Копенгаген
| Шәһәр
Копенгаген
|
Копенга́ген (дан. København [kʰøb̥ənˈhaʊ̯ˀn] / [кхёбэнха́ў’н], искедат. Køpmannæhafn, лат. Hafnia) — Даниянең иң зур шәһәре һәм башкаласы. Зеландия, Слотсхольмен һәм Амагер утрауларында урнашкан. Тарихи шәһәрнең халкы 0,5 млн кешедән бераз гына арта, ә шәһәр яны белән исәпләгәндә, 1 миллионнан артык кеше яши. Шәһәрнең бер өлеше – Христиания ирекле шәһәре – өлешчә үзидарәгә ия.
Тарих [үзгәртү]
Копенгаген урында XII гасырда кечкенә генә авыл була, аны епископ Абсалон кальга төзегәннән соң, 1167 елда ныгытылган шәһәргә әйләндерә. 1254 елда Копенган беренче шәһәр өстенлекләрен ала. 1416 елда Эрик Померанлы шәһәрне яулап ала һәм 1433 елда аны үзенең резиденциясе итә.
Графлар сугышы вакытында Копенгаген каты камалышны кичерә, ә 1658-1659 елларда шведларга каршы сугышта батырларча көрәшә.
1807 елда Копенгаген инглизләрнең бомбага тотылуыннан каты зарар күрә, ә алты елдан соң аның янында Копенгаген бәрелеше була.
Цитадель гына сакланып калган иске ныгытмалар урынында хәзер бульварлар оештырылган, аларга тиз үсүче бистәләр (Вестербро, Неребро һәм Эстербро) кушылып киләләр. Хуҗалык ягыннан караганда, шәһәр белән берләшкән бистәләр арасында көнбатыштан Фредериксберг (46 954 кеше), төньяк-көнбатыштан Утерслев (2 596 кеше) һәм Амагере утравындагы Зундбьерне (13 310 кеше) бар. Копенгаген көчле диңгез фортлары белән ныгытылган.
2011 елда Копенгаген Monocle британ журналы төзегән дөньяның иң яхшы 25 шәһәре рейтингында өченче урын алды (беренче урында – Хельсинки, икенчедә – Цюрих).
Сылтамалар [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? Копенгаген |
- Копенгаген үзидарәсенең рәсми сайты (датча) (ингл.)
- Копенгаген:туристлар өчен мәгълүмат (ингл.)
|
|
|---|
| БМО әгъза-дәүләтләренең башкалалары:
Амстердам • Андорра-ла-Велья • Афина • Бакы • Белград • Берлин • Берн • Братислава • Брюссель • Будапешт • Бухарест • Вадуц • Валлетта • Варшава • Ватикан • Вена • Вильнюс • Дублин • Загреб • Киев • Кишинев • Копенгаген • Лиссабон • Лондон • Любляна • Люксембург • Мадрид • Минск • Монако • Мәскәү • Никосия • Осло • Париж • Прага • Рейкьявик • Рига • Рим • Сан-Марино • Сараево • Скопье • София • Стокгольм • Таллин • Тирана • Хельсинки • Цетине |