Уфа фән һәм технологияләр университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа фән һәм технологияләр университеты latin yazuında])
Уфа фән һәм технологияләр университеты
Эшләү еллары 2022
Ректор Вадим Петрович Захаров[d]
Адрес 450074, Россия, Башкортстан, Уфа, З.Вәлиди ур., 32
Тел рус теле һәм башкорт теле
Сайт uust.ru
Уфа фән һәм технологияләр университеты
Нигезләнү датасы 2022
Кыскача исем УУНиТ һәм UUST
Ректор Захаров, Вадим Петрович[d][1]
Дәүләт  Россия
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы
Штаб-фатирының урнашуы Уфа, Уфа, Россия
Алыштырган Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты
Кулланылган тел рус теле һәм башкорт теле
Рәсми веб-сайт uust.ru
 Уфа фән һәм технологияләр университеты Викиҗыентыкта
УУНТ эмблемасы

Уфа фән һәм технологияләр университеты (баш. Өфө фән һәм технологиялар университеты, рус. Уфимский университет науки и технологий, УУНиТ, УУНТ, Уфимский университет[2]) ― Уфадагы югары уку йорты. 2022 елда Башкорт дәүләт университеты (БашДУ) белән Уфа дәүләт авиация техник университетын (УДАТУ) берләштерү (кушу) юлы белән барлыкка килгән.

Бу кушылу ике югары уку йорты һәм республика галимнәре, укытучылары, хезмәткәрләре һәм укучылары арасында иҗтимагый резонанс тудырган һәм тәнкыйтькә дучар булган. [3][4][5][6][7][8][9][10].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның гыйнварында ике югары уку йорты ― 1909 елда нигезләнгән БашДУ һәм 1932 елда нигезләнгән УДАТУның берләшүе турында билгеле була. [11][12][13][14] 2021 елның 15 февралендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ике Уфа югары уку йортын берләштерү турындагы карар кабул ителгән һәм ул үзгәртелми, дип белдергән: «Карар кабул ителде, ул үтәлергә тиеш». [3] 2021 елның 18 февралендә ике югары уку йортын берләштерү мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе уздырыла. [15] 2021 елның апрелендә ике югары уку йортының Гыйльми советлары берләшү турында карар кабул итә. [16][17] 2021 елның августында яңа югары уку йортының исеме билгеле була ― Уфа фән һәм технологияләр университеты, ике югары уку йортын берләштерү хисабына республика «Приоритет-2030» программасының 1 млрд сум күләмендә федераль грантын алырга тиеш була. [16][18][19] Әлегә оештырылмаган югары уку йортына 100 млн сум күләмендәге төп грант БашДУ тарафыннан 2021 елның октябрендә алынган. [20] Шулай ук БашДУ өстәмә рәвештә 142 млн сум грант алган. [21] 2022 елның гыйнварында әле берләшмәгән университетка республика хакимияте 200 млн сум бүлеп бирә ― УДНТУ һәм булачак Уфа университеты студентларына грантларга. [22]

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрының 2022 елның 8 июлендәге 644 номерлы боерыгы нигезендә Уфаның ике университетын ― БашДУ һәм УДАТУны үзгәртеп кору (берләштерү) юлы белән төзелгән. [2][23][24][22] Әлеге боерык нигезендә, БашДУ һәм УДАТУның Бөре, Нефтекама, Сибай, Стәрлетамак, Ишембай һәм Күмертау шәһәрләрендәге филиаллары Уфа университетының филиаллары була. Яңа югары уку йорты берләшкәннән соң 2022 елның 1 сентябрендә ачылырга тиеш булган. [25][6]

Ике югары уку йортының берләшүе 2022 елның ноябренә күчерелә. [26][27] 2022 елда укырга кергән Уфа университетын тәмамлаучыларның дипломнарында ике югары уку йорты күрсәтеләчәк: укырга кергәне ― БашДУ яки УДАТУ, һәм тәмамлаганы ― Уфа университеты. [28]

2022 елның 1 ноябрендә БашДУ һәм УДАТУны үзгәртеп кору (берләштерү) тәмамлана. Уфа университеты Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелә, уку йортын Вадим Петрович Захаров[d] җитәкли. [29]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башинформ / мөхәррир А. В. Валиев — 1992.
  2. 2,0 2,1 В столице Башкортостана создадут Университет науки и технологий.
  3. 3,0 3,1 Радий Хабиров объяснил необходимость объединения БашГУ и УГАТУ.
  4. Слияние БашГУ и УГАТУ: как проходило объединение вузов в других регионах России.
  5. «Университет наш убиваешь»: Хабиров о слиянии двух уфимских вузов.
  6. 6,0 6,1 Реорганизацию БашГУ и УГАТУ должны завершить до сентября.
  7. Власти Башкирии задумали объединить БашГУ и УГАТУ в суперуниверситет.
  8. В Башкирии высказались «за» и «против» слияния БГУ и УГАТУ.
  9. Студенты УГАТУ пожаловались Хабирову на ректора из-за реорганизации вуза.
  10. Башгосуниверситет объединят с авиационным вузом вопреки "провокаторам".
  11. Александр Сидякин рассказал, зачем власти хотят объединить БГУ и УГАТУ.
  12. «Образование в Башкирии: плюсы и минусы слияния вузов» (2021-02-19).
  13. Власти Башкирии настаивают на объединении БГУ и УГАТУ и мечтают о миллиардном гранте.
  14. Глава Башкирии поддержал объединение БашГУ и УГАТУ.
  15. Власти Башкирии, ректоры вузов и ученые обсудили объединение УГАТУ и БашГУ. Главное.
  16. 16,0 16,1 Власти Башкирии озвучили официальное название нового вуза после слияния БашГУ и УГАТУ.
  17. Ученый совет БашГУ одобрил объединение с УГАТУ (2021-04-20).
  18. Власти Башкирии раскрыли название вуза, который объединит БашГУ и УГАТУ.
  19. Гюзель САХИПОВА (2021-03-12). «Не так-то просто взять и проглотить миллиард»: руководитель администрации главы Башкирии – о слиянии БашГУ и УГАТУ.
  20. В федеральную программу «Приоритет-2030» вошли три вуза из Башкирии (2021-10-04).
  21. Три вуза Башкирии получат спецгранты «Приоритет–2030» на 700 млн.
  22. 22,0 22,1 УГАТУ и БашГУ завершили объединение в Уфимский университет науки и технологий в Уфе.
  23. Минобразования России подписало приказ об объединении БашГУ и УГАТУ (2022-07-11).
  24. Стало известно, когда объявят о назначении и. о. ректора объединённых БГУ и УГАТУ.
  25. Срок объединения УГАТУ и БашГУ могут продлить до начала 2023 года (2022-07-27).
  26. Слияние БашГУ и УГАТУ в Башкирии перенесли на ноябрь 2022 года. (үле сылтама)
  27. Объединенный вуз откроет новые возможности для образования и науки Башкирии – Вадим Захаров
  28. В дипломах выпускников, созданного на базе БашГУ и УГАТУ университета, будут значиться два вуза.
  29. Вадим Захаров возглавил Уфимский университет науки и технологий

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]