Дания Гайнетдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дания Гайнетдинова latin yazuında])
Дания Гайнетдинова
Туган телдә исем Гайнетдинова Дания Заһретдин кызы
Туган 2 гыйнвар 1952(1952-01-02) (72 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Теләче районы, Олы Тиләҗе
Милләт татар
Һөнәре журналист һәм язучы

Дания Гайнетдинова - журналист һәм язучы, 1980 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайнетдинова Дания Заһретдин кызы 1952 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Теләче районы Олы Тиләҗе авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылларында ала. Иске Җөри авылында урта мәктәпне тәмамлый.

19691982 еллар арасында Чуашия Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә план-икътисад техникумында укый. Читтән торып укып, Казан дәүләт финанс-икътисад институтында һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем алган.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дания Заһретдин кызы хезмәт юлын 1975 елда Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләүдән башлый. «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе каршында эшләп килгән әдәби түгәрәккә йөри. Шул елларда көндәлек матбугат битләрендә, «Идел» альманахында беренче шигырьләре, нәсерләре, рецензияләре басыла.

1984 елда Д.Гайнетдинова Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби фонд оешмасына эшкә күчә. Күренекле язучылар белән аралашу, иҗат остаханәләре эшендә якыннан торып катнашу яшь каләмнең әдәби осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый: матбугатта аның әдәп-әхлак, балалар тәрбиясе, тирә-як мохитне саклау темаларын үзәккә алып язган «Исәнме, чишмәм!», «Авыл апасы», «Ташлыяр карлыгачы», «Үз дигәнем» кебек хикәяләре дөнья күрә. 1990 һәм 1992 елларда Татарстан китап нәшриятында «Күңел җылысы», «Өермә» исемле ике повесте китап булып басылып чыга.1991 елда Д.Гайнетдинованы «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенә эшкә чакыралар. Биредә балалар редакциясенең өлкән мөхәррире була. Татар һәм чит ил язучылары әсәрләре, аерым алганда, Ләбибә Ихсанованың «Җир астында җиде көн», Нияз Акмалның «Көтелмәгән кунак», Рабит Батулланың «Салават күпере», Сент-Экзюпериның «Нәни принц» повестьлары буенча радиопостановкалар эшләп, үзенчәлекле тапшырулар оештыра.

Балалар өчен иң яхшы радиопостановкаларга Россия күләмендә уздырылган конкурста 1995 елда Д.Гайнетдинова Беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Ул үзе дә – балалар өчен күп кенә радиоспектакльләр, радиопостановкалар сценарийлары авторы. «Яңа ел төнендә», «Түбәтәйле малай», «Тылсым дөньясы», «Әкият иленә сәяхәт» кебек, эчтәлекләре белән мавыктыргыч та, маҗаралы да, тәрбияви дә булган радиоспектакль язмалары Татарстан радиосы фондында саклана.

Д.Гайнетдинова чәчмә әсәрләрдән тыш шигырьләр, җырлар да иҗат итә. Күп кенә шигырьләре көйгә салынган. ( «Авылым Түбән Саурыш», «Яшә, Казан!», «Гомер чишмәсе», «Хәтер»,«Туган ягым Теләче», «Ак яулык», «Адаштым томаннарда»һ.б.). Сынлы сәнгать белән кызыксына. Ул майлы буяу белән киндергә табигать күренешләрен төшерә, натюрмортлар, балчыктан әвәләп сыннар ясый. Сын-рәсемнәре Алмания, Төркия, Финляндиядә, Россиянең төрле төбәкләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана, шәхси һәм катнаш сәнгать күргәзмәләрендә тамашага куела.

Дөнья күргән китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Күңел җылысы: докум. повесть.
  • Өермә: повестьлар, хикәяләр.
  • Өермә: повестьлар, хикәяләр.
  • Каен җиле: лирик хикәяләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файдаланган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәхмүди З. Язучы, журналист, рәссам // Шәһри Казан. – 2001. –12 окт.
  • Садә Г. Тавышыннан таныйлар // Мәгърифәт. – 2001. – 29 дек.
  • Мулланурова Р. Безнең белән бит алар киләчәккә баралар // Сабантуй. – 2002. – 5 гыйнв.
  • Ихсанова Л. Күңел эзләнмичә тормый // Мәдәни җомга. – 2002. – 25 март. Сахапова В. Туган якның бер баласы // Ватаным Татарстан. – 2002. – 5 июль. Мәхмүтов М. «Талпынамын күккә карап...» // Шәһри Казан. – 2003. – 18 апр. Гыйззәтуллин Р. «Өермәле китап» // Шәһри Казан. – 2004. – 7 май.
  • Низаметдинова М. Картиналарында – табигатькә мәдхия // Татар иле. – 2005. – № 43.
  • Исмәгыйлева Р. Теләченең канатлы кызы // Сабантуй. – 2005. – 2 нояб. Мөхәммәтҗанов А. Ул – язучы да, рәссам да // Шәһри Казан. – 2005. – 4 нояб.
  • Акмал Н. Язучы да, рәссам да // Мәгърифәт. – 2005. – 5 нояб.