Рөстәм Хәмитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рөстәм Хәмитов

Тулы исеме Рөстәм Зәки улы Хәмитов
Һөнәре сәясәтче
Туу датасы 18 август 1954(1954-08-18) (60 яшь)
Туу җире РСФСР, Кемерово өлкәсе, Драченино авылы
Милләте үзен башкорт дип билгели[1][2][3][4], 2010 елга кадәрге рәсми чыганакларда — татар[5]

Рөстәм Зәки улы Хәмитов (1954 елның 18 августы, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Драченино авылы) — Русия сәясәтчесе, 2010 елның 19 июленнән башлап Башкортстан Республикасы президенты[6].

Тормыш юлы

Хәмитов Рөстәм Зәки улы 1954 елның 18 августында Кемерово өлкәсендә туган. Әтисе Зәки Хәмитов (1930-1993) — галим, профессор, техник фәннәр докторы Балтач районының Штәнде авылында туган. Әнисе Рәйсә Сөнатулла кызы — мәктәптә математика укытучысы. Хәмитов үзен катнаш татар-башкорт гаиләдә[7] тудым дип яза. 1993 елларда чыккан «Народные депутаты Башкирской ССР» җыентыгында милләте татар итеп күрсәтелгән.[8] Башкортстан президенты вазифасына тәгаенләнгәч, милләтен башкорт дип атый башлый[1][2][3][4], туган тел буларак башкорт телен билгели, рус телен белә һәм иркенчә инглиз телендә сөйләшә[9]

1977 елда Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлый. Техник фәннәр докторы.

Хезмәт юлын Уфа моторлар җитештерү берләшмәсендә башлый.

19781986 елларда Уфа авиация институтында эшли.

1990 елда аны Башкортстан АССРы Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. Югары Советның экология, табигать ресурсларын нәтиҗәле файдалану буенча комиссиясе рәисе була.

19941996 елларда — Башкортстанның тирә-як мохитне саклау буенча министры, 20002003 елларда — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле аппаратында БР буенча баш федераль инспектор.

2004 елда ул Су ресурсларының федераль агентлыгы җитәкчесе итеп тәгаенләнә.

2009 елның июленнән — «РусГидро» җәмгыяте идарәсе әгъзасы.[10]

Гаиләсе

Өйләнгән, ике баласы бар. Хатыны - Гөлшат Гафур кызы, һөнәре буенча табиб. Улы - Камил Хәмитов. Кызы - Нурия Хәмитова. Балалары Мәскәүдә яшиләр, эшлиләр.[11]

Чыганаклар

  1. 1,0 1,1 Капкаева, Илюзя. Диалог с властью. Один за всех, а если все за одного?... ru:Вечерняя Уфа (10 августа 2010).
  2. 2,0 2,1 Шеремет, Павел. «Посадки будут. Будут разные „интересные“ процессы». ru:Коммерсантъ (14 сентября 2010, № 169 (4469)).
  3. 3,0 3,1 Рахимкулов, Евгений. Рустэм Хамитов одним из первых принял участие в переписи. ru:Башинформ (14 октября 2010). 29 октябрь 2012 көнне тикшерелгән. 22 ноябрь 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  4. 4,0 4,1 Онлайн-интервью с главой Башкирии Рустэмом Хамитовым. ru:Газета.ru (21 октября 2010). 4 март 2013 көнне тикшерелгән.
  5. Ой, кем был я вчера...
  6. http://www.rian.ru/politics/20100719/256173004.html
  7. http://www.mk.ru/politics/article/2010/07/16/517080-hu-iz-mister-hamitov.html
  8. Ой, кем был я вчера...
  9. Президент Башкирии сообщил переписчикам, что владеет тремя языками. Перепись-2010. ru:РИА Новости (14 октября 2010). 29 октябрь 2012 көнне тикшерелгән. 22 ноябрь 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  10. http://www.omet-ufa.ru/index.php?id=102
  11. «Посадки будут. Будут разные „интересные“ процессы»// КоммерсантЪ