Әнвәр Галимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнвәр Галимов latin yazuında])
Әнвәр Галимов
Туган телдә исем Әнвәр Фәйзрахман улы Галимов
Туган 30 ноябрь 1949(1949-11-30)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Иске Камка
Үлгән 26 октябрь 2021(2021-10-26) (71 яшь)
РФ, ТР, Әлки районы, Базарлы Матак
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, спортчы (гер күтәрү төре), тренер
Җефет Флера
Балалар уллары Айтуган, Рөстәм, Руслан
Бүләк һәм премияләре РСФСР спорт мастеры
авыр атлетика буенча Россия чемпионы
авыр атлетика буенча Татарстан чемпионы
Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы
Россиянең халык мәгарифе отличнигы

Әнвәр Галимов, Әнвәр Фәйзрахман улы Галимов (1949 елның 30 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Иске Камка2021 елның 26 октябре, РФ, ТР, Әлки районы, Базарлы Матак) ― укытучы, спортчы (авыр атлетика, гер күтәрү[d]), тренер, РСФСР спорт мастеры, авыр атлетика буенча Россия һәм Татарстан чемпионы. Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы (2017). Россиянең халык мәгарифе отличнигы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.

1949 елда Татарстан АССР Әлки районы Иске Камка авылында туып үскән. Туган авылында 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Алпар урта мәктәбенә укырга йөри башлый. Чаңгы ярышларында катнаша. Укытучысы Наил Гатин аңа спорт буенча китәргә киңәш биргән. Иске Алпарда 10нчы сыйныфны, аннары Әлмәттә физкультура техникумын тәмамлаган. Милли көрәш буенча техникум чемпионы, чаңгы спорты буенча «спорт мастерына кандидат» нормативын үтәгән. Хәрби хезмәткә алынган[1].

Армиядән кайткач, Иске Алпар урта белем бирү мәктәбендә эшли башлаган, 1972―1982 елларда физкультура укытучысы булган. Сабантуйларда, бәйрәмнәрдә штанга, гер күтәрә. Район Сабантуйларында гер күтәрү буенча 10 елдан артык чемпион булган. 1972 елда Иске Камка Сабан туенда 2 потлы герне, бер тапкыр да җиргә төшермичә, 201 тапкыр һавага күтәрә. Үз үрнәге белән мәктәп укучыларын, авыл яшьләрен спортка, сәламәт яшәү рәвешен[d] алып барырга җәлеп иткән [1].

Аның җитәкчелегендә спортта беренче адымнарын ясаган яшьләрнең республика күләмендә исемнәре таныла:

  • Рәшит Сәмигуллин РСФСР беренчелегенә үткәрелгән чемпионатта җиңә, Әлки районында 3 ел рәттән Сабантуйның абсолют батыры була.
  • Рәис Гатин республика күләмендә үткәрелгән биатлончылар ярышында призлы урыннар ала
  • Рәис Сәлахов бокс ярышларында призлы урыннар яулый.
  • гер спорты буенча дөнья чемпионы Газинур Фәттахов[2] һ.б. ярышлардан җиңү яуламыйча кайтмый[1].

Базарлы Матакка күченеп, Әлки районы физик культура һәм спорт комитетында эшләгән, аннан соң 95нче Базарлы Матак һөнәри училищесында (2007 елдан Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалы [3]) укыткан. Укытудан тыш, көрәш, самбо, волейбол, баскетбол, футбол, бокс, җиңел атлетика, чаңгы секцияләрендә балалар белән шөгыльләнгән[1].

«Алина» универсаль спорт залында өстәл теннисы тренеры булып эшләгән [4]. Өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлек мәктәбе җитәкчесе булган[5].

2021 елның 26 октябрендә 72нче яшендә вафат булган. Туган авылы Иске Камка авылы зиратында җирләнгән[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСР спорт мастеры
  • авыр атлетика буенча Россия чемпионы
  • авыр атлетика буенча Татарстан чемпионы
  • Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы (2017) ― күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен [6]
  • Россиянең халык мәгарифе отличнигы

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Флера, укытучы, 1974 елда өйләнешкәннәр. Уллары Айтуган, Рөстәм, Руслан; оныклары[1].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Зилә Мөбәрәкшина. Россия һәм Татарстан чемпионы Әнвәр Галимовның якты истәлегенә: «Күз дә тигәндер, дим...» Интертат, 22.08.2023
  2. Люция Низамиева. Өч ай дәвамында 15әр тонна тимер чөйдем. «Әлки хәбәрләре», 22.02.2018
  3. ГАПОУ «Алексеевский аграрный колледж».(үле сылтама) Об учреждении
  4. Люция Низамиева. В движении ― жизнь. «Алькеевские вести», 21.12.2011
  5. Занятие в школе здоровья. Местное отделение Союза пенсионеров России в Алькеевском районе РТ(рус.)
  6. Люция Низамиева. Алькеевский район: ветеран спорта Анвар Галимов награжден знаком «Отличник физической культуры и спорта Республики Татарстан». «Алькеевские вести», 15.09.2017
  7. Команда Базарно-Матакской СОШ заняла 1 место. МБОУ «Базарно-Матакская СОШ» ВКонтакте
  8. Алькеевский район: пройдут соревнования памяти Анвара Галимова. Селдон Новости. 7.01.2022(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]