Әнвәр Гәрәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнвәр Гәрәев latin yazuında])
Әнвәр Гәрәев
Туган телдә исем Әнвәр Зәкиҗан улы Гәрәев
Туган 10 гыйнвар 1910(1910-01-10)
РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Нөркәй волосте, Чураш
Үлгән 2 май 1974(1974-05-02) (64 яшь)
СССР, Кыргызстан ССР, Фрунзе
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре ботаник, галим
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены

Әнвәр Гәрәев, Әнвәр Зәкиҗан улы Гәрәев (1910 елның 10 гыйнвары, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Нөркәй волосте, Чураш1974 елның 2 мае, СССР, Кыргызстан ССР, Фрунзе) – биология, физиология һәм җиләк-җимеш үсемлекләре селекциясе өлкәсендә танылган галим, биология фәннәре докторы (1957), профессор (1959), Кыргызстан ССР ФА әгъза-корреспонденты (1964).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елның 10 гыйнварында Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волосте (Татарстанның хәзерге Сарман районы) Чураш авылында укытучы-мөгаллим гаиләсендә туган[1]. Әтисе – авыл мәктәпләренә география, тарих, математика укытуның заманча ысулларын керткән Татарстанда танылган мәгърифәтче, «Су астында» фәнни-фантастик повесте һәм «Төрмә турында хатирәләр» авторы буларак билгеле[1].

Хезмәт юлын Кырымда, «Массандра» совхозында эшче булып башлый. 1936 елда Краснодар авыл хуҗалыгы институтын (1991 елдан Кубань аграр университеты (ru)) тәмамлаган.

1936-1947 елларда Кыргызстан ССРның Республика җиләк-җимеш тәҗрибә станциясендә эшли: башта фәнни хезмәткәр, аннан директор.

1946 елда Кыргызстан ССР Фәннәр академиясенең Ботаника бакчасы директоры итеп билгеләнә. 25 елдан артык бер үк вакытта җиләк-җимеш үсемлекләре биологиясе лабораториясен һәм бакча коллективын җитәкли. Аның җитәкчелегендә ботаника бакчасының фәнни көчләре берләштерелә һәм Кыргызстан республикасы өчен зур әһәмияткә ия булган үсемлекләрне интрукцияләү һәм акклиматизацияләү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелә. Бу ботаника бакчасына 1964 елда мөстәкыйль фәнни-тикшеренү учреждениесе булып бүленеп чыгарга мөмкинлек бирә. Кыска гына вакыт эчендә Ботаника бакчасында 5500 төрдән артык төрле сортлы агач, куак, декоратив-чәчәк һәм үлән үсемлекләре коллекциясе булдырыла. Ә. З. Гәрәев 7 меңнән артык формадан торган алма, груша, слива, шәфталу (персик), абрикос гибридлары фондын булдырган. Әлеге фондтан 14 алма сорты дәүләт сынавына тапшырылган; кышлыкка чыдам, югары сыйфатлы һәм уңыш бирүче 5 сорт Кыргызстанда районлаштырылган: Кышкы Кыргыз (Зимнее Киргизское), Рәшидә, Көзге Гәрәев сорты (Осеннее Гараева), Пальмира, Аламединское. Сливаның 14 сорты дәүләт сорт сынавына тапшырылган; кышлыкка чыдам 4 сорты районлаштырылган: Киргизская превосходная, Уркуя, Жибек, Кыял, Тулпар[2].

Ә .З. Гәрәев тарафыннан Кыргызстан бакчачылыгы һәм республиканың 15 җиләк-җимеш туфрак-климат зоналарына территориаль бүленеше буенча зур тикшеренүләр үткәрелгән. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча 100 дән артык фәнни эш бастырып чыгарган, алар арасында 4 монография, 3 рекомендация бар.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мичуринские сорта плодовых растений в Киргизии. Москва, Изд. АН СССР, 1951.
  • Основные вопросы агротехники и сортовой состав плодовых культур в Киргизии (в соавторстве). Фрунзе, Изд. МСХ Кирг. СССР, 1952.
  • Агротехнические рекомендации по плодово- ягодным культурам и винограду для Киргизской ССР. Фрунзе, 1959.
  • Плодовые культуры Кыргызстана. Фрунзе, Киргосиздат, 1959.
  • Особенности образования цветочных почек у яблони. Фрунзе, «Илим», 1970.page,1,2,3780-istoricheskie-lichnosti-gareev-enver-zakizyanovich.html

Ә. З. Гәрәев тарафыннан фәнни мәктәпкә нигез салына, аның төп фәнни юнәлешләре ― Кыргызстанда җиләк-җимеш үсемлекләре интродукциясе һәм селекциясе, биологиясе, начар мохит шартларына бирешми торган югары сыйфатлы, уңыш бирүчән җиләк-җимеш үсемлекләренең яңа сортларын булдыру, аларның экологик-физиологик, биохимия, цитогенетик үзенчәлекләрен өйрәнү. Ә. З. Гәрәев 9 фән кандидаты әзерләгән. Аның фәнни-оештыру эшенең юнәлешләрен КР Милли фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты биология фәннәре докторы В. П. Криворучко, биология фәннәре кандидаты өлкән фәнни хезмәткәр И. В. Солдатов, биология фәннәре кандидаты Т. Жапарбаев һ. б. дәвам иткән һәм үстергән.

1947 елда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, 1957 елда биология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләр яклаган. 1959 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә, 1964 елда Кыргызстан ССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

1974 елның 2 маенда каты авырудан соң вафат була. Кабере Бишкәк зиратында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хөрмәт Билгесе ордены
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале
  • ике тапкыр Кыргызстан ССР Югары Советының Мактау грамотасы
  • «Авыл хуҗалыгы отличнигы» мактау билгесе һ. б.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996 – Биология фәненә, ботаника бакчасын төзүгә һәм үстерүгә, фәнни кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертүен исәпкә алып, Кыргызстан милли Фәннәр Академиясе президиумы Ботаника бакчасына Ә. З. Гәрәев исемен бирү турында Карар кабул итә.
  • 2022 – Бишкәктә Ботаника бакчасында биология фәннәре докторы, профессор, Кыргызстан ССР Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Гәрәев Әнвәр Зәкиҗан улына багышланган Истәлек стеласы ачыла (стеланың авторы Йосыф Таһиров, сынчы Алмаз Кожегулов)[3]. Ачу тантанасында Кыргыстан милли Фәннәр Академиясе президенты Морат Джуматаев, Кыргызстан хөкүмәте рәисе урынбасары Эдиль Байсалов, Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Бишкәк вице-мэры Виктория Мозгачева, Ә. З. Гәрәев исемендәге Ботаника бакчасы директоры Гулайым Донбаева, «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова һ. б. катнашкан[4][5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]