Урыссу ГРЭСы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урыссу ГРЭСы latin yazuında])
Урыссу ГРЭСы
Сәнәгать тармагы электр энергетикасы
Нигезләнгән 1944 ел
Ябылган 2017 ел
Штаб-фатир 423950, ТР Ютазы районы, Урыссу Урыссу ур., 67нче йорт
Төп затлар
Е.Ю. Киселев, хуҗа
Э.Ф. Шакиров, гендиректор
В.И. Петров, башкарма директор
Продукциясе
электр энергиясе
Керем 2 873 735 мең сум (2014)
Чиста керем
63 800 мең сум (2014)
Хезмәткәрләр саны
400 (2007) → 160 (2017)
Сайт http://www.urgres.ru/

Урыссу ГРЭСы, «Урыссу ГРЭСы» ябык акционерлык җәмгыяте (рус. ЗАО «ТГК Уруссинская ГРЭС») — Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Ютазы районы Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә (1947 елдан шәһәр тибындагы бистә) Ык елгасында 1944-2016 елларда эшләгән җылылык электр станциясе. 2017 елның 1 маенда ябылган.

Урыссу ГРЭСы күренеше

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елда, Бөек Ватан сугышы барган көннәрдә, Туймазы тирәсендә «Девон» яткылыгында нефть чыгаруны тизләтү өчен җылылык электростанциясе төзү бурычы куела. Көнчыгыш төбәкләр нефть сәнәгате министрлыгы (рус. Главостокнефть) ГРЭСны проектлауга Гипроэнергонефть, Гипроспецнефть һәм Энергопроектнефть институтларын җәлеп итә. ГРЭС өчен Ык елгасы белән Бөгелмә-Уфа тимер юлы кисешкән урын сайлап алына. Украинадан эвакуацияләнгән Власов ГРЭСы җиһазлары сүтеп алынып файдаланыла.

1943 елның мартында «Туймазыэлектроток» дәүләт төзелеш кантуры (дирекциясе) оештырыла. кантур идарәчесе итеп Н.Т. Черкасов билгеләнә. 1943 елның 10 апрелендә төзелеш башлана. Төзелештә хезмәт армиясенә чакырылганнар, хәрби әсирләр, тоткыннар, махсус күчерелгәннәр эшләтелә. 1944 елның җәендә төзелешне тизләтү өчен «Томсон» фирмасының 5 МВт куәтле энергопоезды килә. 1944 елның көзенә станциянең беренче чираты әзер була. ГРЭСта эшләүче персонал җиде сыйныф бетергән хатын-кызлардан туплана.

1944 елның ноябрендә беренче турбоагрегаты, 1945 елның декабрендә икенче агрегат файдалануга тапшырыла. 1950 елда Урыссу ГРЭСының ике чираты файдалануга тапшырылгач, «Туймазыэлектроток» «Урыссу энергокомбинаты» (УЭК) итеп үзгәртелә һәм ССРБ электр станцияләре министрлыгына тапшырыла. УЭК (Урыссу ГРЭСының) беренче директоры — И.В. Мишин.

1958 елның 22 июленнән ССРБ Бердәм энергосистемасына кушыла.

1957 елда 6нчы чираты сафка басканнан соң, ГРЭСның куәтен арттыру күздә тотылмый. Нефтькә бай «Ромашкино» яткылыгы ачылгач, республиканың энергиягә булган ихтыяҗларын Зәйдәге ГРЭС, Түбән Кама, Яр Чаллыдагы ТЭЦлар кебек яңа буын станцияләр канәгатьләндерә башлый.

Проект куәте 214 МВт итеп исәпләнгән булган. 1996 елда, турбина сүтелгәч, проект куәте 161 МВт булып калган[1].

Еллык электр энергиясе җитештерү күләме — 512, 7 млн КВт.сәг. булган. Файдалануга тапшырылганнан бирле ГРЭСта 54.1 млрд КВт.сәг. электр энергиясе җитештерелгән.

Ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда «Татэнерго» составыннан чыгарыла, ТР «Генерирующая компания» ААҖ (җитәкчесе Илшат Фәрдиев) үзенең филиалы булган ГРЭСны шәхси кулларга (Mountside Estate Corp, Британ Виргин утрауларындагы офшор компаниясе һ.б.) сата [2].

2016 елның 6 июненнән юкка чыгаруга дучар ителә[3]..

2017 елның 1 маенда ГРЭС эшчәнлеген туктата[4].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]