Фәтхулла Абдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәтхулла Абдуллин latin yazuında])
Фәтхулла Абдуллин
Туу датасы: 20 декабрь 1937(1937-12-20) (86 яшь)
Туу урыны: Яңа Сәет авылы, Мөслим районы, Татарстан
Эшчәнлек төре: язучы, публицист, шагыйрь, драматург
Иҗат итү теле: татар
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе

Фәтхулла Абдулла улы Абдуллинтатар язучысы, публицист, драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2002 елдан). Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2021). Татарстанның шәрәфле төзүчесе (2023).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1937 елның 20 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1952 елда күрше Мари Бүләр авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары соң берничә ел туган авыл колхозында эшли. Соңрак язмыш җиле аны Үзбәкстанга илтә, монда ул тимер юлда эшли, 1961 елда исә Фәтхулла Ташкәнт тимер юл техникумын тәмамлый. Төзүче-мастер буларак Памир таулары аша автотрасса, Кыргызстан һәм Үзбәкстанда ГЭСлар төзүдә, 1966 елдагы җир тетрәвеннән соң җимерелгән Ташкәнтне торгызуда катнаша. 1968 елдан башлап Фәтхулла Абдуллин Түбән Кама, Менделеев шәһәрләре төзелешләрендә хезмәт итә.

Мәктәптә укыган чагында ук Фәтхулла Абдуллин әдәбият һәм сәнгать белән кызыксына, шигырьләр яза, Казан һәм Уфа газеталарына хәбәрләр язып тора. Урта Азиядән Татарстанга кайткач, көчен публицистика, драматургия өлкәләрендә сынап карый.

19861988 елларда республика күләмендә уздырылган очерклар бәйгесендә аның «Куанычлы мәшәкатьләр», «Көмеш тәңкәле нигез», «Иңнәрендә ил язмышы» исемле язмалары икенче премиягә лаек була.

2003 елдан 2017 елга кадәр «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе (Түбән Кама) җитәкчесе.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Без кешедән киммени?» пьесасы «Клуб утлары» альманахында басыла, «Мал корбаны» исеме астында Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Азнакай һәм башка халык театрлары тарафыннан сәхнәгә куела. Ә «Сау бул дип әйтә алмыйм» пьесасы 1998 елдан башлап Түбән Кама татар дәүләт драма театрының репертуары исемлегендә.

Фәтхулла Абдуллин «Еракка китеп кара», «Ялгышсыз булмый язмыш», «Әллә нахак, әллә хак», «Тормышка юл ярганда» кебек повестьләр авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]