Эчтәлеккә күчү

Табигать

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Табигать latin yazuında])
Табигать
Сурәт
Кайда өйрәнелә табигать тарихы[d], табигый фәннәр[d], табигать белеме[d] һәм фән
Һәштәге nature, Natur, natural һәм природа
Моның каршысы гайре табигый[d]
 Табигать Викиҗыентыкта
Табигать

Табигать (гарәп. طبيعة‎, бор. тк. toġmaq (~тумак)[1]) — киң мәгънәдә матди дөньяны, физик дөньяны аңлатучы төшенчә. Ул үз эченә субатомик дәрәҗәдәге кечкенәләрдән алып космик җисемнәр зурлыгындагы объектларны кертә. Табигать фән тарафыннан төп эзләнү объекты буларак каралып үтә.

Тере булмаган табигать

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матдә һәм кырлар тере булмаган материяне тәшкил итә. Галәмдәге матдә төрле дәрәҗәдәге системалар буларак оешкан: элементар кисәкчәләр, атомнар, молекулалар, макроҗисемнәр, күк җисемнәре, йолдызлар, галактикалар. Матдә берничә агрегат хәлендә була ала: газ, сыекча, каты халәт һәм плазма.

Тере булган табигать

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп мәкалә: Тереклек

Тере табигать — организмнар җыелмасы. Тере табигать гадәттә сигез патшалыкка бүленә: вируслар, протистлар, архейлар, хромистлар, бактерияләр, гөмбәләр, үсемлекләр һәм хайваннар.

Тере табигать биосфераны тәшкил итүче экосистемалар буларак оеша.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар: