дип тәрҗемә итәргә була, ул Кояш Илаһлары культы, муллык дини культы белән бәйле. Ысыах традицион рәвшетә җәйге Кояш торуы — 21-енче июньдә бәйрәм ителә[2].

Шулай ук, соңгы вакытта ысыах улустан, ял көннәре графигы, җирле теләкләргә карап, һ.б. 10 июнь һәм 25 июнь арасында башкарыла башлаган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саха бәйрәменең элементлары төрки халыкларның: тувалыларның, алтайлыларның, татарларның, башкортларның һәм башка халыкларның җәйге бәйрәмнәре белән уртак хасиятләргә ия. Сахаларның мөгезле терлек тотучы халыкларга хас борынгы традиция сакланган — елны ике яртыга бүлү, ә ысыах үзе иске һәм яңа, үткән һәм киләчәк арасында үзенә хас чик булып тора.
Көнбатыш өйрәнүчеләрнең беренче шәһадәтләрен Себердән Кытайга XVII гасыр ахырында узган Нидерланд сәяхәтчесе И. Идесның көндәлек язмаларында очратырга була. Ул бу бәйрәмнең зур тантана белән бәйрәм ителүен билгеләп үткән: сахалар учаклар яга һәм бөтен бәйрәм дәвамында аларны тәэмин итеп тора.
Җәйнең башын һәм табигатьнең уянуын чагылдыручы бәйрәм вакытында биредә алдан килүче бабаларны һәм аларның йолаларын искә алырга кабул ителгән. Этнограф Екатерина Романова раслаганчаа сахалар өчен мондый бәйрәм күңел ачу өчен сәбәп кенә түгел. «Якутиядә кыш бик озын, — дип әйтә ул. — Һәм бөтен ыру белән очрашырга бердәнбер мөмкинчелек — ул монда».

Осуохай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кешеләрнең гомуми берлеген тормыш әйләнәсенең символы булган осуохай әйлән-бәйләне булып тора. Аның вакытында биючеләр Кояш хәрәкәте юнәлеше буенча әкрен темпта әйләнеп вакытта һәм пространствода әйләнеш ясаган кебек булалар һәм яктыртычка кешегә бүләк ителгән яктылык һәм җылылык өчен рәхмәтләрен укыйлар. Әйлән-бәйләндә җитәкче (осуохайдьыт) бар, аның вазифаларына әйләнә-тирәли чынбарлыкка багышланган һәм тирәли булганга мактаулар бирә торган җырларны башкару керә. Бу бию иртәгә кадәр дәвам иткән, кайвакыт зур ырулар иногда большие роды устраивали осуохайны өч көн һәм өч төн дәвамында оештырган. Әлбәттә, катнашучылар үзгәрә, әйләнәгә кергән һәрберсе бөтен елга энергия белән корыла дип санала. Бәйрәмнең кульминациясе булып бия сөтеннән әзерләнгән традицион эчемлек — кымыз белән утны, үләнне һәм агачларны бөркү тора. Ритуал Галәмнең һәм кешенең тууның символы булып тора.

Үткәрү урыннары һәм үзәкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Саха (Якутия) Республиксының барлык торак пунктларында, махсус билгеләнгән урыннарында үткәрелә. Илнең башка шәһәрләрендә һәм аннан тыш, саха диаспорасы булган урыннарда.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сост. Н. А. Алексеев, Н. В. Емельянов, В. Т. Петров. Предания, легенды и мифы саха (якутов). — Новосибирск: Сибирская издательская фирма РАН, 1995. — ISBN 5-02-030901-X. (c. 382)
  2. ЯСИА. Якутяне будут отдыхать в День национального праздника Ысыах | ЯСИА - Новости Якутска и Якутии. ysia.ru. 2017-06-14 тикшерелгән.(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Людям о людях. Лица Якутии. Республиканская газета, № 1, 23 июня 2007 г.