Ирәнҗән Хара-Дауан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирәнҗән Хара-Дауан latin yazuında])
Ирәнҗән Хара-Дауан
рус. Эренджен Хара-Даван
Туган телдә исем Эренжен Даваевич Даваев
Туган 1883(1883)
Россия империясе, Әстерхан губернасы , Малодербет улусы, Бага-Бухус аймагы
Үлгән 17 ноябрь 1941(1941-11-17)
Югославия, Белград
Күмү урыны Яңа зират[d]
Милләт калмык
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре табиб, тарихчы
Җефет Сара

Ирәнҗән Хара-Дауан (рус. Эренджен Хара-Даван, Эренжен Даваевич Даваев, 1883 ел, РИ, Әстерхан губернасы, Малодербет улусы, Бага-Бухус аймагы ― 1941 елның 17 ноябре[1], Югославия, Белград) – россияле табиб, тарихчы, сәяси публицист, җәмәгать эшлеклесе, Евразиячелек хәрәкәте вәкиле. Милләте буенча калмык.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1883 елда (башка мәгълүмат буенча: 1885 елда[2]) Әстерхан губернасының Малодербет улусы Бага-Бухус аймагында туган. Ирәнҗәннең әтисе, нойон Тундутовның подданные, Дауа исемен йөрткән; кара тәнле булганга, аны Хара (кара) дип атаганнар. Шулай итеп Хара-Дауан фамилиясе барлыкка килгән. 1892–1896 елларда Ирәнҗән улус мәктәбендә, аннары Әстерханда гимназиядә укыган. 1904 елның җәендә гимназист Санджи Баянов белән бергә Царицын янындагы алман колониясе Сарептада Һельсингфорс университеты профессоры Густав Рамстедт[d] белән очраша, галим алар ярдәмендә берничә калмык милли көен яздыра. Фин галиме белән очрашудан соң Ирәнҗән калмык фольклорын җыя башлый. Җыелган материалны ул соңрак, 1906 елда, Санкт-Петербургка медицина академиясенә укырга килгәч, галим-монголист Андрей Рудневка[d] тапшыра. 1908 елда Санкт-Петербургта хәрби-медицина академиясенең ирекле тыңлаучысы була. Уку елларында калмыкларның милли яңарышы эшенә керешә. Академия буенча дусларының берсе Бадма Уланов[d] Бөтенроссия укытучылар берлеге секциясе — «Хальмг тангчин туг» милли оешмасына нигез салучыларның берсе була. Казан университетында табиб дипломын алгач, Хара-Дауан 1911 елда Калмыкиягә кайта, анда Малодербет улусында табиб булып эшли башлый[3].

Февраль революциясе вакытында яңа идарә органнары эшенә кушыла, Калмыкия автономиясе идеясе белән чыгыш ясый. Вакытлы хөкүмәт идеяне хупламый, һәм Хара-Дауан Совет власте тарафдарына әйләнә. Малодербет улусы депутатлары советы аны А. Чапчаев, О. Босхомджиев белән бергә «Каспий буе краеның хезмәтчән калмык халкы» съездына җибәрә. 1918 елның язында Хара-Дауан Әстерхан губерна Советы башкарма комитетының Калмык секциясен җитәкли. 1918 елның маенда Яшкульда[d] Хара-Дауан рәислегендә берләшкән рус―калмык съезды була, анда ул бай калмыклардан терлекләрне экспроприацияләүгә һәм җирне җәмгыятьләштерүгә каршы чыга. Калмык секциясе рәисе вазыйфасын калдыра, чөнки губерна башкарма комитеты (элекке Вакытлы хөкүмәт кебек үк) Калмыкиягә автономия бирми. Шулай итеп ул совет хакимиятенә оппозициядә була һәм тар-мар ителгән Ак гаскәр[d] белән бергә 1920 елның март уртасында Россиядән мөһаҗирлеккә китә. 1920 елның апрелендә хатыны Сара белән Югославиягә килә, анда Сербиянең көнчыгыш өлешендә туктала. Башта Югославиянең рус качакларын урнаштыру буенча дәүләт комитетыннан пособие ала. 1920 елның 15 ноябрендә югары медицина белеме булу турында таныклык ала һәм Битола шәһәрендә (Македония) табиблык белән шөгыльләнә башлый, анда ул күпмедер вакыт була, шуннан соң Андриевиц торак пунктына (Черногория) күченә. 1923 елның уртасында Банат өлкәсенең Вршац шәһәре янындагы Куштиль авылында эшли. 1923 ел ахырында Сербия, Воеводина һәм Срема табиблар коллегиясе әгъзасы итеп кабул ителә. 1926 елның март уртасына кадәр Хайдучицада яши, аннары Черногориягә күченә.

1929 елда Белградка күченә. Монда серб алпавыты Яхимович бүләк иткән җир участогында аның катнашында калмык хурулы[d] төзелә, ул Үзәк Европада беренче буддачылык гыйбадәтханәсе[d] була. Хара-Дауан хуралның попечительләр советы секретаре була. Хурул өчен Изге сурәтләрне Тибеттан, Монголиядән һәм Һиндстаннан Николай Рерих җибәргән; япон буддачылары Будданың бронза статуясын бүләк иткән.

1930 елның 12 июленнән 4 августына кадәр доктор Ильич-Раковацкий институтында ярдәмче табиб булып эшли. 1930 елның көзендә Шибеникта кече офицерлар диңгез училищесына табиб вазыйфасына кабул ителә. Дәүләт вазыйфасына керү өчен Россия гражданлыгын Югославия гражданлыгына алмаштырган дип фаразлана[4]. 1933 елдан Котор култыгы янындагы Дженовичи торак пунктында табиб булып эшли.

1940 елның уртасында Белградта яши башлый. Ул елларда башка күп кенә калмыклар һәм рус казак-мөһаҗирләре белән бергә Мексика һәм Техас далаларына күченергә планлаштыра. Бу планнар тормышка ашмаган. 1941 елда Белградта вафат була һәм яңа зиратта җирләнә (121 участок, 388 урын).

Евразиячелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Европада Ирәнҗән Хара-Дауан евразиячелек[d] хәрәкәтенә кушыла; ул Монгол яулап алуының рус тарихына йогынтысын өйрәнү белән шөгыльләнә башлый. 1929 елда Белградта аның төп хезмәте – «Гаскәр башлыгы буларак Чыңгызхан һәм аның мирасы» (рус. Чингисхан как полководец и его наследие) чыга, ул авторның үз акчасына басылып чыга һәм Бөек яулап алучының үлеменең 700 еллыгына багышлана.


« Евразиялеләрнең программасы барлык халыкларны да гомуми Россия тарагы белән тарарга һәм аларны шулкадәр шәхессезләндерергә теләми: Евразиянең һәр милләтенә үз милли мәдәниятен Евразиянең гомуми милли мәдәнияте кисәкчәсе буларак кертергә хокук һәм мөмкинлек бирелә — чәчәкләр төрлерәк булган саен, букет та шулкадәр купшы һәм хуш ислерәк була.
Ирәнҗән Хара-Дауан
»

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Европада Хара-Дауан Прагада калмык мәдәният хезмәткәрләре комиссиясе эшендә, «Хонхо», «Улан Залата», «Ойрат», «Ковыльные волны» калмык журналларын чыгаруда катнаша.

1928 елның 8 гыйнварында Белград университетында[d] «Чыңгызхан һәм монголларның Европага һөҗүме» темасына лекция белән чыгыш ясый. Бу лекциянең киңәйтелгән материалы нигезендә 1929 елда Белградта «Чингисхан как полководец и его наследие. Культурно-исторический очерк Монгольской империи XII—XIV вв.» әсәрен бастыра.

Публикацияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда Казанда «Матбугат йорты» нәшрияты русчадан Марсель Гали тәрҗемәсендә татар телендә «Чыңгыз хан» әсәрен (эссе) бастырып чыгарган:

Ирәнҗән Хара-Дауан. Чыңгыз хан: (эссе) / Ирәнҗән Хара-Дауан; русчадан Марсель Гали тәрҗ. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 272 б. – 5000 д. – Калмык язучысы. Эренжен Хара-Даван. Чингис хан – как полководец и его наследник. – [98 – 149]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тома Миленкович, О докторе Эренджене хара-Даване, Эренджен Харан-Давван и его наследие, стр. 50
  2. Л. С. Бучинова, Послесловие, Эренджен Харан-Давван и его наследие, стр. 10
  3. Лазарев Е. С. Предисловие к книге Э. Хара-Давана «Чингисхан и его наследие». М., 2008
  4. Тома Миленкович, О докторе Эренджене Хара-Даване, Эренджен Харан-Давван и его наследие, стр. 49

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хара-Даван Э. Русь монгольская: Чингис-хан и монголосфера. — М.: «Аграф», 2002. — 320 с. — ISBN 5-7784-0195-7.
  • Алексеева П. Э. Эренджен Хара-Даван и его наследие: сборник статей и материалов. — Элиста: Издательский Дом Герел, 2012. — 350 с. — ISBN 978-5-7539-0728-8.
  • Вахитов Р.Р. Эренжен-Хара Даван: азийский евразиец THE ERGO JOURNAL Русская философия и культура.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]