Рамил Ариткулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Ариткулов latin yazuında])
Рамил Ариткулов
Туган 1 март 1978(1978-03-01)[1] (46 яшь)
Кәрке, Чарджоуская область[d], Төрекмәнстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре җиңел атлет

Рамил Ариткулов (1 март, 1978ел) - Россия спортчысы, урта дистанцияләргә йөгерү буенча белгеч. Афинадагы җәйге Олимпия уеннарында катнашучы. Башкортостан, Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе данын яклаучы. Россиянең халыкара спорт мастеры (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рамил Камил улы Ариткулов 1978 елның 1 мартында Төркмән ССРның Керки шәһәрендә туа. Башкортостанның Туймазы балалар һәм яшьләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика белән шөгыльләнә (тренеры С. А. Суханов). 2001 елда Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең әгъзасы була. 1997 елдан башлап Россиянең юниорлар һәм яшьләр беренчелекләрендә даими призерлар арасына керә.

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елда Чабаксарда узган Россия чемпионатында 800 метрга йөгерүдә көмеш медаль яулап, үзен беренче тапкыр өлкәннәр бөтенроссия дәрәҗәсендә таныта. Россия җыелма командасының төп составына кереп, Мюнхендагы Европа чемпионатында шул ук дисциплинада катнаша.

2003 елда Туладагы Россия чемпионатында 800 метрга йөгерүдә көмеш медаль яулый. Студент чагында ук Тэгу Универсиадасында катнаша, анда да көмеш медальгә ия була.

2003 елда 800 метр дистанциядә Туладагы чираттагы Россия чемпионатында көмеш медаль яулый. Бер-бер артлы яулаган уңышлы чыгышлары белән Афинадагы җәйге Олимпия уеннарында ил данын яклау хокукына ия булды - биредә 800 метр дисциплинада беренчел квалификация этабын уза алмый.

Афина олимпиадасыннан соң Ариткулов әле берникадәр вакыт дәвамында Россия җиңел атлетика җыелма командасы составында кала һәм эре халыкара турнирларда катнашуын дәвам итә.

2006 елда 800 метрга йөгерүдә Мәскәүдә кышкы Россия чемпионатында җиңү яулый. Мәскәүдә ябык дөнья чемпионатында ярымфиналга чыга.

Туладагы Россия Чемпионатында бронза медаленә ия була, Гөтеборгта узган Европа чемпионатында һәм Афинада узган дөнья Кубогында катнашта.

Мактаулы исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Россиянең халыкара класслы спорт мастеры" исеме (2003) [2] [3] .

Искәрмәләр (үзгәртү)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]