Фредерик X

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фредерик X latin yazuında])
Фредерик X
Дания короле
Вазыйфага керешкән
2024 елның 14 гыйнвары
Аңа кадәр Маргрете II
Дәвамчысы Кристиан
Дания кронпринцы
Вазыйфада
1972 ел – 2024 ел
Аңа кадәр Маргрете II
Дәвамчысы Кристиан
Туган 26 май 1968(1968-05-26) (55 яшь)
Копенгаген[d], Дания
Җефет Мэри[d][1][2]
Әни Маргрете II[d][3]
Әти Хенрик, принц Датский[d][3]
Белем Орһус университеты[d][4], Гарвард университеты, школа Кребс[d], школа Роше[d], Эрегордская гимназия[d] һәм Датская академия обороны[d]

Фредерик X, Фредерик Андре Хенрик Кристиан (дан. Frederik André Henrik Christian; 1968 елның 26 мае, Дания, Копенгаген) ― 2024 елның 14 гыйнварыннан Дания байрагы Дания короле[5][6]. Глюксбурглар (Шлезвиг-Гольштейн-Зондербург-Глюксбург, алман. Schleswig-Holstein-Sonderburg-Glücksburg, дан. Slesvig-Holsten-Sønderborg-Lyksborg) династиясеннән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елның 26 маенда Дания башкаласы Копенгагенда принцесса (1972 елдан королева) Маргрете II[d] һәм принц Хенрик[d] (1934―2018) гаиләсендә өлкән бала булып туган. Энесе ― принц Йоаким (1969 елгы). 1972 елның 14 гыйнварында әнисе Маргрете II тәхеткә утыргач, кронпринц (вәли гаһед, тәхет варисы) булган.

Үзәк Дания төбәгендә урнашкан Орхус шәһәрендәге университетта[d] һәм 1992―1993 елларда Гарвард университетында Фредерик Хенриксен исеме астында җәмгыять белеме өйрәнгән. 1994 елда Берләшкән милләтләр оешмасында Дания миссиясендә 3 ай эшләгән. Әнисенең туган теле дат телен, әтисенең туган теле француз телен, инглиз, немец телләрен белә.

1995 елның февралендә Орхус университетында сәясәт фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.

1998―1999 елларда ― Парижда (Франция) Дания илчелегенең беренче секретаре.

2023 елның 31 декабрендә Дания королевасы Маргрете II тәхеттән өлкән улы файдасына баш тартуы турында игълан итә[7]. 2024 елның 14 гыйнварында принц Фредерик тәхеткә король Фредерик X буларак утыра[8].

Хәрби хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Принц Фредерик өч белгечлек буенча тирән белем алган. Алар арасында иң күренеклесе – «Frømandskorps» Дания хәрби-диңгез спецназында уку. 2002―2003 елларда Саклану командованиесендә штаб офицеры сыйфатында хезмәт иткән. Еш кына рәсми кабул итүләр белән бәйле рәвештә, тәхет варисы принц диңгез флоты офицеры униформасын кигән.

2015 елдан флот контр-адмиралы, армия һәм авиация генерал-майоры булып тора.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәхет варисы Фредерик хатыны принцесса Мария белән Стокгольмда, 2013 ел

2000 елгы Җәйге Олимпия уеннарында (Сидней, Австралия) танышкан австралияле Мэри Элизабет Дональдсонга (2024 елның 14 гыйнварыннан королева-консорт Мария[d]) 2004 елның 14 маенда Копенгаген соборында өйләнгән.

Әлеге никахта балалары принц Кристиан (2005 елгы; 2024 елның 14 гыйнварыннан тәхет варисы), принцесса Изабелла (2007 елгы), игезәкләр принц Винсент һәм принцесса Жозефина (2011 елгылар) туган.

Титуллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2008 елның 30 апрелендә рәсми рәвештә граф Манпеза титулы алган булган.
  • 2024 елның 14 гыйнварыннан ― Король Галиҗәнаплары.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]