Эдгарс Ринкевичс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эдгарс Ринкевичс latin yazuında])
Эдгарс Ринкевичс
Латвия президенты
Вазыйфага керешкән
2023 елның 8 июле
Аңа кадәр Эгилс Левитс
Латвия тышкы эшләр министры
Вазыйфада
2011–2023
Шәхси мәгълүмат
Туган 21 сентябрь 1973(1973-09-21) (50 яшь)
СССР, Латвия ССР, Юрмала
Сәяси фирка «Бердәмлек»[d]
Белем Латвия университеты Гронинген университеты

Эдгарс Ринкевичс (лат. Edgars Rinkēvičs; 1973 елның 21 сентябре, СССР, Латвия ССР, Юрмала) ― Латвия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2023 елның 8 июленнән Латвия байрагы Латвия президенты, 2011–2023 елларда Латвия тышкы эшләр министры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елның 21 сентябрендә Юрмалада туган. Юрмаланың 4нче санлы мәктәбен (1991), Латвия университетының тарих һәм фәлсәфә факультетын (1995) тәмамлаган. 1994―1995 елларда Гронинген университетында (Нидерланд) сәяси фәннәр һәм халыкара мөнәсәбәтләр курсын өйрәнгән, 1999―2000 елларда АКШ Милли Оборона университетында укыган. Латыш, инглиз, француз, рус телләрен камил белә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993―1994 елларда ― Латвия радиосы журналисты. Тышкы сәясәт һәм халыкара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча күзәтүче.

1995―1996 елларда ― Латвия Республикасы Оборона министрлыгы сәяси департаментының өлкән референты, 1996 елның мартыннан сентябренә кадәр әлеге департаментның директоры.

1996 елның сентябреннән 1997 елның маена кадәр ― Латвия Республикасы Оборона министрлыгының оборона сәясәте мәсьәләләре буенча Дәүләт секретаре урынбасары. 1997 елның маеннан августка кадәр Латвия Республикасы Оборона министрлыгының Дәүләт секретаре вазыйфаларын башкаручы, 1997 елның августынан 2008 елның октябренә кадәр ― Латвия Республикасы Оборона министрлыгының Дәүләт секретаре.

2002-2003 елларда НАТОга керү буенча сөйләшүләрдә Латвия делегациясе башлыгы урынбасары, 2005-2007 елларда НАТО әгъза илләре дәүләт башлыклары киңәшмәсен оештыру буенча Бюро мөдире.

2008 елның октябреннән 2011 елның октябренә кадәр ― Латвия Республикасы Президенты канцеляриясе мөдире. Бу вазифада Латвия Президенты Валдис Затлерсның[d] Мәскәүгә беренче рәсми визитын оештыруда катнаша. [1]

2011 елның 25 октябреннән ― Латвия Республикасының тышкы эшләр министры. Реформалар партиясе[d] таркалгач, «Бердәмлек»кә[d] күчә, тышкы эшләр министры вазифасында кала.

2014 елда 12нче Латвия Сеймы[d] депутаты итеп сайлана.[2]

Интеграция фонды советы әгъзасы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Латвия милли комиссиясе вице-президенты.

2018 елгы сайлау алды кампаниясен Ринкевичс «Мәскәү Кремле каршы булса да, Латвия бар һәм уңышка ирешкән дәүләт булачак» лозунгысы астында үткәрә.[3]

2023 елның 31 маенда Латвия Республикасы Президенты итеп сайлана, Латвия Сеймы депутатлары тавыш бирүенең өченче турында 52 депутат тавышын ала (сайлану өчен 51 тавыш кирәк).

Инаугурациясе 2023 елның 8 июленә билгеләнгән.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ринкевичс ― тарихта ҺБТКгә мөнәсәбәтен ачыктан-ачык белдергән икенче дәүләт башлыгы (2022 елда Сан-Марино белән җитәкчелек иткән Паоло Ронделлидан[d] соң).[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]