Мәгъсүм Имаметдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәгъсүм Имаметдинов latin yazuında])
Мәгъсүм Имаметдинов
Туган 1898
Кызылъяр, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 11 март 1945(1945-03-11)
Ополе, Алман рейхы[d]
Күмү урыны Польша
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1945)

Ленин ордены (Ленин ордены)
Хәрби дәрәҗә рядовой[d]

 Мәгъсүм Имаметдинов Викиҗыентыкта

Мәгъсүм Имаметдин улы Имаметдинов (1898 ел, Кызылъяр, Яңавыл районы, Башкортстан, Россия империясе1945 елның 11 марты, Хилбердорф, Ополе, Польша) — 1 нче Украин фронтының 16 нчы штурм инженер-сапёр батальонының 76 нчы аерым штурмлы инженер-сапёр батальоны сапёры, рядовой. Советлар Берлеге каһарманы (1945).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгъсүм Имаметдинов 1898 елда Уфа губернасы Кызылъяр өязе (хәзер — Башкортстанның Яңавыл районы) авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар[1]. Башлангыч белем ала, Яңавыл районының «Буй» колхозында балта остасы булып эшли.

Кызыл Гаскәр сафларына 1941 елның 30 октябрендә Башкорт АССРның Яңавыл райвоенкоматы тарафыннан чакырыла. 1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында.

76 нчы штурм инженер-сапёр батальонының сапёры (16 нчы штурмлы инженер-сапёр бригадасы, 1 нче Украина фронты) кызылармеец Имаметдинов Грошовиц торак пункты янындагы Одер елгасы аша 30 тонналы күпер төзегәндә батырлык кыла.

1945 елның 2 февралендә Мәгъсүм Имаметдинов башка сугышчылар белән бергә, салкын суда басып, елга фарватерына рамлы терәкләр куя. Дошманның көчле артиллерия һәм миномёт ату нәтиҗәсендә елгадагы боз ватылып бетә һәм йөзү чараларыннан башка рамнар урнаштыру мөмкин булмый. Имаметдинов бозлы суга ташлана һәм аның үрнәгенә ияргән башка сугышчылар белән бергә раманы урынга куя. Шул рәвешле авыр хәрби техника һәм пехота үткәрү өчен күпер төзү вакытыннан алда төгәлләнә.

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1945 елның 10 апрелендәге Указы белән командование биремнәрен үрнәк үтәү һәм немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен Мәгъсүм Имаметдиновка Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

1945 елның 11 мартында ул сугышларның берсендә батырларча һәлак була.

Польшаның Ополе шәһәрендәге Хальбендорф авылында җирләнә.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәгъсүм Имаметдинов «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
  2. Имамутдинов Магсум Имамутдинович. Герой Советского Союза «Подвиг народа» сайтында
  3. Имамутдинов Магсум Имамутдинович. Медаль «За отвагу» «Подвиг народа» сайтында

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]