Уразавыл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уразавыл latin yazuında])
Уразавыл
Дәүләт  Россия[1][2]
Нәрсәнең башкаласы Уразавыл авыл шурасы[d][1] һәм Кызыл Октябрь районы[1]
Административ-территориаль берәмлек Уразавыл авыл шурасы[d][1]
Почта индексы 607530
Җирле телефон коды 83194
Карта

Уразавыл (рус. Уразовка) – Кызыл Октябрь районының административ үзәге, татар авылы. Пара елгасы буендагы авыл.

Яшәүчеләр саны — 2200, йортлар саны 1031. Кыш көне 1800 кеше яши, ачык йортлар саны - 850.[3] Бер-берсенә терәлеп торган Атяравыл, Актук, Кызылъяр, Куйсуы, Кадымавыл һәм Кызьмавыллар белән бергә үзенчәлекле төркем тәшкил итә. Совет чорыннан башлап Уразавыл – Түбән Новгород татарлары үзәге. Бүген монда тагын урыслар һәм мордвалар да яши.

Уразавылда һөнәри училище, Лукоян педагогик колледжының Кызыл Октябрь филиалы эшли.

Уразавыл татарлары дини һәм милли бәйрәмнәрне авыл клубында үткәрә. Бирегә Казан артистлары да гастрольләр белән еш килә.

2016 елның 16 июлендә туган яклары — Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле ачылды[4].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]