Имам Шәфигый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мөхәммәт ибне Идрис әш-Шәфигый
Һөнәре имам, ислам галиме
Туу датасы 767 ел (һ. 150)
Туу җире Газзә, Фәлистыйн
Үлем датасы 820 ел (һ. 204)

Әбү Габдуллаһ Мөхәммәт ибне Идрис әш-Шәфигый (гарәп. أبو عبد الله محمد بن إدريس الشافعيّ‎‎) (767820) — Исламдагы дүрт сөнни мәзһәбнең берсенә нигез салучы, бөек ислам галиме.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Мөхәммәт ибне Идрис әш-Шәфигый тумышы буенча корәешләр (Исламга нигез салучы Мөхәммәт пәйгамбәр дә шушы ыругтан чыга) ыругыннан була, аның нәсел шәҗәрәсе Мөхәммәт пәйгамбәр шәҗәрәсе белән кисешә. Әш-Шәфигый һиҗри 150 елда, имам Әбу Хәнифә үлгән елны, Фәлистыйндагы Газзә шәһәрендә туа. Кечкенәдән әтисез кала һәм аны әнисе берүзе тәрбияли. Аңа ике яшь тулгач, әнисе белән Мәккәгә күченәләр һәм Хәрам мәчетеннән ерак түгел урнашалар. Мөхәммәд анда белем ала башлый. Җиде яшендә Коръәнне яттан белә. Мәктәптән соң ул Хәрам мәчетендә белем ала башлый. Гарәп теле нечкәлекләрен һәм аның төрле сөйләмнәрен өйрәнүгә игътибар бирә. Бу өлкәдә белем туплагач, фикһ, Коръән һәм Сөннәткә бәйле фәннәрне өйрәнә башлый. 15 яшендә инде Мәккә мөфтие тарафыннан аңа фәтвалар чыгару хокукы бирелә.

Мөхәммәд Мәккәдә, аннары Мәдинәдә, Йәмәндә, Гыйракта (Куфә) була. Мәдинәдә ул үзенең иң төп укытучыларының берсен - имам Мәлик ибне Әнәсне очрата һәм аның янында 8 ай тирәсе була. Куфәдә имам Әбу Хәнифәнең укучысы - Мөхәммәд ибне Хәсәннән белем ала. Шулай ук ул Фарсы, Рим һәм башка гарәп булмаган халыклар җирләрендә сәяхәт итә. Аннан соң ике елга Фәлистыйн җирләрендә туктала.

Күп ел сәяхәтләрдән соң, имам Шәфигый Мәдинәгә укытучысы - имам Мәлик янына кайта һәм аның янында 4 ел тора. 179 елда имам Мәлик вафат була.

Тиздән Мәдинәгә Йәмәннең башлыгы килә һәм ул имамга үзе белән китәргә тәкъим итә. Имам әш-Шәфигыйны анда бар да хөрмәт итә, ярата башлыйлар һәм, шул ук вакытта, аның дошманнары да барлыкка киләләр. Милади 805 нче елда алар, имамга яла ягып, аны хәлифәгә каршы фетнәдә гаеплиләр. Мөхәммәд ибне Идрисне җәзалау өчен Багдадка хәлифә Һәрун әр-Рәшид янына җибәрәләр. Ләкин белеменең зур булуы сәбәпле, ул үзен аклый ала, һәм аның өстеннән гаеп алына.

Бу вакыйгалардан соң, Мәккәгә кайта (һиҗри 180 ел).

Бервакыттан соң имам әш-Шәфигый, Багдадка барып, бер ай анда белем бирә. Аңардан шулай ук имам Әхмәд ибне Хәнбәл дә белем ала. Аннары Мөхәммәд ибне Идрис, имам әл-Ләйтәдән белем алыр өчен, Мисырга китә. Мисырга һиҗри 198 елда Шәүвәл аенең 27 көнендә килеп җитә. Ул килгәнче имам әл-Ләйтә вафат булган була, ләкин ул аның мәзһәбен укучылары аша өйрәнә алган. Мөхәмәд ибне Идрис 204 елда Рәҗәп аеның соңгы җомга кичендә (ягъни пәнҗешәмбедән җомгага булган кичтә) ястүдән соң вафат була.

Шәфигый мәзһәбе[үзгәртү]

Имам Аш-Шафигый Хиҗаз фикһен (Мәлики мәзһәбе) һәм Гыйрак фикһен (Хәнәфи мәзһәбе) берләштерә һәм яңа мәзһәб төзи. Аның бу мәзһәбен Әл-Мәзһәб Әл-Кадим дип йөртәләр. Мәзһәбнең төп карашлары әл-Хуҗа китабында теркәлгән. Бу китапны Шәфигый укучылары ятлап калалар. Имам әш-Шәфигый, Мисырга күчкәч, имам әл-Ләйтә ибне Сад мәзһәбе тәэсрендә, яңа мәзһәб - әл-Мәзһәб әл-Җәдидне төзи. Бу мәзһәб карашлары әл-Умм китабыда теркәләләр. Яңа хәдисләр һәм фикер йөртүне очратып, әш-Шәфигый фәтваларына үзгәртүләр кертә.

Имам Аш-Шафигый хәдисләрне кабул ителүнең бер генә шартын - аларның сәхихлеген куя. Ул имам Әбу Хәнифә һәм имам Мәлик куйган башка шартларны кире кага.

Мөхәммәд ибне Идрис, сәхабәләрнең шәхси фикерләрендә каршылыклар булмаган очракта, аларны кабул иткән. Әгәр сәхабәләр арасында берәр мәсьәләдә каршылыклар булган булса, ул, Әбу Хәнифә кебек үк, нигездәге чыганакларга якынрак фикерне кабул иткән.

Әш-Шәфигыйнең мәзһәбен дәвам итүче укучылары арасыннан, иң күренеклеләре: Әл-Музани, Әр-Раби һәм Йосыф ибне Яхья.

Шәфигый мәзһәбе Хәнәфи мәзһәбеннән соң иярүчеләр саны буенча икенче урында тора (иярүчеләр саны якынча 100 млн кеше). Шәфигый мәзһәбе Фәлистыйнда, Ливанда, Мисырда, Гыйракта, Индонезиядә, Согуд Гарәбстанында таралган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]