Морты районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Морты районы latin yazuında])
Морты районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Костенеево (1944 елга кадәр)

Морты
Нигезләү датасы

1944 елның 19 феврале

Юкка чыгару датасы

1954 елның 19 ноябре

Рәсми телләр

татар, рус

Морты районы (рус. Мортовский район) — 1944 елдан 1954 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Алабугадан Көнбатышка 25 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көншчыгышында урнашкан. Административ үзәк — Костенеево (1944 елның 8 июненә кадәр) һәм Морты авлылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгының Казан патшалыгында, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасында, 1781 елдан 1796 елга кадәр Нократ наместниклыгы Алабуга өязе Казиле һәм Черкас вулысларында, 1796 елдан 1917 елга кадәр Нократ губернасында, 1917 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасында, 1920 елдан 1921 елга кадәр Нократ губернасының Вотяк автономияле өлкәсе Кастнинәй вулысында, 1921 елдан 1928 елга кадәр Алабуга кантоны Кастнинәй вулысында, 1928 елдан 1930 елга кадәр Чаллы кантоны Кастнинәй вулысында, ә 1930 елдан 1944 елга кадәр Алабуга районында урнашкан.

1944 елның 19 февралендә Костенеево районы буларак барлыкка килә. 1946 елның 8 июнендә исеме Морты районына үзгәртелә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына, ә 1953 елның 21 февралендә Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1954 елның 19 ноябрендә Морты районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Алабуга районына тапшырыла.[1]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 1 гыйнварына районда 19 авыл советы булган: Илмәт, Яңа Анзирка, Атиаз, Олы Әрәмәле, Олы Елау, Вотский Юраш, Костенеево, Котловка, Морты, Яңа Мурзиха, Покровское, Свиногорье, Иске Күклек, Иске Юраш, Татар Дөм-Дөме, Үмәк, Чиркәс, Чыршы, Яковлево.[1] Район мәйданы 739 км² тәшкил иткән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.millattashlar.ru/index.php/МОРТ_РАЙОНЫ_(Мортовский_район)