Руслан Нуретдинов (1991)
(Ruslan Nuretdinov битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Руслан Нуретдинов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Руслан Шамил улы Нуретдинов |
Туган | 24 ноябрь 1991 (27 яшь) Әндиҗан, Үзбәкстан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Үзбәкстан |
Һөнәре | спортчы (авыр атлет) |
Бүләк һәм мөкәфәтләре | Олимпия чемпионы |
Руслан Шамил улы Нуретдинов — татар милләтеннән булган Үзбәкстан авыр атлеты. 105 кг кадәрге авырлык категориясендә чыгыш ясый. XXXI Җәйге Олимпия уеннары (Рио-де-Жанейро, 2016) чемпионы.
2013 ел Дөнья чемпионы, Азия ике тапкыр чемпионы, 2013 ел Казан Җәйге Универсиадасы чемпионы.
2014 елда Алматы шәһәрендә узган Дөнья чемпионатында этеп күтәрүдә дөнья рекордын (239 кг) яңарта.
Рио-де-Жанейро Олимпиадасында 431 кг гомум авырлыгын күтәрә (ыргым - 194 кг, этеп күтәрү - 237 кг), шулай итеп этеп күтәрүдә яңа Олимпия рекордын куя.
Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов фәрманы белән «Үзбәкстан горурлыгы» «үзб. Ўзбекистон ифтихори» мактаулы исеме бирелгән[1].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![]() |
Бу спортчы яки тренер турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, ![]() |