Даян Мурзин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Даян Мурзин latin yazuında])
Даян Мурзин
Туган телдә исем Даян Фәтхелбаян улы Мурзин
Туган 21 гыйнвар 1921(1921-01-21)
Бакалы районы, Иске Балыклы
Үлгән 10 февраль 2012(2012-02-10) (91 яшь)
Уфа
Күмү урыны Уфаның Көньяк зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы  РСФСР[d]
 СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт юридик университеты
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Йолдыз ордены Бөек Ватан сугышы ордены, 1-нче класс ЧСФР азатлыгы өчен алтын йолдыз
Хәрби дәрәҗә майор

 Даян Мурзин Викиҗыентыкта

Даян Фәтхелбаян улы Мурзин — «Кара генерал», Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы сугышкан партизан отрядларын оештырган легендар шәхес, Чехословакиянең Милли батыры. Адольф Гитлерның шәхси дошманы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугышка кадәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның 20 гыйнварында Бакалы районының Иске Балыклы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Гаиләдә 10 бала — бер кыз, тугыз малай үскән. Даян Мурзин балачакта укытучы булырга хыялланган. Аеруча математика фәнен яратып укыган. Мәктәптән соң, укытучы булырга теләп, Кушнаренко педагогика көллиятенә белем алырга киткән. Аны тәмамлап авыл мәктәбендә мөгаллимлек итә башлаган.


1939—1945 еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет-фин сугышы башлану белән Даян Мурзин үз теләге белән гаскәргә языла. Уфада хәрби әзерлек узганнан соң аны Ленинградта укыттылар, арытаба Финляндиягә җибәрәләр. Укып әзер булуга, фин сугышы тәмамлана. Мурзин Ригадагы хәрби көллияткә укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлануын ул курсант буларак чик буенда каршылый. Каты яраланып, чолганышта кала, дошман кулына әсир төшә. Савыгып киткәч, әсирләр лагереннән кача, «Ватан өчен» дигән партизаннар төркеменә кушыла. Аны разведка взводы командиры итеп билгелиләр. Отряд фашист тылында партизаннар сугышын җәелдереп җибәрә. Фашистның танау төбендә бик кыю диверсияләр үткәрәләр. Гитлер армиясенең кораллары, аэродромнары, корал складлары, күперләр һәм юллар шартлатыла, барысының да тузаны күккә оча. Мурзин бу һөҗүмнәрдә икенче тапкыр яралана.
Тыл һоспиталеннән аны Украинадагы дошман тылына җибәрәләр. Ул килгәч, монда да партизаннар хәрәкәте көчәеп китә. Аннан Мәскәүгә разведчиклар мәктәбенә укырга чакыртып алалар. Соңыннан Молдавиягә җибәрәләр, Мурзин анда Молотов исемендәге яңа партизан отрядын оештыра. Бу отряд Карпатта Гитлерчылары белән сугыш алып бара.
1944 елда партизаннар отряды алдына катлаулырак бурыч куела. Мурзинны башта штаб башлыгы, аннан соң Ян Жижка исемендәге данлыклы партизаннар бригадасы командиры итеп билгелиләр. Тугыз совет ватандашы, барлыгы 700 сугышчысы булган бригада алман протектораты астындагы Чехия белән Моравиядә фашистларга каршы партизан сугышы башлап җибәрә. Бригада командиры Ян Ушияк бәрелештә һәлак булгач, командир итеп 23 яшьлек Даян Мурзин тәгаенләнә.

Жижка ис. партизаннар бригадасы Всетин шәһәренә керә, колонна башында — Даян Мурзин. 1945 ел, 5 май
Даян Мурзин, Всетин
Даян Мурзин, Всетин

Румыния һәм Маҗарстан чигендә канкойгыч сугышлар барганда фюрер үзе басып алган илләрдә алман солдатлары күпләп кырылуына шакката. Моны аңлау өчен Адольф Гитлер үзе Праһага килә. Бөтен кешене җыеп, хисап бирүне таләп итә. Аңа Мурзин отрядының кыю, актив эшчәнлек алып баруы турында сөйләгәннәр. Гитлер ярты миллионлы алман армиясен куркуда тоткан "Кара генерал"ның[1] "Кара генерал"ны тоткан яки үтергән өчен 3 миллион рейхсмарка вәгъдә ителә. Аны тоту өчен гестапо армияне генә түгел, басып алынган территориядәге барлык халыкны җәлеп итмәкче булган. Моравиядә, Чехиядә, Словакиядә очкычлардан Мурзин сурәте төшерелгән меңләгән листовка ташлыйлар. Мурзинның соңрак язылган хатирәләрендә: «Халык ул акчага мине сатмады», — диелә. Партизан отрядын коткару өчен, Чехословакия чигеннән чыгарып торалар. Гитлерчылар, партизаннар отряды урнашкан авылны җир белән тигезләгәч, "Кара генерал"ның бандасын юк иттек, дип уйлаганнар. Ләкин бу «шатлык» озакка бармый. Мурзин отряды фашистның борын төбеннән 16 нчы танк армиясе сәргаскәре генерал Мюллерның үзен тоткын итеп ала. Мурзин отряды генерал Власовны кулга төшерү буенча да уңышлы операция үткәрә. Мурзин бригадасы хәрби техникасы белән бергә 68 эшелонны, меңнәрчә фашистны, 86 стратегик мөһим күперне юкка чыгара.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мурзин озак еллар дәвамында Башкортстан прокуратурасында хезмәт итә, аннан БАССР Адвокатлар коллегиясенең рәисе вазифаларын башкара. Аның тырыш хезмәте «Башкортстанның атказанган юристы» дигән мактаулы исем белән билгеләнә. Тынгысыз ветеран лаеклы ялга чыккач та өйдә кул кушырып утырмый. БР Хокук саклау, кораллы көчләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары шурасы президиумы рәисе була, хөкемгә тартылучыларны аклау комиссиясендә дә әгъза булып тора. Моңардан тыш, аны һәрдаим яшьләр белән очрашуларга чакырып торалар.

Бүләкләр һәм хөрмәт билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мурзин — Моравия һәм Чехиянең 18 шәһәрендә шәрәфле ватандаш дип танылган, Злин шәһәрендә майор Мурзинның исемен йөртүче урам бар. Әмма Чехословакияне азат иткәне өчен Даян Мурзинга бер генә совет медале дә бирелмәде. Ике тапкыр Герой Йолдызы белән бүләкләү турындагы карар кире кагылды.
Бөтен дөнья халкы Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткәндә, Россиянең иң югары түрәләреннән торган делегация Словакиягә барды. 2005 елда Чехия белән Словакиянең атаклы шәхесләре Россиянең ул чактагы президенты В. Путиннан Даян Мурзинга Россия Герое исемен бирүне сорап хат язганнар. Бу үтенеч тә җавапсыз калган.
Даян Баян улы Мурзин каты авырып 2012 елның 10 февралендә Уфада вафат булды.

Даян Мурзин нәфис әдәбиятта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заманында Даян Мурзин батырлыгына багышлап рус һәм яһүд язучылары байтак әдәби повесть һәм романнар иҗат иткәннәр. Татарлардан исә язучы Мияссәр Басыйров кына үзенең атаклы якташы Даян Мурзин хакында «Кара сакаллы генерал» дигән документаль повесть язган.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мурзинны кара сакал йөрткәне өчен шулай атаганнар, гәрчә хәрби званиесе майордан артмаса да, өстәвенә Гитлерга аны гади майор түгел, ә Юрий исемле грузин генералы дип «таныштыралар». Герой Великой Отечественной войны Даян Мурзин: «Я был личным врагом Гитлера»
  2. Башкортстанда «кара генерал» Даян Мурзинга һәйкәл куелды. Азатлык радиосы, 2.12.2021

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]