Шамил Шагалимов
Шамил Шагалимов | |
Тулы исеме |
Шамил Шаислам улы Шагалимов |
---|---|
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне |
18 гыйнвар 2001 (48 яшь) |
Үлү урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1973―2001 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң |
тенор |
Жанрлар |
опера |
Коллективлар |
Алматы опера һәм балет театры |
Хезмәттәшлек |
Төркестан өлкә филармониясе |
Бүләкләр |
Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе |
Шамил Шагалимов, Шамил Шаислам улы Шагалимов (1952 елның 26 апреле, СССР, Казакъстан ССР, Кызылурда өлкәсе, Кызылурда ― 2001 елның 18 гыйнвары, Казакъстан) ― опера җырчысы (драматик тенор) [1]. Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1952 елның 26 апрелендә Казакъстан ССР Кызылурда шәһәрендә туган. Мәктәптән соң Абай исемендәге Алматы опера һәм балет театры каршындагы опера студиясенә укырга керә, алга таба уку өчен Мәскәүгә җибәрелә. П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Академик музыка училищесының вокал бүлеген тәмамлагач (1973), гаиләсе белән Львов шәһәренә (Украина ССР) күчеп килә, анда Лысенко исемендәге Львов дәүләт консерваториясендә (2007 елдан Львов милли музыка академиясе) югары белем ала. Консерваторияне тәмамлагач, Львов опера һәм балет театрында, Карпат буе хәрби округы җыр һәм бию ансамблендә (Көнбатыш Украина), Гаскәрләрнең көньяк группасында (Маҗарстан) эшли [2].
1988 елда Алматы опера һәм балет театры (1992 елдан Абай исемендәге Казакъ милли опера һәм балет театры) чакыруы буенча Казакъстанга кайта. 13 ел дәвамында театрның әйдәп баручы солисты була, түбәндәге операларда драматик тенорның төп партияләрен башкара: Руджеро Леонкавалло «Паяцы», Жорж Бизе «Кармен», Джузеппе Верди «Аида», «Трубадур», Джакомо Пуччини «Тоска», «Чио-Чио-сан» («Мадам Баттерфляй»), «Турандот», Пётр Чайковский «Пики дамасы» һ. б. «Аида» операсында Радамес роле Шамил Шагалимовның иң яраткан рольләренең берсе була[3].
Татарстанның Казакъстандагы даими вәкиллегенең мәдәният буенча киңәшчесе булып тора. Казакъстан, Кыргызстан, Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә концертлар белән чыгыш ясый. Шымкентта өлкә филармониясе каршындагы Александр Коротков җитәкчелегендәге рус халык уен кораллары ансамблендә җырлый, казакъ, рус, татар, украин халык җырларын башкара[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2012 елның 27 апрелендә, атаклы тенорның 60 яше тулган көнне, Алматыда опера һәм балет театрында Шамил Шагалимов истәлегенә багышланган «Аида» опера спектакле күрсәтелә [3].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Татары в Казахстане. Татары Жамбылской области, 6.03.2017
- ↑ Шагалимов Шамиль Шаисламович. АМУМГК им. Чайковского(рус.)
- ↑ 3,0 3,1 В Алматы оперой «Аидой» почтили память Шамиля Шагалимова. 2022 елның 26 октябрь көнендә архивланган. DailyNews.kz, 27.04.2012(рус.)
- ↑ Любовь Доброта. Баян, балалайка, контрабас и домра. Казахстанская правда(рус.)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шагалимов Шамиль Шаисламович. АМУМГК им. Чайковского(рус.)
- В Алматы оперой «Аидой» почтили память Шамиля Шагалимова. 2022 елның 26 октябрь көнендә архивланган. DailyNews.kz, 27.04.2012(рус.)
- 26 апрель көнне туганнар
- 1952 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кызылурдада туганнар
- 18 гыйнвар көнне вафатлар
- 2001 елда вафатлар
- Казакъстанда вафатлар
- Әлифба буенча җырчылар
- Казакъстан җырчылары
- Опера җырчылары
- Татар җырчылары
- Тенорлар
- Шәхесләр:Алматы опера һәм балет театры
- Львов консерваториясен тәмамлаучылар
- Казакъстанның атказанган эшлеклеләре
- Казакъстан татарлары