Ирина Нуриева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирина Нуриева latin yazuında])
Ирина Нуриева
Туган телдә исем удм. Ирина Муртазовна Нуриева
Туган 4 октябрь 1959(1959-10-04) (64 яшь)
Германия Демократик Республикасы
Милләт удмурт
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре этномузыка белгече
Ата-ана
  • Мортаза Туйморза улы Байгилдин (әти)
  • Нина Федоровна (әни)
Бүләк һәм премияләре УР атказанган сәнгать эшлеклесе

Ирина Нуриева, Ирина Мортаза кызы Нуриева (удм. Ирина Муртазовна Нуриева, 1959 елның 4 октябре, Германия Демократик Республикасы) ― этномузыка белгече, сәнгать фәннәре докторы (2015), Удмурт дәүләт университетының Сәнгатьләр һәм дизайн институтының музыка һәм сәхнә сәнгате кафедрасы профессоры. Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институтының филологик тикшеренүләр бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. Махсус дисциплиналарны укыту методикасы; фольклор теориясе; удмурт музыкасы фәннәреннән укыта. РФ Композиторлар берлеге әгъзасы (2000). Удмурт Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959 елның 4 октябрендә Германия Демократик Республикасында туган [1]. Әти-әнисе Нина Федоровна һәм Мортаза Туйморза улы Байгилдиннар чыгышлары белән Татарстанның Кукмара районы Куркино авылыннан[2]. Казан дәүләт консерваториясенең теоретик-композиторлык факультетын тәмамлаганнан соң (1987 елдан), Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли.

Эстония Фәннәр академиясенең Ф. П. Крейцвальд исемендәге Әдәби музеенда (Таллинн, 1991), Дөнья музыкасы үзәгендә (Хельсинки, 1996), Тампере университетының музыкаль антропология кафедрасында (Финляндия, 2003) фәнни стажировка үткән.

2000 елдан Удмурт дәүләт университетының Сәнгатьләр һәм дизайн институтының хор дирижерлыгы кафедрасында эшләгән.

Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасында традицион удмурт музыкасы буенча лекцияләр курсы укый.

2000 елда Россия сәнгать тарихы институтында (Санкт-Петербург) «Нократ арты удмуртларының йола мәдәниятендә музыка. Мәдәни контекст һәм традицион фикерләү проблемалары» (рус. Музыка в обрядовой культуре завятских удмуртов. Проблемы культурного контекста и традиционного мышления) темасына сәнгать фәннәре кандидатлыгына[3], 2015 елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Дәүләт сәнгать белеме институтында (Мәскәү) «Удмурт музыка-җыр традициясе: жанр формалашу һәм эшчәнлек үзенчәлекләре» (рус. Удмуртская музыкально-песенная традиция: специфика жанрообразования и функционирования) темасына сәнгать фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган[4].

1987 елдан Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институтында (2018 елдан РФА Урал бүлеге Удмурт федераль тикшеренү үзәгенең Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институты) филологик тикшеренүләр бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре вазыйфасында[5].

Фольклор теориясе, удмурт традицион музыкасы темасына лекцияләр курсы эшләгән. 5 монография, 100 дән артык фәнни басма авторы [6]. Күп санлы экспедицияләр үткәрә, аларның географиясе Удмурт Республикасыннан тыш, Татарстан һәм Марий Эл республикаларын, шулай ук Киров өлкәсен колачлый[7].

Татарстанда яшәүче удмуртларның ике җыр җыентыгы – «Нократ арты удмуртларының җырлары» (1995, 2004) авторы.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше ― удмурт музыкаль фольклоры төбәк һәм стиль тикшеренүләрендә[8].

Монографияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Публикацияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Удмурт Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
  • РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы дипломы (2006),
  • Удмурт Республикасы Дәүләт Советының Мактау грамотасы (2002),
  • Удмурт Республикасы Мактау грамотасы (2010).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Удмуртская Республика. Культура и искусство : энциклопедия. – Ижевск, 2014. – С. 356–357.
  • Христолюбова Л. С. Удмуртские женщины. XX век. – Ижевск, 2002. – C. 184.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]