Шура (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(«Шура» журналы битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шура
Tөр

журнал


Нәшер итүче

Закир Рәмиев, Шакир Рәмиев

Баш мөхәрир

Ризаэддин Фәхреддин

Нигезләнде

1908

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1918 елның гыйнвары

Төп офис

Оренбург

Шура (Киңәш) — Оренбургта 1908 елның 10 гыйнварыннан 1918 елның гыйнварына кадәр чыккан әдәби, гыйльми, тарихи татар журналы. «Вакыт» газетасы типографиясендә басылган, тышлыгы белән 36 бит тәшкил иткән. Ун елга якын вакыт эчендә әлеге матбугат басмасының барысы 240 саны чыккан. Наширләре — Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир Рәмиевләр. Баш мөхәррире — Ризаэддин Фәхреддин.

Тасвирлама[үзгәртү]

Журналда иҗтимагый-сәяси мәкаләләр, диннәр хакында карашлар, көндәлек дини мәсьәләләр, борынгы археологик истәлекләр, шигырьләр, хикәяләр, библиография һәм тәнкыйть, хат һәм хәбәрләр, әсәрләр, кыска хикәяләр, гыйбрәтле сүзләр яктыртылып барган.

Үзен киңәш мәҗлесе дип таныган журналда төрле катлам-сыйныф вәкилләре язышкан: шуңа күрә анда басылып чыккан көнүзәк милли мәсьәләләргә мөнәсәбәт-карашлар да төрлечә булган. “Шура”ның эчтәлеге ягыннан берникадәр чуарлыгы, беренче чиратта, шуның белән аңлатыла. Журналның бу үзенчәлеген кабул итеп бетермәгәнлектән, кайбер замандашлары (мәсәлән, Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич) аның эшчәнлегендә талымсызлык күреп, тәнкыйтьләгәннәр.

“Шура” редакциясендә төрле елларда Фатыйх Кәрими, Шәриф Камал, Зариф Бәшири, Җамал Вәлиди, Ярулла Вәли, Кәбир Бәкер һәм башкалар эшләгән. Г. Тукайның да «Шура»га эшкә чакырылганлыгы мәгълүм.

“Шура” журналының еллык төпләнмәләре хәзерге вакытта Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ташкент, Алма-Ата шәһәрләренең эре китапханәләрендә, шулай ук Нью-Йоркта, Һельсинкида һәм Төркия шәһәрләре китапханәләрендә саклануы мәгълүм. Бу да журналның үз чорында киң таралганлыгын раслый.

«Шура» журналы, Халык Комиссарлары Советының «Матбугат турында декрет»ы нигезендә, 1918 елның гыйнварында рәсми рәвештә ябылган.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]

  • Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек.-Казан: ТКН, 2001.-312-313 б.б.