Надежда Крупская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Надежда Крупская latin yazuında])
Надежда Крупская
Туган телдә исем Наде́жда Константи́н кызы Кру́пская
Туган 26 февраль 1869(1869-02-26)
Санкт-Петербург
Үлгән 27 февраль 1939(1939-02-27) (70 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ ССРБ
Әлма-матер Бестужев курслары[d]
Һөнәре математик, механик.
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе
Җефет Владимир Ленин
Ата-ана
  • Константин Игнатьев улы Крупский (әти)
  • Елизавета Василий кызы Тистрова (әни)
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]

 Надежда Крупская Викиҗыентыкта

Наде́жда Константи́н кызы Кру́пская, (1869 елның 14 (26) феврале, Санкт-Петербург, Россия империясе1939 елның 27 феврале, Мәскәү, РСФСР, ССРБ) — Россия инкыйлабчисы, совет дәүләт, фирка, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе, совет мәгарифенең оештыручысы һәм баш идеологы, Владимир Ильич Ленинның хатыны.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабга кадәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Надежда Крупская 1890 елда

Надежда Константин кызы Крупская Санкт-Петербургта, 1869 елның 14 (26) февралендә туган. 1887 елда шәхси хатын-кызлар гимназиясен алтын медаль белән тәмамлый.

1889 елда Крупская Петербургта Бестужев курсларына укырга керә (1887-1888 елларда курсларга җыю үткәрелмәгән). Ул вакытта бу хатын-кыз югары белем ала алган Россия империясендә бердәнбер урын иде. Курсларда Н.К. Крупская бер ел укыган.

1890 елдан марксистлар түгәрәкләрендә катнаша.

1891-1896 елларда өлкәннәр өчен якшәмбе мәктәбендә бушлай укыткан.

1894 елда В.И. Ленин белән таныша.

1895 елда РСДЭФның беренче съездын оештыруда катнашты.

Крупская турындагы белешмә (Россиянең сәяси тарихы музее)

1896 елда кулга алынган, 1898 елда Өфегә сөргенгә хөкем ителгән. Ленин белән бергә Шушенское авылында (Енисей губернасы) сөргенны вакыты үткәрүргә рөхсәт ала. 1898 елда Ленинга кияүгә чыга. Крупская үзенең беренче тикшеренүен «Хатын-кыз эшчесе» (1899) сөргендә язды. Иренең сөргенлеге беткәч, ул сөргеннең калган өлешен (1900-1901) Өфедә үткәрде.

1901 елда Германиягә күчеп китә, «Искра» газетасының сәркәтипе була. Лондонда РСДЭФ съездын әзерләүдә һәм уздыруда катнашты. Большевиклар партиясенә нигез салучыларның берсе булды.

1905 елда Ленин белән бергә Россиягә кайта, ҮК сәркәтипе була. 1905-1907 елларда Россиядә инкыйлабы җиңелгәч, ул икенче эмиграциягә китә. Эмиграциядә партия эше һәм публицистика белән шөгыльләнгән, «Работница» журналына нигез салучыларның берсе булган. 1915 елда ул «Халык мәгарифе һәм демократия» дип аталган педагогика буенча теоретик әсәр язды. 1917 елның апрелендә Ленин белән бергә Россиягә кайта. Октябрь инкыйлабысен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.[2]

Инкыйлабдан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленин һәм Крупская 1918 елның маенда

Революциядән соң гомуми белем бирү системасын оештыруда катнашты. Балалар бакчалары һәм уен мәйданчыклары челтәрен булдыру кирәклегенә инанган.[3] Бик күп халык китапханәләре оештыру инициаторы булды.

1919 елда, Ватандашлар сугышы кызган чакта, фронтка якын Идел буенда һәм Чулман буенда агитация эшләре алып бара.[4]

1925 елда Сул оппозициясен хуплады. Әмма 1927 елда оппозиция әгъзаларын партия күпчелегенә кушылырга чакырды. Крупская репрессияләнгәннәрнең күбесен азат итүне сорады, ләкин күбесенчә нәтиҗәсез.

1930 нчы елларда Крупская административ-команд системасы урнаштыруга, «халык дошманнары» балаларын эзәрлекләүгә каршы чыкты, ләкин ул Наркомпрос эшеннән читләштерелде диярлек һәм китапханә эше мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлады.

1938 елда мәктәпләрдә уздарулычы милли сәясәт чаралардан хәвеф белән Сталинга мөрәҗәгать итте.

«Кадерле Иосиф Виссарионович, гадәтемчә, мине борчыган мәсьәлә турында язам.

Без рус телен бөтен СССРда мәҗбүри укытуны кертәбез. Бу яхшы. Бу халыклар дуслыгын тирәнәйтергә ярдәм итәчәк. Ләкин мин бу укытуны ничек үткәрүебез турында бик борчылам. Кайвакыт миңа бөек-держава шовинизмы кечкенә мөгезләрен күрсәтә башлый кебек. Мәсәлән, мин беренче елда язу һәм уку укытуны ана телендә генә түгел, ә рус телендә дә укытуны зарарлы дип саныйм, барлык халыклар өчен бердәм әлифба кертүне зарарлы дип саныйм... Балалар арасында «жид» дигән мыскыллаучы сүз барлыкка килде, сабый: «Бабай, мин латыш буласым килми», — дип әйтә. Дөрес, әлегә бу аерым очраклар гына, шулай да билгеле саклык кирәк.»[5]

Күп кенә иске большевиклардан аермалы буларак, Надежда Константиновна Зур террордан котылып калган. Ул 1939 елның 27 февралендә, үзенең 70 еллыгыннан соң икенче көнне вафат булды.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә Надежда Крупскаягә һәйкәле.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Крупский // Советская историческая энциклопедия : в 16 т. / под ред. Е. М. Жукова. — М. : Советская энциклопедия, 1965. — Т. 8 : Кошала — Мальта. — Стб. 192—193.
  2. Крупская Надежда Константиновна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Надежда Крупская. Яркая красота, нерядовой ум и «лазилки» детских площадок.
  4. Хазиев Р.Р. Н.К.Крупская на Бондюжской земле//Менделеевские новости.
  5. Русча: «Дорогой Иосиф Виссарионович, по обыкновению пишу Вам о волнующем меня вопросе. Мы вводим обязательное обучение русскому языку во всём СССР. Это хорошо. Это поможет углублению дружбы народов. Но меня очень беспокоит, как мы это обучение будем проводить. Мне сдается иногда, что начинает показывать немного рожки великодержавный шовинизм. Например, я считаю вредным введение преподавания письма и чтения на первом году обучения не только на материнском, но и на русском языке, считаю вредным введение единого букваря для всех народностей, букваря, переведенного с русского… Среди ребят появилось ругательное слово «жид», малышка говорит: «Дедушка, я не хочу быть латышкой». Правда, пока это отдельные случаи, но всё же нужна известная осторожность» Чыганак: «Н.К. Крупская — И.В. Сталину о росте шовинистических настроений среди школьников»//Фонд А. Н. Яковлева.
  6. Schmadel, Lutz D. (2003). Dictionary of Minor Planet Names (5th ed.). New York: Springer Verlag. p. 168. ISBN 3-540-00238-3.
  7. Winners of the Mohammad Reza Pahlavi Priza and the Nadezhda K. Krupskaya Prize, UNESCO