Мостай Кәрим: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мостай Кәрим latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
MystBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот кушты: it:Mustáj Karím
Юл номеры - 48: Юл номеры - 48:
[[Төркем:Башкорт драматурглары]]
[[Төркем:Башкорт драматурглары]]
[[Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре]]
[[Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре]]

[[az:Mustay Kərim]]
[[az:Mustay Kərim]]
[[ba:Мостай Кәрим]]
[[ba:Мостай Кәрим]]
[[cv:Карим Мустай]]
[[cv:Карим Мустай]]
[[it:Mustáj Karím]]
[[ro:Mustai Karim]]
[[ro:Mustai Karim]]
[[ru:Мустай Карим]]
[[ru:Мустай Карим]]

18 гый 2012, 13:26 юрамасы

Мостай Кәрим
Файл:Mostay Karim.jpg
Туган телдә исем Мостафа Сафа улы Кәримов
Туган 20 октябрь 1919(1919-10-20)
Уфа губернасы, Кара Якуп волосте, Келәш авылы
Үлгән 25 сентябрь 2005(2005-09-25) (85 яшь)
Башкортстан, Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты[1]
Милләт башкорт
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре шагыйрь, язучы, драматург
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

 Мостай Кәрим Викиҗыентыкта

Мостай Кәрим (20 октябрь, 1919 ел, Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы - 21 сентябрь, 2005 ел, Башкортстан, Уфа) - башкорт язучысы, шагыйре һәм драматургы. Башкортстанның халык шагыйре.

Тормыш юлы

1919 елның 20 октябрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районының Келәш исемле татар авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә башлыгы һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта мина ярчыгы күкрәгенә тиеп, чак кына йөрәгенә барып җитми.

Госпитальдә ятып дәваланып чыккач, яңадан фронтка китә. Җиңү көненә кадәр фронт гәзитләрендә хәбәрче булып эшли. Сугыштан кайткач ижади һәм ижтимагый эшкә бирелә.

1930 елларда ук яза башлый: 1938 елда «Отряд кузгалды» (башк. телендә) дигән беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» (башк. телендә) дигән шигырь китабы чыга. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә.

Иң билгеле әсәрләре:
Шигърият җыентыклары: «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар». Повестьләре: «Безнең өйнең яме», «Өстаган», «Озын-озак балачак». «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә», «Ташлама утны, Прометей!» кебек драматик әсәрләре зур уңыш белән татар сәхнәсендә куела.

Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.

2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була.[2]. Уфаның мөселман (татар) зиратында җирләнгән.

Сылтамалар

Чыганаклар

Башкорт Википедиясе