Корноухово районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корноухово районы latin yazuında])
Корноухово районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Олы Солтан (1946 елга кадәр)

Корноухово
Нигезләү датасы

1944 елның 19 феврале

Юкка чыгару датасы

1954 елның 22 ноябре

Рәсми телләр

татар, рус

Корноухово районы (рус. Корноуховский район) — 1944 елдан 1954 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Балык Бистәсеннән Төньяк-Көнбатышка 20 чакрым ераклыкта, Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Олы Солтан (1946 елга кадәр) һәм Корноухово авлылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино вулысында, 1920 елдан 1927 елга кадәр Лаеш кантуны Олы Солтан вулысында, ә 1927 елдан 1944 елга кадәр Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында урнашкан.

1944 елның 19 февралендә Солтан районы буларак барлыкка килә. 1946 елның 5 апрелендә исеме Корноухово районына үзгәртелә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1954 елның 22 ноябрендә Корноухово районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарына тапшырыла.[1]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район 1948 елның 1 гыйнварына 15 авыл советын үз составына кертә: Балыклы Чүкәй, Олы Әшнәк, Олы Солтан, Владимир, Емельяново, Җүҗи, Корноухово, Керәшен Казысы, Татар Казысы, Урта Девятово, Иске Арыш, Татар Янтыгы, Шетнев-Тулуш, Шитнәү-Чирмешән һәм Шумков. Район мәйданы 521 км² тәшкил иткән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]